МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Пушкина дом 37 |
| Телефон: | 8 (85556) 2-53-45 |
| E-Mail: | DKoyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кояшкай" |
| Руководитель: | Султанова Мелауша Азгаровна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 123 |
| У нас учат: | 14 |
МБДОУ «Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Кояшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Татар халык уены "Чума үрдәк, чума каз" 14.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары татар халык уены "Чума үрдәк, чума каз" уйнадылар. Уенның максаты: татар халык уеннары аша балаларда әхлак сыйфатлары булдыру, уен аша татар халкының гореф- гадәтләрен өйрәнү.
-
Каз өмәсе 13.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, бакчабызда беренче тапкыр "Каз өмәсе" булып узды. Бәйрәмнең максакты: балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында, элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Халкыбызның мондый йола бәйрәмнәрендә, нәниләр хезмәткә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, пөхтәлеккә, ярдәмче булырга өйрәнделәр.
В рамках Года родных языков и народного единства, впервые в нашем саду прошел праздник "Каз өмәсе". Цель праздника: обогатить детей знаниями о татарских народных обычаях, праздниках, познакомить с татарским фольклором. В такие праздники наши дети учатся труду, уважению к старшим, аккуратности, отзывчивости.
-
Эбру — суда рәсем ясау сәнгате 12.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән традицион булмаган рәсем ясау ысулы белән (эбру) татар халык милли бизәкләрен ясадылар.
Эбру — суда рәсем ясау сәнгате. Ул XI гасырда, ә кайбер галимнәр фикеренчә, хәтта күпкә иртәрәк тә барлыкка килгән. Кайда барлыкка килүе билгеле булмаса да, бүгенге көндә эбру сәнгате төрек сәнгате булып санала. Су гади түгел, ул гевен үсемлеге сумаласыннан ясалган порошок белән куертыла. Эбру сәнгатендә барлык рәсемнәр дә түгәрәктән ясала. Монын өчен махсус буяулар, пумалалар hәм төрле диаметрлы безләр, фон өчен каты пумала кулланыла. Төсләрне суга сибү өчен, буяуга манылган пумаланы су өстенә бармакка сугып, төрле төстәге буяуларны сибелә . Шулай итеп андагы буяу, чәчрәп, суга төшә. Буяулар су өстендә батмыйча йөзеп йөрерләр. Алар бер - берсенә кушылмаска һәм батмаска тиеш. Рәсемне ясап бетергәч су өстенә кәгазьне төшерәләр дә тылсымлы сүзләр әйтеп кәгазьне судан шудыртып чыгаралар. Нәтиҗәдә судагы рәсемнәр кәгазь өстенә күчә, су чиста кала. Шуннан соң кәгазьне кибәргә куялар.
-
"Хайваннар дөньясында" 09.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, уртанчылар төркеме балалары "Хайваннар дөньясында" сюжетлы уеннары белән уйнадылар
-
Саф һавада күмәк уеннар 08.07.2021

Туган телләр һәм халклар бердәмлеге елы уңаеннан, кечкенәләр төркеме балалары саф һавада "Күрсәт әле, үскәнем", "Куянкай" хәрәкәтле уеннары уйнап күңел ачтылар.
-
Бездә кунакта ТНВ каналы 08.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, ТНВ каналы бакчабызның эшчәнлеге белән танышып китте
-
XI Бөтенросия авыл сабан туенда катнашу. Активное участие в XI Всероссийском сельском Сабантуе 05.07.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары да XI Бөтенросия авыл сабан туенда актив катнаштылар.
В рамках Года родных языков и народного единства сотрудники и воспитанники детского сада "Кояшкай" приняли активное участие в XI Всероссийском сельском Сабантуе.
-
Мероприятие "Әти, әни, мин- китап укучы гаилә" 02.07.2021

В рамках Года родных языков и народного единства, работник централизованной библиотеки Вафина Г.З. провела мероприятие "Әти, әни, мин- китап укучы гаилә", посвещенное Дню семьи, любви и верности для детей средней группы. Библиотекарь рассказала школьникам об истории праздника, о покравителях праздника Петре и Февронье и о том, для чего отмечается День семьи, любви и верности. Дети узнали, что этот праздник не молодой, а россияне отмечают его только с 2008 года, но своими корнями он уходит в 13 век. К мероприятию была организована книжная выставка "Все начинается с семьи", где были представлены художественные произведения о семье, добрых делах и поступках.
-
Алсу Разиновна белән очрашу 02.07.2021

Бүген Мөслим "Кояшкай" балалар бакчасында Сарман һәм Мослим районнары буенда бюджет учреждениясенең "Куркынычсызлык" бүлекчәсе житәкчесе Ситдикова Алсу Разиновна булып китте. Ул уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юллардагы куркынычсызлык темасына әңгәмә үткәрде. Балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында мультфильмнар карадылар. Чара ахырында Алсу Разиновна барлык балаларга да истәлекле бүләкләр таратты.
-
Минем гаиләм-минем таянычым"дигән исем астында чара. Мероприятии под названием "Моя семья- моя опора"
01.07.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге алы уңаеннын, үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Кашапова З.М. мәктәпкә әзерлек төркемендә "Минем гаиләм-минем таянычым"дигән исем астында чара үткәрде. Зилә Мөдәрисовна балаларны легенда белән таныштырды, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, аның символы - ромашка белән таныштырды. Чара презентация белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар белән хәрәкәтчән уеннар оештырылды.
В рамках Года родных языков и народного единства в РТ, сотрудница центральной детской библиотеки провела в подготовительной группе мероприятие посвещенное Дню семьи, любви и верности под названием "Моя семья-моя опора". Ведушая познакомила детей с существующей легендой, рассказала об истории создания праздника, познакомила с его символом- ромашкой, которая с древних времен была знаком любви. Рассказ сопровождался красочной презентацией. В конце мероприятия с детьми были организованы подвижные игры.







