Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Халыкара гаилә көне 15.05.2023

15 нче май Халыкара гаилә көне уңаеннан кечкенәләр төркемендә "Нәсел җебем- шәҗәрәм" дип исемләнгән шәҗәрәләр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара гаилә нигезен шәҗәрәләр аша барлау, нәсел тамырларын белү, балаларның сөйләм телен үстерү максатыннан үткәрелде.
-
Безнең уңышлар 11.05.2023

"Тукайны укыйбыз" дип исемләнгән III Республикакүләм балалар иҗаты конкурсында катнашып "Рәсем" номинациясендә Аглиева Әминә
3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Әминәгә иҗади уңышлар телибез!
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2023

Мин телим бары тик иминлек -
Суыма, күгемә, җиремә!
Тынычлык кошлары гөрләсен,
Яз җыры таралсын илемә!
-
Диплом алдык 05.05.2023

XII Республикакүләм "Радуга идей-2023" проектлар конкурсында катнашып тәрбиячеләребез Тимеркаева Г.Т., Шайхайдарова Г.Д.
II дәрәҗә дипломга ия булдылар.
-
Акциядә катнаштык 04.05.2023

Зурлар төркеме балалары белән "Җиңү тәрәзәләре" - "Окна Победы - 2023" акциясендә катнаштык.
-
Кояш көне 03.05.2023

3 нче май көнне ботен дөньяда "Кояш көне" билгеләп үтелә. Зурлар төркеме балалары белән "Кояш көненә" багышлап флэшмоб үткәрдек. Май кояшы һәрберебезгә ягымлы елмайсын, күңелләр шат булсын иде. Кояш көне белән!
-
"Карга боткасы" бәйрәме 02.05.2023

Борынгыдан калган йола буенча, ел да май башында "Карга боткасы" уза. Балалар бәйрәм белән котлап, теләкләр әйтеп урам әйләнделәр. Һәр йорттан да күчтәнәчләрне мулдан бирделәр.
-
Семинарда катнаштык 27.04.2023

Салуз-Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамчылыгы - булачак укучылар әзерләүдә хезмәттәшлек һәм партнерлык нигезе" дигән темага багышланган башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышында катнаштык.
-
Тукай көне 26.04.2023

26 нчы апрель- Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан мәдәният йортында "Тукай безнең күңелләрдә!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Балалар Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Эколяталар көне 25.04.2023

25 нче апрель эколяталар көне уңаеннан зурлар төркемендә "Эколята" темасына рәсем конкурсы үтте. Балаларның элементар экологик белемнәрен формалаштыру, балаларга урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү.










