муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120
-
Белем көне. 01.09.2011

Туган җирнең һәрбер почмагында
Каршылыйлар белем бәйрәмен
Яңгырый сабыйларның шат авазы,
Кулларында - чәчәк бәйләме.
1 нче сентябрь таңы тантаналы линейкага 161 укчыны җыйды.Шулар арасында бу көнне зарыгып көткән 1 нче сыйныфка килүче 9 укучы да дулкынланып басып торды. Флагны күтәрү 11 нче сыйныф укучылары: уку алдынгысы Губайдуллина Гөлфинә һәм көрәш буенча РФ чемпионы Назмиев Айнурга тапшырылды. Барлык мәктәп тын калып Татарстан гимнын тыңлады, флаг күтәрелүне күзәтте. Яңа уку елы башлануын мәктәп директоры Хазиев Гомәр Хашим улы тантаналы рәвештә игълан итте. Аннан сүз килгән кунакларга бирелде. Авылның имамы Миннемулла хәзрәт, җирлек башлыгы Маликов Р.Ф., "Урал" колхозы профсоюз идарәсе,район админстрациясе исеменнән балаларны яңа уку елы белән котлады, 1 нче сыйныфларга истәлек бүләкләре тапшырылды.Линейка 11 нче сыйныф укучылары көче белән хәзерләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль композиция белән дәвам итте.Гарапшин Мәгъсүм, Хаммадиев Ирек, Хасанова Илүзә, Гатауллина Зәлинәләр моңлы җырлары белән сокландырса, уккучылар укытучыларына булган якты хисләрне шигырь юллары белән чәчәк букетына төреп бирде.Менә аяз күкне яңгыратып көмеш кыңгырау чыңлады, балалар сыйныф җитәкчеләре белән белем дәресләренә кереп киттеләр.
Яңгырый, тагы яңгырый кыңгырау классларда,
Бугеннән, Белем көненнән уку елын башларга! -
Тукай эзләре буйлап 20.07.2011

Билгеле булганча 2010 елны барча төрки халыклар бөек шагыйрь Габдулла Тукай елы буларак билгеләп үтә.Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында бәйрәм-кичәләр оештырыла, класс сәгатьләре үткәрелә. Шул уңайдан мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчәләре Мухаметшин Руслан Рашит улы, директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Мухаметшина Фирая Шарифулла кызы белән берлектә Тукайның балачагы үткән Кырлай авылына экскурсиягә бардылар. Музеенда булып, Кырлай табигате белән хозурланып онытылмаслык истәлекләр белән кайттылыр.
-
Вариска алу. 19.05.2011

Бүген мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучыларын вариска алу тантаналы линейкасы булып үтте. Һәр ел саен 19 май - пионерия көнендә эзтабарларны вариска алу матур традииягә әйләнде.Бу көнне балалар дулкынланып көтеп алалар: варис законнарын өйрәнәләр, тантаналы вәгъдә бирергә әзерләнәләр. Һәр елдагыча көн башында Балыклы, Казаклар куст мәктәпләре 4 нче сыйныф укучылары математикадан контроль эш эшләделәр, бер дәрес тәмамлангач оешманың барча әгъзалары залда тантаналы линейкага җыелды. Варис законнары һәм тантаналы вәгъдә бирелгәннән соң, Фәнис Яруллин исемендәге балалар республикасы әгъзалары- 5 нче сыйныф укучылары яшь дуслары муеннарына галстуклар такты. Аларны мәктәпнең завучы, заманында үзе дә дружина советы председателе булган,Фирая Шарифулловна котлады. Яшь варислар чын алмаш булырга сүз бирделәр һәм маршка атлап сыйныфларына юнәлделәр. Яңа отряд варислары туган якны өйрәнү музеенда да булды.Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте
- Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган регионара фәнни -гамәли конференция 16.05.2011
- Группа Память 15.05.2011
- Результаты ЭМУ 12.04.2011
-
I место на конференции
07.04.2011
Марданова Азалия заняла 1 место на I зональной научно - практической конференции .
-
Элифба бэйрэме 24.03.2011

-
Итог методической недели 19.03.2011

17 марта - итог методической недели
- родительское собрание 18.03.2011















