Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Әниләр көненә сочинениеләр бәйгесе 02.12.2014

Әниләр көненә багышланган район сочинениеләр бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды. Шигъри формада язылган эше белән Загриева Гүзәл, сочинение белән Шарипова Чулпан, рәсем бәйгесендә Низамова Алина, Мөхәммәдиева Алина, Крашева Рузалина беренче урынга чыкты. Кызларга район Мәгариф бүлеге затлы бүләкләр дә әзерләгән. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Әниләр көне 28.11.2014

28 ноябрь көнне гимназиядә Бөтендөнья Әниләр көне зур бәйрәм итеп үткәрелде. Бәйрәмнең түрендә әниләр булды. Алар өчен җыр-бию, сәнгатьле сөйләм, уен-көлке зур зәвык белән әзерләнгән иде. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше - 8 нче сыйныф укучыларының күпсанлы тамашачылар алдында чын артистларча куйган спектакле булды. Зиннур Хөсниярнең "Шүрли белән Былтырҗан" әсәрен укучылар театр бәйгесе өчен әзерләгән. Урман җәнлекләренә Раилә апалары бик оста итеп грим салган, ә театрны әзерләүдә Минзәлә театры артисты Рәзинә Муллина үзе ярдәм иткән. Лилия Альбертовна тамашадан бик канәгать, әниләр дә балаларының бу олы бүләкләренә шат иделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
200-летию со дня рождения М.Ю.Лермонтова 28.11.2014

Среди 5-9 классов учителями Гильмиевой А.М., Викуловой О.С., Елховой Г.Ф.проведено мероприятие «Литературные этюды», посвященное 200-летию со дня рождения М.Ю.Лермонтова. Было также проведено конкурс рисунков из произведений М.Ю.Лермонтова, конкурс стихов М.Ю.Лермонтова и библиотекарем гимназии Ризвановой А.А. тематическая выставка в библиотеке.
-
Өстенлекле мәктәпләр тәҗрибә уртаклаша. 27.11.2014

Өстенлекле Мәктәпләр зур җанлану белән үзара тәҗрибә уртаклашырга кереште. Гимназия укытучылары Алабуганың 4 нче санындагы гимназиясендә регионкүләм семинарда булып кайтты. 9 районнан Өстенлекле Мәктәпләрнең вәкилләрен туплаган бу семинар Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Гимназиянең директоры Хәмитов Р.Р., килгән кунакларны сингапур структураларын куллануны тагын да активлаштырырга өндәп, үз гимназиясендә бу эштән беркем дә читтә калмавын, яшь, тәҗрибәсез педагогмы, пенсия көтеп утыручымы - һәммәсенә дә таләпнең бердәм булуын ассызыклады. Чыннан да, ачык дәресләрне һәр предмет укытучысы, яшенә, категориясенә карамыйча, бөтен осталыгын кулланып әзерләгән. Кунаклар һәр укытучы белән җылы әңгәмә корды, кирәк җирдә киңәшләр дә бирделәр, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар. Бер-берсенә карата җылы дуслык хисләре тоючы "сингапурчылар" бер-берсен фотоларга төшерделәр, сурәтләрне алдагы очрашуда алмашырга вәгъдәләштеләр.
-
Ачык дәресләр гөрләп узды 25.11.2014

Методик коучингның икенче көнендә ачык дәресләр гөрләп узды. Шәһәр мәктәпләреннән сингапур структуралары кулланып үткәрелгән дәресләр карарга килүче укытучылар физкультура һәм рус теле дәресләрен зур кызыксыну белән күзәтте. Беренче мәктәп директоры Яковлева Валентина Петровна яңа төр дәресләрнең балаларда белем алуга кызыксыну уятуда, критик фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә бик уңышлы булуын билгеләп үтте. Коучингның тренеры Маха исә гимназия коллективының бик тырыш һәм эшкә сәләтле булуын искәрде, Өстенлекле Мәктәп буларак эшчәнлектә уңышлар теләде.
-
Методический коучинг 24.11.2014

В гимназии проходит методический коучинг с подведением итогов первой ступени работы Школы Превосходства. Учителя гимназии на открытых уроках показывают свою методическую подкованность по применению сингапурских структур. Тренер компании Educare Махалетчуми Сивалингам проводит тщательный анализ уроков и дает свои ценные советы. За работой коллектива также следят внешние партнеры гимназии - методисты ИМЦ.
В 2014-2015 учебном году Школы Превосходства республики продемонстрируют свои успехи по работе по выбранному направлению, будут обмениваться передовым опытом с другими школами и районами РТ. Учителя гимназии приглашены в Школу Превосходства Елабужского района. А учителя и директора школ города уже постарались попасть на уроки учителей гимназии, ведь ценный опыт не сравнить ни с чем.
-
Гимназиядә кунаклар 22.11.2014

Гимназия бүген кунаклар кабул итте. Сингапур структуралары кулланып, укучыларда критик фикерләү күнекмәләре тудыру проблемасы бүген барлык район укытучыларын кызыксындырадыр, мөгаен. Башлангыч сыйныф укытучысы Хәкимҗанова Ә.Н. үзенең беренчеләре белән шәһәрнең башлангыч сыйныф укытучыларына һәм директор урынбасарларына ачык дәрес күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Балаларның дәрестә коопреатив эшчәнлеге актив булуы, белемнәрен ТОКИН МЭТ структурасы аша бер ноктага туплап схемага төшерә алулары һәркемне сокландырды. Шәһәр укытучылары дәсләрдән үзләре дә сингапур структураларын кулланырга дәртләнеп таралыштылар.
-
флэшмоб 22.11.2014

Бүген гимназиядә Сәламәтлек айлыгына багышланган флешмоб үтте. Сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштергән бу күңелле акция бар укучыларга да охшады. Саф һава, дәртле музыка, күңелле балаларга кушылып, өлкәннәр дә хәрәкәтләнә... Шәп-шәп-шәәәәп!
-
Җиңүчене котлыйбыз! 22.11.2014

Гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Хәбирова Наилә Бау районында булып үткән республикакүләм Шәҗәрә (проектлар) бәйгесендә катнашып, икенче урынны алып кайтты. Наиләне һәм аны әзерләгән укытучысы Ильина Миләүшә Әхтәм кызын котлыйбыз! Афәрин!
-
Парламент дәресе. 21.11.2014

Гимназиядә Парламент дәресе үткәрү гадәткә кереп бара. Аны ел саен җәмгыять белеме укытучысы Гәйфетдинова Т.И. үткәрә. Быелгы дәрес “Законнар кайда туа?” дигән исем астында үтте. Нәрсә ул закон, дәүләт, тәртип, нормалар, символикалар? Шул турыда сөйләшүләр алып барганнан соң, Т.Исрафиловна Конституциянең килеп чыгу тарихы турында сөйләп китте, әһәмияте турында аңлатты. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнашты, балалар кызыксынган сорауларга китапханәче Әнисә Ризвановна да җавап бирде. Әйе, Конституция үтәләчәкме, аңа салынган демократик механизм эшләп китәчәкме икәнлеге бүген безнең һәрберебездән тора, ягъни иртәгә безнең нинди илдә яшәячәгебез безнең үзебезгә бәйле.














