МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
15.05.2023

Табигатьнең иң гүзәл вакыты 15 май- Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Зурлар төркеменә йөрүче балалар бу көнгә багышлап "Гаиләм-минем терәгем" дигән темага флешмоб уздырдылар. Чарага һәр бала әти-әнисе белән бергә, үзләренең күңел җылыларын биреп, гаилә эмблемасын ясап алып килде. Әлеге чара баланы шәхес буларак формалаштыру, рухи һәм әхлакый тәрбия бирү өчен, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә-бәхет ачкычы, ә бала җиһанга бәхет өчен туа. Үз гаиләгезнең кадерен белегез, без сезгә мәхәббәт һәм бәхет телибез.
-
12.05.2023

Бөтендөнья шәфкать туташлары көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары бакчабызның шәфкать туташын кунакка чакырдылар. Аның эш коралларын белән таныштылар, авырмас өчен ничек чыныгырга кирәклеген өйрәнделәр. Үзләре дә шәфкать туташы ролен дә булып алдылар.По случаю Всемирного дня медицинских сестер младшие группы пригласили в гости медсестру нашего детского сада. Познакомились с его рабочими инструментами, узнали, как закаляться, чтобы не заболеть. Они также взяли на себя роль медсестер, поиграли сюжетно-ролевую игру.
-
11.05.2023

Зурлар төркемендә балаларның сөйләм телен үстерү , туган як телләре белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан дидактик уеннар һәрчак тулыландырып торыла. "Ел фасыллары" алгоритмына нигезләнеп төзелгән "Яз" модуле балаларның яз аена хас үзенчәлекләр турындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итә. "Язгы эшләр", "Балалар уеннары", "Язгы урман" өлешеннән торган бу уен
уйлау-фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерә, зәвык тәрбияли. -
10.05.2023

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсының 2нче этабында катнаштык.
Приняли участие во 2-м этапе конкурса "Лучший билингвальный детский сад".
-
09.05.2023

Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять иң төп бурычларның берсе булып тора. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезнең табигатен ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата.
Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм парадында чын солдатлар кебек атладылар.
-
04.05.2023

2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, шул уңайдан уртанчылар төркеме балалары борңгы татар халкының көн күреш тарихы белән таныштылар.
2023 год-год национальных культур и традиций, в связи с этим воспитанники средней группы познакомились с историей быта древнего татарского народа.
-
03.05.2023

Кече төркемдәге балалар батик ысулы буенча тукымага рәсем төшерү белән таныштылар. Кулъяулыкка узорларны төшереп матур төсләргә буядылар, әлеге ысул белән рәсем ясау аларга бик тә ошады.
Дети младшей группы познакомились с рисованием на ткани по методу батика. На ткань наносили узоры и красили в яркие цвета, рисование этим способом им очень понравилось.
-
02.05.2023

Кечкенәлэр төркеме балалары эколяталар белән таныштылар. Эколятлар урманда яшиләр, урманны һәм анда яшәүчеләрне саклыйлар. Балалар "Игътибарлы бул" ,"Болын буйлап барачакбыз һәм дуслар табачакбыз "дигэн уеннар уйнап, табышмаклар чиштеләр. Табигать, хайваннар һәм үсемлекләрне саклау турында кагыйдәләрне дә искә төшерделәр.
В младшей группе прошло развлечение с эколятами-дошколятами. Дети узнали, что эколята - это малыши жёлуди и их подружка Ёлочка. Эколята живут в лесу и охраняют лес и его обитателей. Ребята поиграли в игру «Будь внимателен», "По полянке мы пойдем и друзей себе найдем" отгадывали загадки. Также вспомнили правила заботы о природе, животных и растениях. Только вместе, только дружно, помогать природе нужно! -
28.04.2023

Тәрәзә төбендәге бакча күңелле шөгыль, бигрәк тә яз көне. Беренче язгы яшеллек сезнең күз алдыгызда үсүдән дә, күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә төбендәге бакча-балаларның үсемлекләрне ничек карау, үсемлекләр үсеше белән кызыксыну, фикерләү өчен яктылык, җылылык, дым, туфрак кирәклеге турында күзаллауларын киңәйтүнең яхшы ысулы. Һәм төп максат итеп: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бүлмә шартларында үсентеләрне ничек карау турында белемнәрен гомумиләштерү һәм киңәйтү; мөмкин кадәр күбрәк балаларны эшкә җәлеп итү. Түбәндәге бурычлар куелды: үсемлекләрне карарга өйрәтү. Балаларның яктылык, җылылык һәм дым кирәклеге турындагы күзаллауларын гомумиләштерергә. Белем һәм иҗади сәләтләрне үстерү. Үз хезмәтеңә хөрмәт тәрбияләү. Шушы максатлардан чыгып без конкурс оештырдык. Төркемнәрдә берсеннән берсе матур бакчалар ясадылар, төрледән төрле яшелчәләр үстерделәр.
Огород на подоконнике — приятное занятие, особенно весной, когда хочется отведать свежие дары природы. Нет ничего приятнее, когда первая весенняя зелень поспевает прямо у тебя на глазах. Огород на подоконнике – отличный способ расширить представления детей о том, как ухаживать за растениями, о необходимости света, тепла, влаги, почвы для роста растений, развития интереса, мышления.
И основной целью мы ставили: обобщить и расширить знания дошкольников о том, как ухаживать за рассадой в комнатных условиях; привлечь к работе как можно больше детей. Поставили следующие задачи: учить ухаживать за растениями. Обобщать представление детей о необходимости света, тепла и влаги. Развивать познавательные и творческие способности. Воспитывать уважение к своему труду.С этой целью мы организовали конкурс. -
27.04.2023

Балалар тәрәзә төбендә үскән үсемлекләрне бик теләп карап үстерделәр, яшелчәләр турында белемнәрен арттырдылар. Дети с удовольствием ухаживали за растениями на подоконнике, расширяли знания об овощах.






