МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Ачык дәресләр 01.11.2012

Мәктәптә фән укытучылары план буенча ачык дәресләр үткәрәләр. Чираттагысы бүген үтте. 1 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы яңа стандартлар буенча, математикадан "6 санын өйрәнү" дәресен күрсәтте.
-
Хеллоуин кичәсе 31.10.2012

Бүген мәктәптә, традицион булмаган чара - Хеллоуин кичәсе үтте. Әлеге кичәне инглиз теле укытучысы Шаһиева Алинә Габбас кызы оештырды һәм үткәрде. Чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары 2 командага бүленеп инглиз теленнән үзләренең белемнәрен сынадылар. Укучыларның барысы да диярлек костюмнардан килгәннәр иде. Соңыннан укучылар "комната страха" дигән бүлмәгә кереп үзләренең куркуларын җиңделәр. Чара укучыларга һәм укытучыларга бик ошады.
-
Парламент дәресе 26.10.2012

23 нче октябрь көнне, район мәгариф бүлегенең 26 нчы сентябрьдән 53 нче № лы приказы нигезендә, мәктәптә парламент дәресе үткәрелде. Әлеге дәресне 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Пантелеева Т.А. үткәрде. Әлеге дәрес "Гражданинның конституцион хокуклары һәм бурычлары" дигән темага багышланган иде.
-
Мини футболдагы уңышлар
24.10.2012
23 нче октябрь көнне мәктәбебез егетләре мини футбол буенча ярышларның район турында, Федоровское мәктәбе командасына гына бирешеп 2 нче урын яулап кайттылар. Ә аңа кадәр, 19 нчы октябрьдә үзебезнең мәктәптә узган ярышларның зона турында Кайбыч һәм Ульянково мәктәпләре командаларын җиңеп 1 нче урын яулаган иделәр. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа ярышларда уңышлар телибез!
-
1 сыйныфта "ачык ишек"ләр көне 19.10.2012

Бүген 1 нче сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова Алсу Назым кызы, әти- әниләр өчен "ачык ишекләр" көне үткәрде. Укучыларның әниләре мәктәпкә килеп, әлифба һәм азбука дәресләрендә балаларының дәрестә үз-үзләрен тотуларын һәм дәрестә катнашуларын күзәттеләр, соңыннан укытучының киңәшләрен алдылар.
-
Көзге табигатькә экскурсияләр 12.10.2012

Табигатьтә "алтын" көз хөкем итә. Әлеге матурлыкка хозурлану өчен сыйныф җитәкчеләре укучылар белән табигатькә экскурсияләр оештыралар. Әлеге үрнәкне 6 сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. күрсәтте. Укучылары белән (6 сыйныф) , дәресләрдән соң көзге табигатькә чыгып бәрәңге пешерделәр.
-
Өлкәннәр декадасы 09.10.2012

Өлкәннәр декадасы уңаеннан мәктәптә "Әбием сандыгыннан..." дип аталган күргәзмә оештырылды.
-
Котлыйбыз!
07.10.2012
6 нчы октябрь район мәдәният йортында районыбыз укытучыларын бәйрәм белән котладылар. Әлеге чарада безнең мәктәп укытучылары да катнашты. Балалар бакчасы җитәкчесе Хөсәенова Лилия Тәлгать кызы һәм Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы район мәгариф бүлеге мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Халыкара укытучылар көне 06.10.2012

Кичә Халыкара укытучылар көнендә мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Шуларның берсе- мәгариф системасында күп еллар хезмәт куйган өлкән укытучыларыбызны бәйрәм белән котлау иде. Укучылар хөрмәтле өлкәннәребезне котлап аларның өйләренә барып хәлләрен белделәр, чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр.
-
Мәктәптә үзидарә көне 05.10.2012

Бүген мәктәптә үзидарә көне булды. 6-9 сыйныф укучылары үзләреннән кечерәк сыйныф укучыларына һәм башлангычларга дәрес бирделәр. Дәресләрдән соң, укытучыларны котлап, укучылар үз көчләре белән оештырылган концерт куйдылар.








