Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Милли көрәш батырлары 03.03.2015

Милли көрәш - спорт ярышлары арасында иң гүзәл, дәрәҗәле, затлы бәйге. Гимназия укучылары милли көрәш белән Загриев Ленар Нурович кул астында бик теләп һәм яратып шөгыльләнә, шуңа күрә уңышлары да күп була. 1 нче мартта Хуҗәмәт РМЗ призына узган ярышларда безнең малайлар барысы да Көмеш медальгә лаек булды - дәрәҗәле 2 нче урынны яуладылар. Менә алар:
5 нче сыйныф укучысы Фаррахов Ильнур - 2 нче урын,
6 нчы сыйныф укучысы Васильев Рунар - 2 нче урын,
8 нче сыйныф укучысы Сәрваров Булат - 2 нче урын.
2 нче урын һәрвакыт Җиңүгә тагын да зуррак өмет уята. Афәрин, малайлар!
-
Хуш, Әлифба! 28.02.2015

Һәр шәхес, нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, тәүге дәреслеген – “Әлифба”ны сагынадыр, аңа рәхмәтледер. Чөнки белем “Әлифба”дан башлана. Әлифба озын гомерле,тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Ә “Әлифба бәйрәме” исә иң истә калган тантаналы бәйрәмнәрнең берсе. Бүген гимназиядә 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашты. Укучылар өчен бу бәйрәм мәгънәле, мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырылган иде. Күңелле чарага әти-әниләр дә чакырылган. “Хәрефстан” иленә сәяхәт вакытында укучылар 39 бертуган хәрефнең зур әһәмияткә ия булганын төрле уеннар ярдәмендә янә искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар. Шигырь сөйләү, җыр-бию, төрле биремнәр үтәү, белемнәрне сынау ярышлары бәйрәмне тагын да күңелле итте. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды. “Әлифба” дәреслегеннән белем иленә сәяхәт башлана. Балаларда Китап белән кызыксыну кимемәсен иде. Күңелле сәяхәтләр сезгә, балалар, рәхим итегез, Белем иленә!
-
Любимая игра "Зарница" 27.02.2015

С 23 по 25 мая в гимназии проходила школьная игра "Зарница" в честь дня Победы. "Зарница" - и стрельба по мишеням, и метание гранат, и силовая подготовка, и полоса препятствий, и краеведческая викторина, и безопасное колесо. По окончании соревнований проводилась игра «Царь горы». В упорной борьбе победу одержали 4 и 7 а классы. "Зарница" завершилась митингом, посвящённом Дню Победы. Минута молчания в память о погибших. Благодарные слова Ветеранам Великой Отечественной войны. И обещания нести с гордостью звание народа-победителя.
-
Шигырь бәйгесенең күңелле нәтиҗәләре 27.02.2015

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь бәйгесен гимназиядә көтеп алалар. Ел саен укучылар бу бәйгедә бик яратып катнаша, үзләренең сүз сәнгатенә гашыйк икәннәрен, сәләтләрен күрсәтә. Бүген без 4 сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Алияне, 6 нчы сыйныфтан Низамова Сөмбелне 1 нче урын, 8 сыйныф укучысы Биҗанова Сәрияне 2 нче урыны белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Мөслимнәр белән тәҗрибә уртаклашу 27.02.2015

26 февраль көнне гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Мөслим лицеенда сингапур структуралары кулланып укыту буенча тәҗрибә уртаклашып кайтты. Районның барлык башлангыч сыйныф укытучыларын туплаган бу фәнни-гамәли семинар "Укыту-тәрбия эшендә сингапур структураларын куллану" проблемасына багышланган, әлеге юнәлештә уңай тәҗрибә туплап өлгергән укытучылар, сингапур структураларын кулланып, укучыда критик фикерләү формалаштыру буенча үз тәҗрибәләрен ачык дәресләр һәм мастер-класслар аша уртаклашты. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Харисова Ләйлә Мирзануровна район буенча үткәрелгән электрон лаборатория бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчеләрне котлады, сингапур структураларын куллануда әйдәп баручы педагогларга халыкара сертификатлар тапшырды. Мөслимлеләрнең эшчәнлеге безне сокландырды.
-
ОСТОРОЖНО, ВИРУС!!! 26.02.2015

Уважаемые педагоги, учащиеся! Обращаем Ваше внимание на распространяющийся в последнее время новый ВИРУС. Вирус распространяется через электронную почту. Чтобы не попасться на сети мошенников, не открывайте сомнительные письма. Обычно, это - извещение из Арбитражного суда. При открытии письма, все Ваше документы вирусом шифруются, то есть их больше нельзя будет открывать, изменять, или они все просто исчезнут. Антивирусники пока данный вирус не распознают.
-
Олимпиада җиңүчесе 25.02.2015

7 нче сыйныф укучысы Шәрипова Чулпан рус теленнән Республика олимпиадасында 2 нче урындагы Җиңү яулады. Укытучысы Гильмиева Алсу Минезагировнаны һәм Чулпанны бу зур казанышлары белән котлыйбыз!
-
"За творческий поиск" 25.02.2015

Диплом "За творческий поиск" получили учащиеся 9 класса Низамова Алина и Акберова Лилия, участвовав на Республиканском конкурсе-фестивале детского исполнительства "Семь нот", в номинации научно-практическая конференция учащихся. Конкурс организовал МАОУ ДОД "Детская школа искусств №7" г.Набережные Челны, а девочек подготовила учитель музыки Хакимова Е.Н.
Поздравляем с Победой!
-
Малайлар - җиңүчеләр! 24.02.2015

Февраль ае - спорт ярышларына бай ай, монда һәркем көчен һәм осталыгын күрсәтә ала. Гимназия укучылары Җиңүләр яулауны дәвам итәләр. 8 нче сыйныф укучысы Сәрваров Булат Мамадышта узган республикакүләм көрәш ярышында ЧЕМПИОН БУЛДЫ, үзенең зур Җиңүе белән остазларын, иптәшләрен һәм безне - укытучыларны да сөендерде. Булатны бу зур уңышы белән котлыйбыз! Хәзер инде укуда иптәшләрен куып тотарга, калдырган дәресләрне дә үзләштерергә кирәк була.
-
Командаларны җиңүләр белән котлыйбыз! 24.02.2015

Хәзерге заманда үсмерләр төрле компьютер уеннары белән мавыга, ләкин һәр малайның күңелендә яшерен супер агент, батыр сугышчы образы утыра. Ел саен район күләмендә оештырыла торган "Аҗаган" уеннарында катнашу малайларга яшерен хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Быелгы уеннар Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Иске Маҗын авылында булып үткән "Аҗаган" район спорт бәйгесендә катнашу өчен командага иң булдыклы һәм җитезләр сайланды. Гимназия укучылары командасы дәрәҗәле 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!














