муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120
-
Яна елга эзерлек 22.12.2011

12 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр мәктәп укучылары мәктәп каршында кар сыннары ясау б-н шогыльләнде. Мэктәп яны чыршысы да үзенең утларын яндырды. Мәктэптә "Яна ел" җиткәне сизелә башлады.
-
КМБ утырышы
21.12.2011
19 нчы декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучыларының КМБ утырышы булып узды. Аның кысаларында Гильметдинова З. Ш. һәм Назмиева Г. Ф. тарафыннан ачык дәресләр күрсәтелде.
-
Безнең мәктәп укучысы - Россия чемпионы 16.12.2011

14 декбрьдә Уфа шәһәрендә узган татар- башкорт көрәше буенча Россия чемпионатында 11 сыйныф укучысы Нәҗмиев Айнур 1 урынны алып, "Россия чемпионы" титулын яулады. 5 яшеннән көрәш нечкәлекләренә төшенеп үскән егет әлеге исемгә бик лаек. Әфәрин Айнур! Аны шушы дәрәҗәгә кадәр үстергән тренеры Илсур Туфан улын да котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Все профессии важны, все профессии нужны 14.12.2011

-
Урының оҗмахта булсын, Фәнис абый! 09.12.2011

73 яшендә шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллин вафат булды. Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты Фәнис Яруллин 53 ел урын өстендә ятып иҗат итте.
Безнең мәктәпнең балалар оешмасы да Фәнис Яруллин исемен йөртә. Без аның тормыш юлын үзебезгә маяк итеп куябыз. Фәнис абыйның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. -
Күңелле стартлар! 30.11.2011

Бүген мәктәптә 5 -6 нчы сыйныфлар арасында, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау йөзеннән, " Күңелле стартлар" уены уздырылды. Һәр ике команда да уеннарда актив катнашты. Алар скакалкада сикерде, баскетбол тубы атты, капкага футбол тубы типте һәм башка күңелле стартларда көч сынашты. Уеннар Дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
Әни җирдә иң зур кеше.
29.11.2011
Кадерле әниләр! Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
-
Әнием янда торсын! 29.11.2011

Бүген бездә зур бәйрәм- Әниләр бәйрәме булды. Әлеге бәйрәмгә һәр сыйныф зур тырышлык белән әзерләнде: стена газеталары чыгарылды, сочинениеләр язылды, шигырьләр иҗат ителде, концерт номерлары өйрәнелде.Концерт программасы " Әнием" видеоролигы белән башланды.Һәм программаны башлангыч сыйныфларның матур шигырьләре, 6 нчы сыйныф укучыларының дәртле биюләре, Тимергалиева Айсинә, Гатина Айгөл, Курбанов Ильяс, Каюмов Ильназ, Хасанова Илүзә, Хаммадиев Ирекләрнең моңлы җырлары белән бергә үрелдереп , бишек җырларына бәйләп башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна алып барды. Концерт дәвамында мәктәп тормышын чагылдырган презентация күрсәтелде. Бәйрәм тәмамлангач әниләр шат елмаеп өйләренә таралышты.
-
Добро акциясе 23.11.2011

Ходаның һәр бирмеш көнендә
Бер матур як белән ачылыйк:
Һәркемнең гомере бер генә,
Яхшылык эшләргә ашыгыйк.
Башлангыч сыйныф укучылары телевидениенең беренче каналы үткәрүче “ Добро” акциясендә катнашты. Алар кәрәзле телефоннары аша 75 сум акчаны балалар йорты счётына күчерделәр.
-
"Медвежонок" конкурсы 18.11.2011

Мәктәпнең 16 укчысы ( 2-11нче сыйныфлар), укучылар арасында рус теле буенча үткәрелүче, халыкара "Русский медвежонок" конкурсында катнаша. Почта аша килгән сорауларга җаваплар, бланкларга тутырылып, инде оештыучыларга җибәрелде.















