МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
10.03.2023

Кояшкай балалар бакчасында "Юный мастер" чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионат "Балалар бакчасы тәрбиячесе" компетенциясендә үтте. Дүрт балалар бакчасыннан катнашучы балалар тәрбияче роленә кереп үзләрен 3 модульда сынап карадылар. Тамашачыларны тәрбияче профессиясенең мөһим икәнлегенә төшендерделәр. Чын тәрбиячеләр кебек балалар белән эшчәнлекләр үткәрделәр. Әкияткә анализ ясадылар. Әлеге чемпионатта мәктәпкә әзерлек төркеменнән Янгирова Ралина уңышлы чыгыш ясады һәм 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз

-
09.03.2023

Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары иң кадерле, иң яраткан кешеләребез - әниләребез портретын ясадылар.
Әнием - иң якын кешем,
Әни кебек юк беркем,
Әнинең рәсемен ясарга
Рөхсәт сорадым беркөн.
Буяуларны, ак кәгазьне
Тезеп куйдым өстәлгә,
Әниемнең портретын
Кирәк тырышып эшләргә. -
08.03.2023

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда.

Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме
- Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез.
Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Бәйрәмегез котлы булсын!
-
07.03.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә дә әниләрне котлап, матур бәйрәм уздырдык. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, әниләр белән күңелле уеннар уйнадылар. Әтиләр барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап матур җыр бүләк иттеләр.
-
06.03.2023

"Милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы" кысаларында уртанчылар төркемендә татар халык уеннары белэн танышуны дәвам итәләр.
Уен аша балалар халкыбызның бай рухи дөньясын өйрәнделәр. Уеннар балаларда тырышлык, түземлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдә әхәмиятле чараларнын берсе. -
03.03.2023

Зурлар төркемендә гайлә бәйрәме узды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды, әти-әниләр катнашында төрле кызыклы уеннар үтте. Бәйрәм иртәсе ахырында балалар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр.
-
02.03.2023

Бүген әниләр бәйрәме
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Матур җырлар җырлыйбыз
Биибез дә, уйныйбыз.
Кечкенәләр төркемендә әниләр бәйрәме гөрләп узды.
Балаларыбыз әниләренә матур җыр, биюләрен бүләк иттеләр. Әниләр белән бергәләп күңелле уеннар уйнадылар.
Иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр, балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, булды. -
01.03.2023

Кечкенәләребез үзләре утырткан кыяр, суган, помидорларның үсешен күзәттеләр. 

Эш нәтиҗәләренә сөенделәр. -
28.02.2023

"Миләшкәй" балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләренең районара семинары узды. Семинар программасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган проектларны тәкъдим итү, педагогларның чыгышлары, мастер-класслар күрсәтү, аларның уңай тәҗрибәсе буенча фикер алышу булды.
На базе МБДОУ Муслюмовский детский сад "Миляшкай" прошел межрайонный семинар для заведующих и заместителей директоров школ по ДО на тему "Повышение качества образования путем реализации республиканских и муниципальных проектов". В мероприятии приняли участие педагоги Азнакаевского и Сармановского районов. В программе семинара были представлены проекты, реализующиеся в ДОУ, проведены мастер-классы по обмену положительным опытом педагогов.
-
27.02.2023

Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Нуртдинов Аяз "Мин һәм Кызыл китап" исемле республикакүләм кул эшлэре конкурсының муниципаль туры жиңүчесе буларак бүләкләнде. Грамотаны - " Чатыр тау" заказнигы җитәкчесе И.А. Сарваров тапшырды.
Воспитанник подготовительной группы Нуртдинов Аяз был награжден грамотой победителя муниципального этапа Республиканского конкурса поделок "Я и Красная книга". Грамота и памятный подарок вручил начальник ГПКЗ " Чатыр тау" И.А.Сарваров.






