Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия" г. Мензелинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мензелинский район, г.Мензелинск, ул.Челнинский тракт, д.1А |
| Телефон: | +7(855)-553-51-01 |
| E-Mail: | Gt.Mnz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия" г. Мензелинска РТ |
| Руководитель: | Галиева Лилия Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 322 |
| У нас учат: | 33 |
Новости гимназии
"Илһам" бәйгесе җиңүчеләре
Опубликовано: 16.04.201521 апрельдә Казанда “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе һәм җиңүчеләрне премияләр белән бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә катнашкан 715 яшь язучы арасында гимназиядән дә дистәдән артык укучы шигырьләр, проза әсәрләре тәкъдим итте. Бәйгене оештыручылар - ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, КФУ галимнәре. Чарада галимнәр, танылган шагыйрь, язучылар катнашты, бәйрәм тантанасы котлаулар, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.Балалар өчен танылган язучылар әдәби остаханә уздырдылар, укучыларга төрле киңәшләр бирделәр. Аннан соң укучылар өчен Казан кирмәне буйлап бик кызыклы экскурсия оештырдылар. Йомгаклау тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Әлеге өлештә ТР Премьер- министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе катнашты. Аның: “Халык аның теле, әдәбияты, сәнгате яшәсә генә яши. Без чишмәләрнең саекмавын көтәбез, шуңа күрә бу чараны республика күләмендә елдан – ел югары дәрәҗәдә үткәрергә дип планлаштырабыз. Сезгә иҗат итү өчен шартлар тудырабыз. Алга таба тагын да зур залларны тутырып уздырырга язсын иде”, — дигән сүзләре укучыларны яңа әсәрләр иҗат итүгә дәртләндергәндер. Гимназиядән 1 сыйныф укучысы Галиева Э. - кечкенәләр арасында, 7 сыйныфтан Бәдриева Әлфия бәйге лауреаты булдылар.
Талантларны кечкенәдән үстерергә кирәк, киләчәктә укучыларыбыз иҗат кешеләре булып китмәсә дә, кем генә булсалар да, кайда гына эшләсәләр дә, милләт җанлы булып үсәрләр, дип уйлыйсы килә.
Источник: МБОУ "Гимназия"
К списку новостей














