Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Грамоталы кеше - киләчәк кешесе! 18.04.2015

Бүген, 12 апрель көнне Казанда һәм илебезнең тагын 370 шәһәрендә тоталь диктант узды. “Грамоталы язу – модада!” шигаре астында үткәрелүче бу чара елдан-ел күбрәк катнашучы җыя. Быел бу акциядә катнашучылар исемлегендә Россия шәһәрләре генә түгел, ә Рим, Прага, Торонто, Улан-Батор, Тель-Авив, Хургада һ.б. да бар. Диктантны өйдә генә дә язарга теләүчеләр өчен он-лайн трансляция оештырылды. totaldict.ru/live/ сылтамасы буенча диктантны туры эфирда тыңларга һәм махсус формада язарга мөмкин иде.
Тоталь диктант рус телендә булганга күрә, без 7 сыйныф укучылары белән диктантны татар телендә яздык. Апрель - Тукай айлыгы, диктант та бөек Тукай турында иде. Чын грамоталы укучылар класста 4 кеше, ике-өч хата җибәрүчеләр - 7 кеше, грамоталылыгы беркадәр аксаучылар - 4, әле нык тырышырга кирәк булучы укучы - 1. Ә синең грамоталылыгың ни дәрәҗәдә?
-
Тестирование 18.04.2015

Сегодня учащиеся 10 класса приступили к тестированиям в онлайн режиме. Тестирование пройдет по обществознанию, по физике,. а сегодня писали по русскому языку.
-
Җиңүне зурлап 17.04.2015

Җиңүнең 70 еллагына багышланган шәһәркүләм чаралар башланып китте. Бүген гимназия коллективы Культура йортында ветераннар өчен оештырылган Зур концертта катнашты. Гимназия эшчеләреннән торган хорны гимназиянең музыка укытучысы Хакимова Е.Н., вальс биюен Биктаһирова Р.А. әзерләде. Җиңү бәйрәме якынлаша, бәйрәм белән ветераннарны котларга онытмыйк!
-
Имтиханнарны - бишлегә! 16.04.2015

Быелгы аттестация буенча үзгәрешләрне укытучылар бүген "үз сыртларында" татыды: алар, белемнәрен дәлилләп, тестлар үтү өчен Актанышка бардылар. Үзгәрешләр булып, тестларны онлайн формада оештыру, нәтиҗәләрнең турыдан-туры шәхси кабинетта чагылуы тора. Төрле юнәлештәге 100 сораудан торган тестларны яраткан укытучыларыгыз: Галиева Л.А., Гильмиева А.М., Шарифуллина Г.Н. "бик яхшы"га үттеләр, 80-90 балл җыйдылар. Котлыйбыз!
-
"Илһам" бәйгесе җиңүчеләре 16.04.2015

21 апрельдә Казанда “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә катнашкан 715 яшь язучы арасында гимназиядән дә дистәдән артык укучы шигырьләр, проза әсәрләре тәкъдим итте. Бәйгене оештыручылар - ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, КФУ галимнәре. Чарада галимнәр, танылган шагыйрь, язучылар катнашты, бәйрәм тантанасы котлаулар, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.Балалар өчен танылган язучылар әдәби остаханә уздырдылар, укучыларга төрле киңәшләр бирделәр. Аннан соң укучылар өчен Казан кирмәне буйлап бик кызыклы экскурсия оештырдылар. Йомгаклау тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Әлеге өлештә ТР Премьер- министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе катнашты. Аның: “Халык аның теле, әдәбияты, сәнгате яшәсә генә яши. Без чишмәләрнең саекмавын көтәбез, шуңа күрә бу чараны республика күләмендә елдан – ел югары дәрәҗәдә үткәрергә дип планлаштырабыз. Сезгә иҗат итү өчен шартлар тудырабыз. Алга таба тагын да зур залларны тутырып уздырырга язсын иде”, — дигән сүзләре укучыларны яңа әсәрләр иҗат итүгә дәртләндергәндер. Гимназиядән 1 сыйныф укучысы Галиева Э. - кечкенәләр арасында, 7 сыйныфтан Бәдриева Әлфия бәйге лауреаты булдылар.
Талантларны кечкенәдән үстерергә кирәк, киләчәктә укучыларыбыз иҗат кешеләре булып китмәсә дә, кем генә булсалар да, кайда гына эшләсәләр дә, милләт җанлы булып үсәрләр, дип уйлыйсы килә.
-
Коучинг по кооперативому обучению 15.04.2015

Сегодня гимназия принимала гостей из Сингапурской компании "Edukare International Consultancy". Тренер Джеффри провел коучинг по кооперативному обучению, посетил 3 урока, провел подробный анализ деятельности педагогического коллектива как Школа Превосходства. Урокам была дана высокая оценка, тренер отметил, что гимназия может стать школой-лидером по формированию навыков и компетенций XXI века и обучать педагогов района и республики по кооперативному обучению. На семинаре участвовали педагоги из Муслюмовского лицея - школы-партнера. Школами составлен совместный план по сотрудничеству, по обучению педагогов района кооперативному обучению в 2015-2016 учебном году.
-
Адрес межпредметной олимпиады (Г.Акыш)
12.04.2015
Всем зарегистрированным учащимся пройти олимпиаду по адресу:
Последний срок - 12 апреля, то есть, сегодня. Внимательно читайте инструкцию!
-
К.Насыйри мирасын зурлап 05.04.2015

Яшел Үзән районы, 10 нчы гимназиядә үткәрелгән "Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIII төбәкара фәнни-тикшеренү укулары" К.Насыйриның 190 еллык юбилеена багышланган иде һәм бөек мәгърифәтчегә куелачак һәйкәл урынына таш кую белән башланып китте. Бәйрәмдә катнашкан дәрәҗәле кунаклар арасында Бөтендөнья Татар Конгрессы кунаклары Ринат Закиров җитәкчелегендә килде, Президент һәм Министрлар аппаратларыннан, КФУ галимнәре, чит төбәкләрдән һәм чит илләрдән килүче кунаклар да бар иде. Мөселман модасы театры, "Сорнай" җыр-бию төркеме чыгышы, кунакларның котлаулары фәнни укуларны зур бәйрәмгә әйләндерде. Фәнни-тикшеренү конференциясенә 760 эш арасыннан сайлап, гимназиянең 9 сыйныф укучысы Низамова Алинәгә дә чакыру килде. Алинәнең чыгышын галимнәр бик кызыксынып тыңласалар да, быелга ул катнашучы сертификаты белән генә бүләкләнде, аны икенче елга да чакырып калдылар. Чакыргач, килербез, дидек без Алинә белән.
-
Гимназию приютили соседи 30.03.2015

Отныне и до конца учебного года гимназия будет функционировать в здании СОШ №3 г.Мензелинска, директором которой является Ахметшин Т.Ф. При этом гимназия будет обучать детей как самостоятельная школа, в основном, во вторую смену. Решение о вынужденных мерах приняты в связи с ремонтными работами, на общем собрании, совместно с администрацией отдела образования и администрации города Мензелинска. В последние дни учителя и учащиеся были заняты переездом, они аккуратно упоковали учебно-методический материал, переносили мебель в спортзал. В этом учителям активно помогали студенты педколледжа, за что учителя им очень благодарны.
-
Ф.Садриев исемендәге конференциядә катнашу 28.03.2015

Мөслим төбәге үз язучыларын һәрвакыт зурлый. 25 март көнне Мөслим гимназиясендә II Россиякүләм "Ф.Садриев укулары - 2015" булып узды. Фәнни-гамәли конференциядә гимназиядән Сәрия Биҗанова (фәнни җитәкчесе Галиева Л.А.) катнашты һәм "Татмедиа" АҖ филиалы - "Мәгариф" журналы әзерләгән сертификат белән бүләкләнде. 2016 ел - Ф.Садриевның юбилей елы, шул исәптән III Россиякүләм "Ф.Садриев укулары - 2016" игълан ителде.














