Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Новости гимназии
Гимназия Өстенлекле мәктәп буларак тәҗрибә уртаклаша.
Опубликовано: 17.12.2014Бүген гимназия кунаклар кабул итә. Өстенлекле Мәктәп проекты кысаларында, ачык дәресләрдә сингапур структураларын куллану тәҗрибәсен өйрәнергә бүген мәктәпкә районның мәктәп директорлары, укыту буенча директор урынбасарлары, предмет укытучылары килде. Бүгенге мәгариф дөньясында барган үзгәрешләр күбрәк үз мәктәбендә генә эшләп ятарга күнеккән педагогларны инновацион проектларга катнашырга, моның өчен һәрвакыт хәрәкәттә булырга өнди. "XXI нче гасыр өчен укытуны үзгәртеп кору" проекты иң беренче чиратта укытучы аңын үзгәртүгә корылган. Сингапурның хикмәтле сүзендә әйтелгәнчә, мәктәпнең дәрәҗәсе үз укытучылары дәрәҗәсеннән берничек тә югарырак була алмый. Гомер буена уку, өйрәнү, компетенцияңне үстерү педагоглар өчен генә түгел, мәктәпне тәмамлап чыгачак укучылар өчен дә норма булырга тиеш. Тиз үсә торган технологияләр чорында заманадан артта калмас өчен мөһим нәрсә бу.
Источник: МБОУ "Гимназия"
К списку новостей














