Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Гимназиядә "Ак калфак" түгәрәге эшли башлады 10.10.2014

Гимназиядә "Ак калфак" балалар оешмасы эшләп китте. Әниле-кызылы Хәбибуллина Ильсияр Илдус кызы һәм Эльмира Васил кызы гимназиядә кул эшләре түгәрәге оештырырга теләк белдергәч, укучылар бик сөенделәр, беренче дәресне бик көтеп алдылар. Татар халкының милли һөнәре булган калфак тегү, чигү эше Минзәлә якларында бик таралмаган. Райондагы милли тәрбияне тормышка ашыру буенча Милли Үзәк булган гимназиядә шундый юнәлешнең барлыкка килүе, милли җанлы әти-әниләребезнең изге эштә башлап йөрүләре гимназия җитәкчелеген бик сөендерә, әлбәттә. Ә иң сөенгәне - укучылар! Беренче түгәрәккә үк инде 15ләп укучы килгән.
-
Кружок судостроения 10.10.2014

В гимназии работает кружок судостроения. Руководитель Султанов Ш.Р. на занятиях знакомит юных судомоделистов с устройством судна, названием и назначением его основных частей, приобщает к национальной культуре, истории, зодчеству, традиционным ремеслам. Ребятам особенно нравится резьба по дереву и оформление своего судна.
-
Милли мәгарифне үстерү үзәгендә нәни кунаклар 09.10.2014

9 октябрь көнне Минзәлә шәһәре гимназиясе "Алтынчәч" балалар бакчасыннан нәни кунаклар кабул итте. Бу чара балаларны гимназия белән таныштыру максатыннан оештырылды. Балалар китапханә, физика, биология кабинетлары, башлангыч сыйныф класслары белән танышканнан соң, актлар залына үттеләр. Монда алар өчен гимназия укучылары "Юл кагыйдәләрен сакла, иминлегеңне кайгырт!" дигән чара оештырдылар. Кечкенәләр өчен үткәрелгән бәйгеләрдә кунаклар бик теләп катнаштылар, җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.Татарча җыр, милли бию, сәхнә күренешен караганнан соң, балаларда гимназиядә укыйсы килү теләге тугандыр, дип ышанасы килә.
-
Бәйрәм тантанасы. 08.10.2014

Бүгенге Корбан бәйрәмендә 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар өчен Риза Фәхретдин дәресләре үткәрелде. Бәйрәмдә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, район Картлар йорты җитәкчесе Хәбибуллина И.И., Мифтахов Ф.А., Фахретдинова Р.К., Фахретдинов Д.Р., Хабибуллина Г.С., Якиева Л.Г., гимназия ветераннары катнашты. Укучылар сөйләгән хәдисләр, нәсихәтләр һәркемгә бик ошады.
-
Гимназиядә - Корбан бәйрәме! 08.10.2014

Кадерле балалар, әти-әниләр, өлкәннәр, хөрмәтле укытучылар, гимназия хезмәткәрләре, килгән кунаклар! Сезне Корбан бәйрәме белән котлыйбыз! Гимназиядә 12 ел дәвамында үткәрелеп килә торган бу изге бәйрәм күңелләрнең нуры, җанга шифа, үсеп килүче яшь буын тәрбиясендә файдалы эш булып, күңелләрдә якты эз калдырсын иде.
Гимназия директоры Ибраһимов Ренат Мәхмүт улы.
-
Гимназиядә - ӨЛКӘННӘР КӨНЕ! 07.10.2014

Гимназиядә бүген бигрәк күңелле! Безнең көтеп алган кунакларыбыз үзләренең шат йөзләре, сагындырган яңгыравыклы тавышлары белән гимназиябезне тагын да ямьләндерделәр. Ә кунаклар дигәнебез, үзебезнең яраткан укытучыларыбыз, күп еллар фидакарь хезмәт куеп, лаклы ялга киткән хезмәттәшләребез, хезмәт ветераннары иде. Гимназия коллективы аларны бүген тагын бергә җыйды. Чәй янында күңелле итеп сөйләшеп утыру, кечкенәләрнең матур чыгышларын карау һәркемгә рәхәт булды.
-
Учащиеся создали праздничное настроение 03.10.2014

Мы сегодня у входа в гимназию тихо ждем своих любимых учителей, с пышными цветами наготове. С замираньем сердца ждем, когда Легкий туфель стук раздастся в школе...
В гимназии сегодня особенный вид: благоуханьецветов! Это праздник - ДЕНЬ УЧИТЕЛЯ подарил нам повод выразить чувства благодарности:
За тот огромный мир, который нам открыли,
От всей души сейчас мы Вас благодарим!
За то, что свет, добро и радость нам дарили, -
За все, за все сейчас спасибо говорим!
-
Бәйрәм белән, кадерле укытучылар! 03.10.2014

Бүгенге көн сюрпризларга бай булды. Мәктәптә иртәнге бәйрәм кәефе урнашканнан соң да әле ул дәвам итте. Таләпчән кыңгырау тавышы халыкны фойега тиккә генә җыймаган, биредә укучылар сөекле укытучыларына бәйрәм котлавы оештырган. Алар шигъри тәлгәшләр, җыр-музыка аша мөгаллимнәргә күңелләрендә булган рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Синең йөрәк - йөрәкләрнең иң олысы,
Синең җылың - күңелләрнең иң җылысы.
Җир йөзендә нурлы йөзләр бик күптер дә,
Синең йөзең - арасында иң нурлысы.
-
Лаеклы бүләк иясен тапты. 03.10.2014

Ямь өстенә ямь өстәп, бүгенге бәйрәм көнендә Минзәлә шәһәре гимназиясенең физика укытучысы Шәйдуллина Рәйхана Кәрам кызы Россия Федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Министр урынбасары М.А.Камболовның котлау сүзләрендә "укыту-тәрбия эшен оештыруда, укучы шәхесенең әхлакый, мәдәни, акыл үсешен камилләштерүдә, укучыларны тормышка әзерләүдә шәхси өлешен керткән өчен һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен", дигән сүзләр бар.
Бүген гимназия коллективы Рәйхана Карамовна өчен шатлык һәм зур горурлык хисләре кичерде.
-
Новое в законодательстве об образовании 30.09.2014

Скорректирован порядок проведения государственной итоговой аттестации.
Приказом Министерства образования и науки РФ от 5 августа 2014 г. N 923 "О внесении изменений в «Порядок проведения государственной итоговой аттестации по образовательным программам среднего общего образования», утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 26 декабря 2013 г. N 1400" скорректирован порядок проведения государственной итоговой аттестации (ГИА) учащихся XI классов. Вводится обязательное итоговое сочинение (для учащихся с ограниченными возможностями здоровья и детей-инвалидов - изложение). По результатам сочинения (изложения) ставится "зачет" или "незачет" и т.д.














