Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Безнең йолдызлар 24.04.2023

Талантлы балаларның "Яшь бөреләр -2023" районкүләм фестивалендә Гайрова Эльза "Җиңүгә омтылыш" номинациясенә лаек булды.
-
Уңышларыбыз 20.04.2023

"Ватан белән горурланабыз! Тукай белән горурланабыз" республика конкурсында катнашып зурлар төркемедә тәрбияләнүче Аглиева Әминә "Сәнгатьле иҗат" номинациясендә 3 урынга лаек булды.
-
Исем-күңел көзгесе 18.04.2023

Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы" уңаеннан бакчада "Исем- күңел көзгесе" дигән күңел ачу кичәсе узды. Кичә " Театр һәм балалар" проекты кысаларында балаларга халкыбызның сәнгате, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре, милли әдәбияте белән таныштыру максатыннан уздырылды.
-
Яшь бөре конкурсы 17.04.2023

Талантлы балаларның "Яшь Бөреләр" район фестиваленең икенче сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясап кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Гайрова Эльза финалга үтте. Ул гала концертта чыгыш ясаячак.
-
Чисталык айлыгы 14.04.2023

Чисталык икеайлагы кысаларында бакчада җыештыру эшләре дәвам итә. Хезмәткәрләребез урам территориясен тәртипкә китерделәр.
-
12 апрель - Космонавтлар көне 12.04.2023

Зурлар төркемендә 12 апрель- космонавтика көне билгеләп үтелде. Балалар космос, беренче космонавт Юрий Гагарин турындагы белемнәрен ныгыттылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Яшь бөреләр - 2023 11.04.2023

Иске Карамалы мәдәният йортында "Яшь бөреләр-2023" район конкурсының зона сайлап алу туры узды .Анда "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Төбәкара семинар 10.04.2023

Бакчабыз тәрбиячеләре Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасында үткәрелгән төбәкара семинарда булдылар. Алар "Балалар театр коллективларын оештыру һәм үстерү" темасы астында белем бирү эшчәнлекләре, курчак театры, сәхнәләштерелгән әкият карадылар, мастер-классларда катнаштылар. Педагоглар тәҗрибә уртаклашу - балаларга заманча белем һәм тәрбия бирүдә иң отышлы алым икәненә инанып кайттылар.
-
Өмәгә чыктык 07.04.2023

Балалар бакчасы коллективы территорияне чистарту өмәсенә чыкты. Бакча ишегалдын, тирә-юньне тәртипкә китердек. Барыбыз бергә күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә - юнебез тагын да матурланып калды.
-
Конкурста катнаштык 06.04.2023

"Күбәләк" балалар бакчасында узган "Мин- милләтемнең киләчәге, горурлыгы" бәйгесендә катнаштык. Анда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Шайхетдинов Әмир чыгыш ясады. Аның чыгышын жюри җылы кабул итте. Әмиргә киләчәктә дә уңышлар телибез.










