МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Халыкара өлкәннәр көне 01.10.2012

1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар планлаштырылган, шуның берсе бүген үтте. Авыл җирлеге Закиров ис. ААҖ белән берлектә өлкәннәрне мәктәпкә җыеп кунак итте, ә безнең укучылар, хөрмәтле өлкәннәребез күңелле ял итсеннәр дип концерт куйдылар.
-
"Уңыш-2012" ярминкәсе 30.09.2012

Бүген районда "Уңыш-2012" көзге ярминкәсе узды. Әлеге ярминкәдә без дә катнаштык. Укучыларыбыз концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
-
Дружинаның отчет-сайлау җыены 28.09.2012

Бүген мәктәптә "Күгәрчен" дружинасының отчет-сайлау җыены узды. Әлеге җыенда педагог- оештыручы Хәйретдинова Л.Р. узган уку елындагы эшләргә анализ ясады, әлеге уку елына дружинаның эш планы белән таныштырды. Соңыннан укучылар советына әгъзалар, президент, министрлыклар яңадан сайланды. Президент итеп 7 нче сыйныф укучысы Хуҗина Гүзәл билгеләнде, дружина советы рәисе үзгәрешсез калды, ул -7 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинова Илзирә. Тәртип саклау министры- 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманов Ранис ("KALKAN" профилактика отрядының командиры).
-
"Чисталык дәресе" 27.09.2012

Бүген мәктәбебездә, "Планетабызны чүп-чардан чистартыйк" Бөтендөнья акциясе кысаларында узучы, республикакүләм табигатьне саклау акциясе -"Чисталык дәресе" узды. Һәр сыйныф җитәкчесе әлеге дәресне төрле формада, укучыларның аңнарына барып җитәрлек итеп үткәрде. 1 нче, 4 нче сыйныф укучылары видеофильм карадылар, 2 нче сыйныф укучылары дәресне урамга чыгып үткәрделәр. Калган сыйныфларда исә дәрес түгәрәк өстәл артында әңгәмә рәвешендә үткәрелде.
-
Көзге кросс 24.09.2012

23 сентябрь көнне мәктәптә көзге "Милләтләр кроссы" узды. Әлеге кросста 1-9 сыйныф укучылары, укытучылар, хәтта балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар да катнашты. Укучылар арасыннан финишка беренче булып 5 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллин Данияр белән 6 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллин Ранис килделәр. Укытучылар арасында Хәйретдинова Лилия Рифкать кызына тиңнәр булмады. Ә балалар бакчасындагы сабыйлар арасында беренчелек- киләсе уку елында мәктәпкә керүче Сабиров Камильдә.
-
Көзге бал бәйрәме 22.09.2012

Кичә 21 сентябрь көнне, безнең мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме узды. Ләкин без аны мәктәптә түгел, ә урманда үткәрдек. Дәресләрдән соң барлык укучылар һәм укытучылар урманга җыенып мендек. "Алтын көз" хөкем сөргән табигать белән хозурландык. Укучылар төрле уеннар уйнадылар, ә укытучылар аларны казанда пылау пешереп сыйладылар. Ахырдан укытучылар һәм укучылар арасында футбол ярышы оештырылды. Җиңүче булып укучылар командасы калды.
-
"Грамотей марафон" 18.09.2012

2011-2012 нче уку елының май аенда 5-8 нче сыйныф укучыларыбыз, интернет аша, рус теленнән "Грамотей марафон"ында катнаштылар (укытучы Хәсәнова Э.Г.). Әлеге конкурсның нәтиҗәләре озак көткәннән соң шушы көннәрдә генә билгеле булды. Нәтиҗәләребез сөенерлек, укучыларыбыз Бөтен Россия күләмендә укучылар арасында беренче 20 урынга керә алганнар. Бүген мәктәпкүләм линейкада әлеге укучыларны котлап конкурсның мактау кәгазьләре һәм бүләкләре тапшырылды.
-
"Игътибар- балалар!" 13.09.2012

Укучыларны юлда йөргәндә һәлакәтләргә очраудан саклау, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү максатында, мәктәбебездә 13 август- 13 сентябрь көннәрендә "Игътибар- балалар!" дигән профилактик акция узды. Акция кысаларында һәр сыйныфта сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1 нче сыйныф укучыларына яктылыкны кайтаручы светофор эмблемалары таратылды.
-
"Финанс грамоталылык көне" 08.09.2012

7 нче сентябрь көнне мәктәбебездә "Финанс грамоталылык көне" нә багышланган чара үтте. Әлеге чараны 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары Пантелеева Татьяна Александровна һәм Хәсәнова Фәһимә Габдулловна үткәрделәр. Чараның беренче өлеше лекция формасында узды, аны Пантелеева Т.А. укыды, икенче өлешендә Хәсәнова Ф.Г. укучыларны ике командага бүлеп интеллектуаль бәйге уздырды.
-
Ата- аналар җыелышы 06.09.2012

Бүген бездә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышның максаты- ата- аналарны мәктәптәге яңа укытучылар белән таныштыру иде. Шулай ук җыелышка кадәр һәр ата- анага мәктәп эшчәнлеген чагылдырган анкета таратылды, җыелыш барышында әлеге анкеталар анализланды. Мәктәптә оештырылган түгәрәкләр, ашханәдә укучыларның туклануы- болар көн тәртибендәге мәсьәләләр иде.








