Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Көрәшчеләр уңыш җыя 16.03.2015

Ел дәвамында көрәш түгәрәгенә йөргән малайлар төрле бәйгеләрдә катнашып, Җиңүләр яулыйлар. Татарстан Республикасының КӨРӘШ буенча үткәрелгән X нчы Спартакиадасында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Сарваров Булат 1 нче урын, Шәрифуллин Айнур 2 нче урын яулады. Җиңүләрегез белән, малайлар!
-
Танцевальная карусель 14.03.2015

Гимназия укучылары республикакүләм бию конкурсында катнашып, 1 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнделәр. “Танцевальная карусель” дип аталган бу бәйге Яр Чаллы шәһәрендә үтте һәм “Уен” бию төркеменә Җиңү китерде. Афәрин, биючеләребез, афәрин, Роза Александровна!
-
Победа на конкурсе рисунков 14.03.2015

Учащиеся гимназии Шарипова Чулпан из 7 класса и Бадертдинова Гульназ из 5 класса стали победителями на муниципальном этапе конкурса рисунков "О древнем городе Булгар и острове-граде Свияжск". Поздравляем девчонок и их руководителя - Хакимзянову Раилю!
-
Юл хәрәкәте иминлеген саклап 14.03.2015

1-3 март көннәрендә гимназиянең 1-5 нче сыйныф укучылары кинотеатрда юл хәрәкәте иминлегенә багышланган кинофильм карадылар. Соңыннан юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә юл кагыйдәләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Хезмәткәрләр кечкенә тамашачыларны бүләкләр белән шатландырдылар.
-
Живая классика 14.03.2015

Учащиеся гимназии принимали участие на Всероссийском конкурсе чтецов «Живая классика». Фатхуллина Алия, ученица 6 класса стала призером и заняла 2-ое место на муниципальном этапе.
-
Шәймәрдәндә Өстенлекле мәктәпләрләр семинары 13.03.2015

Өстенлекле мәктәп буларак, гимназиянең бер төркем укытучылары (6 укытучы) 3 көн буена 11-13 март көннәрендә Саба районы Шәймәрдән лицеенда республикакүләм семинарда булып, тәҗрибә уртаклашып кайтты. Шәймәрдән лицее Кооператив юнәлештәге сингапурча укыту буенча республикада алдынгы мәктәп санала, бирегә шундый ук юнәлештәге 10 районнан укытучылар җыелган иде. Семинарда тренинглар, ачык дәресләрдә тәҗрибә уртаклашу, методик коучинглар үткәрелде. Educare компаниясе тренеры Prakasham Thangaveloo, семинарга нәтиҗә ясап, Минзәлә гимназиясе укытучылары күрсәткән дәресләрнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.
-
8 нче Март белән котлау 06.03.2015

Менә килеп җитте тагын
Кояшлы ямьле язлар.
Бәйрәм тантанасын тоеп,
Шатлана хатын-кызлар.
Сигезенче март көнне
Хатын-кызлар бәйрәме.
Кызларга бүләк итәбез
Гөлчәчәкләр бәйләмен.
Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.
Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.Сезнең яраткан укучыларыгыз.
-
"Минзәлә дулкыннары" эфирында кунакта 05.03.2015

2 нче март көнне гимназиянең сәнгатьле сөйләм осталары "Минзәлә дулкыннары" эфирында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тапшыруда катнаштылар. Тапшыру эфирга сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә сәг. 1 дә чыгачак. 107 FM дулкынында кызларның шигырьләрен тыңлагыз!
-
8 нче МАРТ эстафетасы 05.03.2015

Менә, ниһаять, кызларны көч буенча ярыштырырга да җай чыкты. 4 нче март көнне гимназиядә 8 нче Март бәйрәменә багышланган Кызлар эстафетасы булып узды. Төрле бәйгеләрдән торган эстафетада 5-10 нчы класс кызлары көч сынашты. Бәйгенең күрке булган канат тартышу ярышында командалар үзләренең көчен генә түгел, җитезлек, хәтта акыл һәм хәйләкәрлек сыйфатларын да эшкә җикте. Дуслык җиңде.
-
Малайлардан - бүләк! 03.03.2015

Март аена - Яз һәм бәйрәм аена кердек! Табигать үзе дә безнең белән бергә куана кебек. Малайларыбыз алган Җиңүләр бәйрәмне тагын да шатлыклырак итә. 3 нче сыйныфта гына укыса да, Муринов Дмитрий йөзү буенча Башкириянең Нефтекамск шәһәрендә узган россиякүләм ярышта, 1 нче урын яулап, ҖИҢҮЧЕ булды. Без аны беренче зур җиңүе белән котлыйбыз! Молодец!
8 нче сыйныф укучысы Нәбиев Зөлфәт (рәсемдә) йөзү белән кечкенәдән шөгыльләнә. Зөлфәт тә бүген призлы урын - 2 нче урын алып кайтты. Афәрин, малайлар!














