муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120
-
Театр яктылыкка илтә 04.03.2013

Драма кружогына йөрүче балалар Таҗи Гыйззәтнең " Кыю кызлар" спектаклен сәхнәләштерде. 6 мартта район күләмендә уздырылучы конкурста катнашачаклар. Уңышлар сезгә!
-
Ә. Каримуллин исемендәге фәнни- гамәли конференция
28.02.2013
27 февраль көнне Саба гимназиясендә уткәрелгән Ә. Каримуллин исемендәге фәнни - гамәли конференциядә 11 сыйныф укучыларыбыз Гилметдинова Гөлия, Марданова Азалия, Халиков Айназ уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Минем спорт сөюче гаиләм 26.02.2013

Буген 6 сыйныфлар " Минем спорт сөюче гаиләм " дигән кичә үткәрделәр. Анда әти- әниләр чакырылган иде. Кичә тәмәке тарту, наркомания, эчкечелеккә каршы сөйләшүдән башланды. Аннары укучылар әти- әниләре белән төрле спорт уеннары уйнады. Кичә укучыларга да, килгән кунакларга да бик ошады.
-
41 нче ел балалары 19.02.2013

Бүген мәктәптә 1941 нче елда туганнар белән " Урланган балачак" исемле кичә үткәрелде. Кичәне 7 нче сыйныф кызлары " Урланган балачак " дип аталган әдәби- музыкаль композиция белән башлап җибәрде. Үзенең 40 ел гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган, пенсионер укытучы Саляхова Рәсимә Харисовна ятимлектә үткән балачагы турында сөйләгәндә еламый мөмкин түгел иде. Музей җитәкчесе Якупова Зөлхәбирә Мортаза кызы "Хәтер" группасының эшчәнлеге турында сөйләгәнне дә балалар бер сулышта тыңлады.
-
Нырьяда көрәш
18.02.2013
15 февральдә Нырьяда уздырылган район җыелма командасына сайлап алу ярышында үз үлчәү авырлыкларында Галиев Н. - 1, Хакимзянов Р. -1, Залялетдинов Ф. - 1, Хазиев И. - 1, Мамадҗанов И. - 3, Саляхов С. - 3, Шайхутдинов Р. - 2 урыннарны алдылар.
-
"Аҗаган" 18.02.2013

16 февраль көнне хәрби патриотик айлык кысаларында " Аҗаган " уены оештырылды. Анда укучылар турникта тартылу, автомат сүтеп кору, аркан тартышу, противогаз кию, медицина белемнәрен һәм I ярдәм күрсәтү буенча көч сынаштылар. 1-5 сыйныфлар 1, 5 км, 6-11 сыйныфлар 3 км марштан сон, сугышта һәлак булган бабаларыбызга рәхмәтләрен 1 минут тынлык белән белдерделәр.
-
Рифә Рахман белән очрашу 15.02.2013

Бүген мәктәптә якташ язучыбыз, үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рифә Рахман белән очрашу кичәсе булып узды. Беренче булып , отрядлары аның исемен йөртүче 7 нче сыйныф укучылары Рифә апаларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, аннан соң Рифә Фәтхрахман кызы талантлы балалар белән мастер- класс үкәрде, ахырдан очрашуга бөтен мәктәп кушылып, ул залда дәвам итте. Очрашу онытылмас мизгелләр калдырды.
-
4 сыйныфларда мониторинг 09.02.2013

4 сыйныфларда 6нчы февраль көнне татар теле һәм математика, 7 февраль көнне рус теле һәм әйләнә - тирә дөнья дәресләреннән мониторинг үткәрелде. Балаларның барысы да уңышлы эшләгәннәрдер дип ышанып калабыз.
-
Гран-при Иректә! 29.01.2013

4 нче сыйныф укучысы Хаммадиев Ирек Кукмара муниципаль районы Дусай авылында үткәрелгән Заһретдин Фахретдинов исемендәге җыр фестиваленнән Гран-При белән кайтты. Котлыйбыз сине Ирек! Афәрин! Укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шарифулла кызы белән тагы да зур үрләр яулавын теләп калабыз!
-
Волейболчылар 3 нче! 29.01.2013

Волейболчы егетләр: Халиков Айназ, Хабибуллин Рамил, Галиев Алмаз, Галиев Нияз, Хабриев Нияз Мамадышта уздырылган ярыштан 3 нче урынны алып кайтты.Молодцы!















