Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Семинар үтте 23.11.2023

Бакчада район тәрбиячеләре өчен "Балалар бакчасында балаларга әдәп-әхлак һәм патриотик тәрбия бирү" дигән темага семинар үтте.
-
Мастер-класс 22.11.2023

Тәрбияче Шайхайдарова Г. бакчада тәрбиячеләр белән "Тантамареска театры" дигән темага мастер-класс үткәрде. Тәрбиячеләр "Йомры икмәк" әкиятенә тантамаресканы ясап уйнап күрсәттеләр.
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 19.11.2023

Кечкенәләр төркеме балалары физкультура шөгылендә гимнастик скамейкаларда шуыштылар, хәрәкәт активлыкларын үстерделәр.
-
Әкәм-төкәм әвәләдек 14.11.2023

Зурлар төркеме балалары әвәләү эшчәнлегендә пластилиннан әкәм-төкәм әвәләделәр. Алар түгәрәк, овал тәгәрәтү, чеметеп тартып чыгару күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Математика эшчәнлеге 13.11.2023

Уртанчылар төркеме балалары ин гади математик күзаллауларны формалаштыру эшчәнлегендә эш дәфтәрләрендә шөгыльләнделәр. Алар "берле" саны турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Бердәмлек көне 09.11.2023

"Бердәмлек көне" кысаларында авыл мәдәният йортында "Барыбыз бергә күңелле" дип исемләнгән, төрле милләт уеннары кертелгән уен программасы узды.
-
Алтын көз 08.11.2023

Зурлар төркемендә "Исәнме алтын көз" дип исемләнгән көз бәйрәме үтте. Балалар янына кунакка көз кызы Сөмбелә һәм Төлке килде. Балалар бергәләп биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, көз турында җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
-
Яфраклар бәйрәме 07.11.2023

Кечкенәләр төркемендә "Яфрак бәйрәме" бик күңелле үтте. Җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Балалар янына кунакка Төлке дус килеп табышмаклар әйтте, уеннар уйнатты. Көз кызын да балалар түземсезлек белән көтеп алдылар.
-
Кәҗә бәтие әвәләдек 03.11.2023

Зурлар төркеме балалары белән "Кәҗә килгән бакчага" дигән темага әвәләү эшчәнлеге үтте. Алар берничә кисәктән кәҗә әвәләргә өйрәнделәр, алдагы елда алган әвәләү күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Конкурс "Көзге фантазия" 02.11.2023

Бакчада "Көзге фантазия" темасына әти-әниләр белән берлектә эшләнгән кул эшләре конкурсы үтте.










