муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
Руководитель: | Гарипов Алмаз Минниахметович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 153 учащихся, 42 воспитанников |
У нас учат: | 32 педагога |
-
Фәнис Яруллин 13.02.2025
Дөньяда һичбер җиңү дә
Бирелми җиңел, ансат.
Акны ак дип әйтергә дә
Батырлык кирәк кайчак.
Февраль аенда, Җилкәннәре җилдә сыналса да, тормышындагы сынауларга бирешмичә үз юлын тапкан, һәркемгә үрнәк булырдай татар шагыйре, язучы, драматург -Фәнис Яруллинның туган көне.
Җилкән ул - символ. Тормыш - диңгез. Егылган җилкәнен торгызырга тырышып, геройларның рухи дөньясын әдип бик нечкәлек белән детальләп сурәтли. Шушы әсәре генә дә ни тора Фәнис Яруллинның!
Шул уңайдан мәктәбебез китапханәчесе Ахметзянова Л. Г. һәм татар әдәбияты укытучысы Гафиева А. Р. Фәнис Яруллинның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча чара үткәрделәр.
-
Эфган 13.02.2025
1979 нчы ел, 27 нче декабрь. Бу көн балалары Әфганстан җирендә хезмәт иткэн аналарга зур кайгы алып килгән көн. 15 февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Мәктәптә "Әфганстан сугышы -авылым язмышында" дигән проект эшен дәвам итәбез. Авылыбызның 10 лачын кебек егете Әфган җирендә, 7 егет - Чечня җирендә хезмәт иткән.
Бүген Закиров Ильяс Минегаян улын искә алып, әнисе Гамилә апаны туган көне белән котлап кайттык. Ильяс бүгенге көндә безнең арабызда юк инде. Әнисе аның турында истәлекләр белән уртаклашты.
-
"Битва хоров" 12.02.2025
12 февраль көнне безнең мәктәптә патриотик җырлар бәйгесе узды (Битва хоров).Җырларның тематикасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучыларга багышланган иде.Бәйгенең төп девизы: «Беркем дә,бернәрсә дә онытылмады».Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалардан алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр көч сынашты. Барлык сыйныфлар да үзләренең җырлау осталыкларын күрсәттеләр.