Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423982, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Старые Карамалы, ул.Молодежная, д.28а |
| Телефон: | 88555635409, 89393948876 |
| E-Mail: | DStkar.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Гуссамова Дамира Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 14 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Старокарамалинский детский сад «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Китап көне 03.04.2023

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан зурлар төркеме балалары Җәвад Тәрҗемановның "Йомшак су, йөгерек су" дигән китабы белән таныштылар. Балалар белән китапның әһәмияте , файдасы һәм аны сакларга кирәклеге турында сөйләштек. Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләштеләр, фикер алыштылар.
-
Кошлар көне 02.04.2023

Кошлар көне уңаеннан балаларның кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйттек, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәттек, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләдек.
-
Семинарда катнаштык 31.03.2023

Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасында уздырылган тәрбиячеләрнең төбәкара семинарда катнаштык. Семинар "Балалар театр коллективын оештыру һәм үстерү: проблемалар, тәҗрибә,перспективалар" исеме астында узды. Семинарда чыгышлар, шөгыльләр, мастер- класслар, тәҗрибә уртаклаштык.
-
Халык уеннарын уйныйбыз 29.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф -гадәтләр елы кысаларында татар халык уеннары көне үтте. Балалар белән төрле татар халык уеннарын уйнадык. "Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй", "Мәликә" уеннарын яратып уйнадылар.Бу уеннар аша балаларыбыз туган халкының үзенә генә хас гореф- гадәтләрен белеп үсә, милли тәрбия ала.
-
Семинар үтте 28.03.2023

Бакчабызда районыбыз тәрбиячеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүдә заманча технологияләр куллану" исеме астында семинар узды. Семинарда мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә гамәлгә ашырыла торган проектлар тәкъдим ителде, педагогларның чыгышлары, мастер - класслар күрсәтү, эш тәҗрибәсе буенча фикер алышу булды.
-
Театр -күңелләрне уятыр 27.03.2023

27 нче март- халыкара театр көне.
Театр -яктылыкка , нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
-
Милли ашлар 24.03.2023

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Татар халкының гореф-гадәтләре " проекты кысаларында зурлар төркемендә тәрбияләнүче Шәйхетдинов Әмир кечкенәләрне татар халкының милли ризыклары белән таныштырды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.
-
Чираттагы уңышларыбыз 23.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр, ата-аналар арасында уздырылган Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында катнашып, "4-5 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы" номинациясендә Гайрова Эльза II дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2023

22 март көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта Нәүрүз бәйрәме узды. Милли уеннар уйнадык,кайнар коймак белән сыйландык.
-
Уңышларыбыз 21.03.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата- аналар.тәрбиячеләр арасында Роберт Миңнуллин шигырьләрен уку республикакүләм конкурсында "6-7 яшьлекләр арасында иң яхшы шигырь укучы"номинациясендә Юсупова Айназ III дәрәҗә дипломга лаек булды.










