Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Котлау 02.10.2015

Гимназиягә Укытучылар көне белән котлаулар килә башлады. Иң беренчеләрдән булып котлау сүзләре ТР Мәгариф министрлыгыннан килде.
Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Рухи үсешкә, һөнәри күтәрелешкә илтә торган мактаулы хезмәт юлы, эшегездә унышлар, гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек телибез!
Ихтирам белән, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе.
-
Школьные туры всероссийских олимпиад 01.10.2015

Организованно начались школьные туры всероссийских олимпиад. Прошли олимпиады по математике, русскому, английским языкам, экологии, экономике, физике, астрономии. С итогами олимпиад вы можете ознакомиться в разделе "Олимпиада" / протоколы олимпиад. Некоторые учащиеся стали победителем по нескольким предметам. Интересуйся, кто из твоего класса в рядах лидеров?!
-
Участвуй на конкурсах!!! 01.10.2015

Стартовали многочисленные конкурсы и дистанционные олимпиады для школьников и учителей. Прямые ссылки и положения указаны в разделе "Олимпиады и конкурсы"/ конкурсы, дистанционные олимпиады.
Пришло время состязания умов и талантов. Для ребят - честное состязание собственного ума и собственных возможностей, отличный шанс проявить себя. Для учителей - возможность открыть талантов и одаренных детей. Впередь!
-
Әхлак дәресләре үтте 25.09.2015

Бүген гимназиядә әхлак дәресләре үтте. Дәресләргә мөхтәрәм кунаклар: гимназиядә эшләп, лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз да чакырылган иде. Укучылар өчен сый-нигъмәтләрне әти-әниләре әзерләгән, мул табыннар артында бергәләп чәй эчү балалар күңеленә бик хуш килде. Корбан итеннән әзерләнгән өчпочмаклар белән сыйлауны директорыбыз Ренат Мәхмүт улы кайгырткан.
-
ГТО нормативы бирергә әзерләнәбез 20.09.2015

2015-2016 уку елында мәктәп укучылары өчен кергән иң зур яңалыкларның берсе - ГТО нормалары тапшыру булачак. Бу турыда укучыларга һәм ата-аналарга хәбәр ителде инде. ГТО нормаларын тапшыру өчен gto.ru сайтында теркәлергә кирәк, сайт аша нормативларны кайсы спорт төреннән һәм кайда тапшырырга мөмкин булуын белеп булачак. Сайтта теркәлү зур темплар белән бара, 10 көн эчендә барлык укучылар теркәлергә тиеш. Бу эштә педагогик көллият студентлары зур ярдәм күрсәтә. Рәхмәт аларга!
-
Яңа бинада беренче ата-аналар җыелышы 17.09.2015

Бүген ата-аналар җыелышында ата-аналар өчен юл хәрәкәте буенча укулар үтте. Әти-әниләр белән әңгәмәне ГИБДД хезмәткәре Марат Гарфеев үткәрде. Ул Татарстан Республикасында соңгы вакытта юл хәрәкәте торышы белән таныштырды, фактлар китереп сөйләгән чыгыш бик үтемле булды.
Җыелышта әти-әниләр узган уку елындагы белем сыйфаты нәтиҗәләре, яңа уку елына билгеләнгән бурычлар белән таныштылар. ЕГЭ нәтиҗәләре буенча гимназия районда икенче позициядә тора. 9 сыйныфлар 3 мәҗбүри, 2 сайлап алу буенча имтиханнар бирәчәкләр. Укыту буенча директор урынбасары Хәлиуллина Г.С. ата-аналарны үз бурычлары һәм хокуклары белән таныштырды.
-
Укучылар патрульдә 17.09.2015

Укучыларыбыз бүген юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча патрульлек иттеләр. 8 сыйныф укучылары ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә машина хуҗаларына кисәтүләр ясадылар, закондагы үзгәрешләр белән таныштырдылар. Балаларга бик ошады бу эш. Үскәч, бәлки алар беркайчан да бозмас юл хәрәкәтен...
-
Объявляется прием в первый класс 2017 г. 16.09.2015

Кадерле ата-аналар! Дорогие родители!
МБОУ “Гимназия” объявляет набор детей в 1 класс на 2016-2017 учебный год
Первое занятие – 3 октября 2015 г в 9 часов.
Набирает класс – учитель высшей квалификационной категории
Гимадеева Разина Байчуриновна (Тел : 8-927-486-41-55)
Добро пожаловать в новую гимназию!
Яңа гимназиябезгә рәхим итегез!
-
Гимназиянең туган көне белән! 12.09.2015

Бүген - ГИМНАЗИЯБЕЗНЕҢ ТУГАН КӨНЕ! Гимназия 1998 елның 12 сентябрендә ачылган. Аны ачуда Татарстанның шул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев үзе катнашкан. Гимназия күп еллар (17 ел!) дәвамында шәһәребездә туган телдә белем бирүче милли белем йорты булып кала килә. Гимназиянең беренче директоры - Татарстанның атказанган укытучысы - Хәлимова Гөлфия Котдус кызы, ул гимназияне 15 ел буе җитәкләде. Гимназиядә шулай ук Татарстанның атказанган укытучысы Гыйбадуллина Җәүһәрия Абдулла кызы, Хәбибуллина Гөлсәрия Сәлихҗан кызы, Ханнанова Флера Шәрип кызы, Мингазова Фәнҗия Риза кызы күп еллар буена хезмәт куйды.
Гимназия 2015 елда яшь һәм талантлы директор - Ибраһимов Ренат Мәхмүт улы җитәкчелегендә үзгәртеп корылган бинага күчте, яңа көч һәм тырышлык белән эшләп китте. Гимназияне яңа үрләргә күтәрүдә 23 укытучы хезмәт куя, укучылар саны - 194.
Туган көнең белән, гимназия! Бәйрәм белән, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар!
Гимназия турында видеода карагыз: http://vk.com/video23350601_171322210
-
Тупач мәктәбен ачу вакыйгасы 11.09.2015

Гимназия укучылары һәм "Уен" бию ансамбле бүген Тупач мәктәбен ачу тантанасында катнашты, ә дөресрәге, тантананы оештыручыларның берсе булды. Бүгеннән сәламәтлекләре буенча Тупач мәктәбендә укырга тәкъдим ителгән укучылар барлык шартлар тудырылган мәктәптә укып, иптәшләрен укуда куып тота ала. "Уен" биюләре барлык килгән кунакларга да бик охшаган. Ә укучыларыбызга иң охшаган нәрсә - Казан кунакларының күз алдында вертолетта килеп китүләре булган. Заманча мәктәптә - заманча кунаклар, шәп!














