МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
11.04.2023

"Яшь бөреләр" конкурсының беренче этабы узды. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар уңышлы гына чыгыш ясадылар. Киләчәктә аларга зур уңышлар теләп калабыз!
Прошел первый этап конкурса "Яшь бөреләр". Воспитанники нашего детского сада успешно выступили на конкурсе. Желаем им больших успехов в дальнейшем! -
10.04.2023

Бакчабызда Түбән Кама шәһәреннән "Сөенеч" курчак театры артистлары "Табигатькә дус бул" дигән экологик әкият күрсәттеләр. Әкиятнең максаты: табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга, туган якны яратырга, әйләнә - тирә дөнья белән кызыксынырга өйрәтү иде.
В нашем саду артисты театра кукол "Сөенеч" из Нижнекамска, показали экологическую сказку "Будь природе другом ". Цель сказки: научить бережно относиться к природе, любить родной край, развивать интерес к окружающему миру. -
07.04.2023

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар -спорт ярышлары, шәфкать туташы белән әңгәмәләр , сюжетлы рольле уеннар уздырылды. Сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Сәламәт булыйк, дуслар!
-
06.04.2023

"Карлыгач" балалар бакчасында "Мин - милләтемнең киләчәге, горурлыгы!" бәйгесенең беренче көне узды. Бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Баширова Азалия, зурлар төркемендә тәрбияләнүче Мухаметзянов Аяз катнашты. Бәйгенең өч этабында да Азалия белән Аяз әзерлекле, матур итеп чыгыш ясадылар. Афәрин! Әзерләгән тәрбиячеләргә, әти - әниләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез
Балаларга алда уңышлар телибез
-
05.04.2023

Мөслимдә "Тарихта без эзлебез" шәҗәрә фестиваленең зона туры узды. Безнең бакчада әлеге чарадан читтә калмады. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Абдразакова Айсылу үзенең нәсел агачы турында сөйләп, уңышлы чыгыш ясады.
-
04.04.2023

Өлкән тәрбияче Ярмухаметова Гөлназ Вәсим кызы Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Актаныш авылының "1 нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы" базасында "Педагогларның ата-аналар белән үзара хезмәттәшлегенең психологик-педагогик нигезләре" темасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләре өчен үткәрелгән региональ семинар-практикумда катнашты.
Старший воспитатель Ярмухаметова Гульназ Васимовна была участником регионального семинара-практикума для педагогических работников дошкольных образовательных учреждений на тему: "Психолого-педагогические основы взаимодействия педагогов с родителями", который прошел на базе МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №1" села Актаныш Актанышского муниципального района Республики Татарстан
-
03.04.2023

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе.
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне уңаеннан зурлар төркемендә Ләбиб Леронның "Әкиятче малай" дигән китабы белән таныштылар. Балалар белән китапның әһәмияте турында сөйләштеләр, бер берсенең фикерләрен тыңладылар, шигырь китабы төшенчәләренә өйрәнделәр. Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр. -
31.03.2023

Бүген кечкенәләр төркемендә «су белән экспериментлар көне» узды. Балалар суның үзлекләре белән таныштылар, гади тәҗрибәләр үткәрергә өйрәнделәр. Балалар тәҗрибәләрне һәм экспериментларны бик яраталар. Экспериментлар балаларның интеллектын, игътибарын, фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, фикер йөртергә, анализларга, нәтиҗәләр ясарга һәм "могҗизаларны" фәнни караш белән аңлатырга өйрәтә. Чын галимнәр кебек, балалар су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, көнебез кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
Сегодня в младшей группе прошел «День экспериментов с водой». Дети познакомились со свойствами воды, научились проводить несложные опыты с использованием подручных средств. Дети очень любят опыты и эксперименты. Экспериментирование - эффективно и доступно, развивает интеллект детей, внимание, мышление и речь. Учит детей рассуждать, анализировать, делать выводы и объяснять "чудеса» с научной точкой зрения.
Как настоящие учёные, ребята проводили опыты с водой «Прозрачность воды» ,«У воды нет запаха», «Тонет - плавает», "Вода не имеет цвета, но её можно покрасить», «Вода замерзает и превращается в лед». День опытов и экспериментов с водой прошёл интересно и увлекательно. Дети испытали радость открытий, развили любознательность, пытливость ума и познавательный интерес. -
30.03.2023

Тәрбиячеләр арасында "Иң яхшы проект" регионара конкурста катнашып тәрбиячеләребез 1,2 дәрәҗә дипломнарга ия булдылар.Котлыйбыз.
Воспитатели нашего детского сада приняли участие в региональном конкурсе педагогов образовательных учреждений "Лучший педагогический проект" и были награждены дипломами различных степеней. Поздравляем.
-
29.03.2023

Уртанчылар төркемендэ балаларның иминлеген саклау максатыннан "Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән темага әңгәмә оештырылды. Балалар презентация карап, куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрдаим үтәргә кирәклеген төшенделәр.






