Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Яңа ел бәйрәме 25.12.2014

26 декабрь көнне гимназиядә урта һәм югары сыйныфлар өчен Яңа ел бәйрәме уздырыла. 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителгән иде, 2015 ел –Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы хактагы Указга кул куйган.
Барлык укучыларны, ата-аналарны һәм гимназия эшчеләрен, педагогларны бәйрәм белән котлыйбыз. Яңа ел яңа шатлыклар, сәламәтлек, иҗади уңышлар алып килсен!
-
Всемирный день памяти жертв ДТП 22.12.2014

17 ноября отмечается всемирный день памяти жертв дтп. Большое значение приобретает изучение детьми элементарной дорожной грамоты, ведь от этого иногда зависит жизнь детей. За десять месяцев этого года в авариях только в России погибли более 20000 человек и пострадали более 200000 человек. Всемирный день памяти жертв ДТП в соответствии с решением ООН отмечается каждое третье воскресенье ноября, начиная с 2005 года. Цель акции - почтить память жертв дорожно-транспортных происшествий, выразить соболезнования членам их семей, а также в очередной раз напомнить о необходимости обеспечения безопасности и соблюдения правил дорожного движения. На совещании руководителей отрядов ЮИД вспомнили о жертвах ДТП, о дорожно-транспортных происшествиях с участием детей. Также победителям и участникам конкурсов по организации обучения детей ПДД были вручены призы.
-
Казанда, Президент ёлкасында кунакта 22.12.2014

21 декабрь көнне гимназиянең иң актив укучылары Низамова Алинә һәм Акберова Лилия Казанда Баскет-холлда Президент ёлкасында булып кайттылар. 5 меңнән артык баланы җыйган бу зур бәйрәм бөтен дөнья халыкларының гореф--гадәтләрен, милли традицияләрен исәпкә алып оештырылган иде. Бәйрәмгә килгән балалар, бүген укучылар арасында иң популяр булган "БиС" төркеме белән бергәләп, төрле илләр һәм контенентлар буйлап сәяхәт иттеләр. Яңа 2015 нче елның символы булган Кәҗә бәтие итеп тегелгән бәйрәм капчыгына тутырылган күчтәнәчләр балалар күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм күңелле узды.
-
Татар теленнән халыкара олимпиаданың беренче туры үтте 22.12.2014

21 нче декабрь көнне халыкара олимпиаданың беренче туры тәмамланды. Быел татар теленнән олимпиадада гимназиядән 50 ләп укучы үзенең көчен сынап карады. Бик азлар гына җыйган баллары буенча 90% билгесеннән үтә алды. Икенче турда катнашу өчен җыйган баллар 100%, яки кимендә шуңа бик якын булырга тиеш. Ике ел рәттән гимназия укучысы Вәлиева Ләйсәннең олимпиадада җиңүе һәм iPad белән бүләкләнүе укучыларга җиңүгә өмет бирә. Ләйсән бүген укуын КФУда дәвам иттерә. Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың икенче турында өч төрле сынау үтәргә кирәк: язмача сынау; иҗади конкурс, видеоматериаллар белән чыгыш ясау.
Бүгеннән рус теленнән дә халыкара олимпиада өчен биремнәр ачык. 8-11 нче сыйныфта укучы барлык гимназия укучылары бу шанстан файдаланачак.
-
Сотрудничество Школ Превосходства 17.12.2014

Группа педагогов гимназии во главе директора Ибрагимова Р.М. участвовала на межрегиональном семинаре в г.Наб.Челны. Делегация из школ г.Ижевска Удмурдской республики в МБАУ "Гимназия №77" перенимала положительный опыт по реализации совместного проекта с Сингапурской компании "Edukare International Consultancy", куда были приглашены педагоги гимназии как школа-партнер. На семинаре были представлены мастер-классы, открытые уроки по формированию навыков и компетенций XXI века.
-
Гимназия Өстенлекле мәктәп буларак тәҗрибә уртаклаша. 17.12.2014

Бүген гимназия кунаклар кабул итә. Өстенлекле Мәктәп проекты кысаларында, ачык дәресләрдә сингапур структураларын куллану тәҗрибәсен өйрәнергә бүген мәктәпкә районның мәктәп директорлары, укыту буенча директор урынбасарлары, предмет укытучылары килде. Бүгенге мәгариф дөньясында барган үзгәрешләр күбрәк үз мәктәбендә генә эшләп ятарга күнеккән педагогларны инновацион проектларга катнашырга, моның өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга өнди. "XXI нче гасыр өчен укытуны үзгәртеп кору" проекты иң беренче чиратта укытучы аңын үзгәртүгә корылган. Сингапурның хикмәтле сүзендә әйтелгәнчә, мәктәпнең дәрәҗәсе үз укытучылары дәрәҗәсеннән берничек тә югарырак була алмый. Гомер буена уку, өйрәнү, компетенцияңне үстерү педагоглар өчен генә түгел, мәктәпне тәмамлап чыгачак укучылар өчен дә норма булырга тиеш. Тиз үсә торган технологияләр чорында заманадан артта калмас өчен мөһим нәрсә бу.
-
"Ачык ишекләр" көне гөрләп узды 13.12.2014

Гимназиядә бүген эш көне күңелле шау-шулар белән башланды. "Ачык ишекләр көне"нә балалар әти-әниләрен ияртеп килгәннәр иде. Кыска-кыска ике дәрестән соң барча халык залга агылды. Анда 8 нче класс укучылары инде бар мәктәп яратып өлгергән "Шүрли белән Былтырҗан" спектаклен күрсәтте. 3 телдә барган концерт номерлары гимназиянең полилингваль юнәлештәге эшчәнлеген күрсәтсә, ачык дәресләр сингапур структуралары кулланып үткәрелде. Өстенлекле мәктәп проектын үзләштерә башлаганнан бирле, мондый ачык дәресләр гел булып тора гимназиядә. Әти-әниләрнең яңа төр укыту белән кызыксынулары көчле, шуңа да түзеп тора алмадылар, балалары белән бер парта артына утырып, РЭЛЛИ РОБИН, ТАЙМ ПЭ ШЭАларны уйнап карадылар. Әйе, совет чоры мәктәбен үткән өлкәннәр өчен уен кебегрәк тоела бу структуралар, ә чынлыкта дәрестә һәр бала алган белемне үзе аша үткәрсен, көченә-көчсезлегенә карамастан, язсын, сөйләсен, төркем эчендә хезмәттәшлек итәргә өйрәнсен өчен тәкъдим ителгән структуралар бу. КЛОК БАДДИС, ДЖОТ ТОТС, ТОКИН МЭТ структуралары эченә баланы критик фикерләүгә өйрәтү алгоритмы да салынган. Менә шулар һәм башка нәрсәләр турында сөйләшүне залда гимназия директоры Ренат Мәхмүт улы оештырды. Гимназиядә нәшер ителә торган мәктәп газетасын кулларына алганнан соң, ата-аналар, канәгать булып, өйләренә таралыштылар. Укытучылар исә, тәҗрибә уртаклашу өчен, районның мәктәп директорлары һәм урынбасарлары килүгә әзерлек эшләрен башлап җибәрде.
-
Республиканский этап первого Всероссийского конкурса ОО РТ, развивающих ученическое самоуправление 13.12.2014

Детская школьная Дума МБОУ "Гимназия" активно принимает участие в республиканском этапе Первого Всероссийского конкурса ОО России, развивающих ученическое самоуправление. Конкурс проходит с целью развития социальных компетенций и гражданского самоопределения детей и молодёжи в возрасте до 18-ти лет через развитие системы ученического самоуправления. В ежегодном Послании Президента Российской Федерации Федеральному Собранию РФ от 12.12.2013г. В.В. Путин говорил: "Нам нужны школы, которые не просто учат, что черезвычайно важно, это самое главное, но и школы, которые воспитывают личность граждан страны - впитавших её ценности, историю и традиции, людей с широким кругозором, обладающих высокой внутренней культурой, способных творчески и самостоятельно мыслить."
-
“Сәләт”нең 20 еллыгына багышланган чараларда катнашу 10.12.2014

Кичә 9 нчы сыйныф укучылары Низамова А., Акберова Л., Хәбирова А. Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булып узган "Сәләт" хәрәкәтенең 20 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концертында булып кайттылар. Укучылар сөйләвенчә, чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук федераль хакимият һәм чит илләрдәге татар диаспоралары вәкилләре катнашкан. "Сәләт" проекты җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов чыгышында “Сәләт” хәрәкәтенең ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе ярдәме белән үсеш алуын, хәзер 50 дән артык уку-фәнни, фестиваль-иҗади һәм социаль юнәлештәге проектларның гамәлгә куелуын, аларда 12 меңнән артык талантлы укучылар һәм студентлар катнашуын сөйләгән. Концертта кызлар КВН командаларын, Казанның танылган битбоксеры Митя Бурмистров һәм "La Primavera" оркестры чыгышын күреп, “Сәләт” тарихы турында берничә фильм да карап кайтканнар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында "Сәләт"нең республика үсешенә керткән өлешен, телне, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча эшләре зур булуын сөйләгән.
"Сәләт"тә безнең гимназия укучылары да чыныгу алды, Гайниева Айназ, Шаймарданова Гөлшат, Валиева Ләйсән, Ильин Альберт кебекләр үзләре әйдаман булуга ирештеләр. Кыскасы, сәләтлеләрнең сәләтен ачуда роле бик зур "Сәләт"нең.
-
Акция "Час кода" 10.12.2014

В гимназии продолжается Час кода. В течение учебной недели учитель информатики Шарифуллина Г.Н. проводила тематические уроки, где ученики ознакомились с интересными людьми, ИТ-персонами, узнали о ИТ-профессиях, ознакомились с новыми праздниками. Надеемся, что на уроках получилось заразить школьников любовью к ИТ, а также наглядно продемонстрировать, насколько интересна и привлекательна эта сфера деятельности для построения успешной карьеры. Час кода продолжается до 12 декабря, каждый может попробовать свои силы в программировании, выполнив увлекательные задания на одном из двух онлайн тренажеров, доступных на сайте. Всем, кто прошел свой Час кода, вручается сертификат. Организаторы искренне верят, что акция #ЧасКода поможет информационным технологиям стать не просто увлекательным хобби, но и успешной карьерой для молодых ребят, что во многом определит будущее ИТ в России.














