муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120
-
Тәҗрибә 09.02.2012

8 февраль конне тәнәфес вакытында физика һәм математика укытучысы Азат Гаделахатович укучыларга " Атмосфера басымы " турында тәҗрибә күрсәтте. Укучылар бик кызыксынып нәрсә буласын күзәтте һәм ял итте.
-
Викторина 01.02.2012

31 гыйнвар конне 5 - 11 класслар арасында " Математик викторина " үткәрелде. Ин зирәк укучы булып 8 класстан Гарапшин Мәгъсүм танылды. Ә класслар буенча 8 һәм 9 класслар җиңүче булды.
-
Район башлыгы призына көрәш ярышы 28.01.2012

Район башлыгы Рахматуллин Равиль Шәйдәүләт улы призына көрәш ярышында безнең егетләр командасы 1 нче урынны яуладылар: Кубок безнең мәктәптә!!!
-
Ата - аналар җыелышы
28.01.2012
26 гыйнвар көнне мәктәптә ата- аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышка мөхтәрәм кунаклар Хабибуллина З. Л., Хафизуллина З. Х. , Габдрахманова Г. Ф. килгән иде.
-
Р. Фәхретдин исемендәге конкурсы
26.01.2012
24 гыйнвар көнне уздырылган күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I районкүләм фәнни- тикшеренү конкурсында 2 урынны алды. Аны һәм җитәкчесе Нәзирә Әхмәтҗан кызын тәбрик итәбез. Алга таба да уңышлар телибез.
-
ОБЖ фәне буенча олимпиада 25.01.2012

Безнең мәктәп укучысы Галиев Нәфис ОБЖ фәне буенча район олимпиадасында җиңеп, 9 сыйныфлар арасында Ботенроссия регионы этабында район данын яклады. Анда уңышлы чыгыш ясап сертификат алып кайтты. Әфәрин!!! Аңа һәм җитәкчесе Альбина Хафизовнага алга таба да уңышлар телибез!
-
Волейбол 23.01.2012

21 январь конне мәктәп базасында Рәдис Хайруллин истәлегенә волейбол турниры булып үтте. Егетләребез үзләренең осталыкларын күрсәтте.
-
Хайруллин Рәдис призына волейбол ярышы. 21.01.2012

1989 нчы елда Татарстан чемпионы титулын яулаган , бүгенге көндә мәрхүм, Хайруллин Рәдис призына район күләмендә волейбол ярышы үтте. Ярышны аның истәлегенә дусты Аглиуллин Фәнил спонсорлар ярдәме белән оештырган иде. Командалар арасында 1 нче урын Яниль, 2 нче урын Сәрдек, 3 нче урында Олыяз командасы булды.
-
Ботенроссия дистацион олимпиадасы 22.12.2011

Мәктэбебезнең 16 укучысы Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында катнашып 6 сыйныф укучылары Сабирова Айгөл һәм Хазиахметова Илсинә 3 урынга лаек булдылар. Алар дипломнар , ә калган укучылар сертификатлар б-н бүләкләнделәр. Әлеге укучыларны һәм аның укытучыларын шушы зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!
-
Район олимпиадалары призерлары һэм жинучелэре 22.12.2011

Район олимпиадалары җиңучеләрен һәм призерларын котлыйбыз.
Менә алар:
- 10 сыйныфтан Абдуллина Гөлназ, рус теле - җиңүче ( ук. Мазитова М. В. );
- 6 сыйныфтан Хайруллина Алия, технология - призер ( ук. Багавиева А. М.) ;
- 8 класстан Галиев Нәфис , ОБж - призер ( ук. Шарафиева А. М.);
- 10 класстан Гилмутдинова Гөлия , татар теле - призер (ук. Гафиева А. Р.);
- 10 класстан Гаязова Фирүзә , татар әдәбияте - призер (ук. Гафиева А. Р.);
- 3 класстан Гилметдинов Рәдиф, рус теле - призер (ук. Гилмутдинова З. Ш.);















