МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Ачык ишек"ләр көне 08.12.2012

Бүген мәктәптә 5- 9 нчы сыйныф укучыларнының әти- әниләре өчен "Ачык ишек"ләр көне үткәрелде. Ягъни, һәр ата- ана баласы укыган сыйныфка килеп, күңеле теләгән дәрескә кереп, баласының укуын; дәрестә катнашуын, үз-үзен тотуын күзәтергә мөмкин иде. Актив ата-аналар шактый җыелган иде, дәресләрдә ата- аналарның катнашуы: 5 нче сыйныфта - 86%, 6 нчы сыйныфта - 80%, 7 нче сыйныфта - 43%, 8 сыйныфта - 50%, 9 сыйныфта - 50% тәшкил итте. 1-4 сыйныф укучыларының ата-аналары өчен "ачык ишек"ләр көне аерым дата буенча үткәреләчәк.
-
Сәламәтлек театры 06.12.2012

5 нче декабрь көнне район мәдәният йортында "Олимпийский наш привет!" дигән мәктәп сәламәтлек театрларының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәп "Куян һәм аның дуслары" дигән әкият белән катнашты. Шунысы куанычлы, 1-4 нче сыйныф укучылары арасында без 1 нче урын яуладык. Нәни артистларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар телибез, һәм аларны шушы җиңүләре белән кайнар котлыйбыз!
-
Рус теленнән ачык дәрес 04.12.2012

Бүген рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәсәнова Эльмира Галимулловна 6 нчы сыйныфта рус теленнән, яңа стандартлар буенча "Разносклоняемые существительные" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес бик уңышлы узды, укучылар дәрестә күп эш башкардылар, дәреснең темасын фикер йөртүләр аша үзләре ачтылар.
-
Спорт - яман гадәтләргә каршы 30.11.2012

Бүген мәктәптә "Спорт- альтернатива пагубным привычкам" Бөтенроссия акциясен йомгаклау этабы үтте. Әлеге уңайдан, 4-9 нчы сыйныф укучылары өчен күңелле стартлар оештырылды, ә 1-3 сыйныф укучылары татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Шулай ук әлеге темага багышланган сыйныф сәгатьләре дә үткәрелде.
-
Әниләр көне 29.11.2012

27 нче ноябрь көнне мәктәптә Әниләр көнен билгеләп үттек. Әлеге кичәдә укучылар әниләрен бәйрәм белән котлап, концерт номерлары бүләк иттеләр. Мәктәптә эшләүче "Җырлыйк әле" һәм "Сәхнә йолдызлары" түгәрәкләренә йөрүче балалар да әниләрен котлап матур номерлар әзерләгәннәр иде. Соңыннан барлык әниләрне һәм укытучыларны бәйрәм белән котлап, мәктәбебез горурлыгы- җырчы Ландыш Хөсәенова үзенең матур җырларын башкарды.
-
"Яшь талантлар - куркынычсызлык өчен" 27.11.2012

Укучылар арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалаучы “Яшь талантлар – куркынычсызлык өчен” дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваленең муниципаль этабы кысаларында үткән конкурста безнең укучылар да катнашты. Җыр колективлары арасында үткән ярышта безнең кызлар (җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.), янгын куркынычсызлыгы турында такмаклар башкарып 2 нче урынга лаек булдылар.
-
"Төчкердек без ГРИППка" 24.11.2012

Кичә, 23 нче ноябрь көнне авылыбыз фельдшеры Сафина Л.Х. мәктәпкә килеп укытучыларга, һәм әти- әниләре рөхсәт иткән укучыларга ГРИППка каршы профилактик вакцина ясап китте. Шулай ук, туган көннәре ноябрь- декабрь аенда булган укучыларга "Манту реакциясе"н тикшерү прививкалары ясады.
-
Мәктәптә бердәм өмә 21.11.2012

Ял көннәрендә мәктәптә зур өмә булды. Мәктәп җитәкчелеге мөрәҗәгате буенча әтиләр, абыйлар мәктәп территориясен чистартуда зур ярдәм күрсәттеләр. Әлеге эшне башкару өчен электр пычкысы, балта, трактор белән килүче әтиләр дә бар иде. Яңгыр сибәләп торуга һәм көн салкынча булуга карамастан, күмәк көч белән бик зур эш башкарылды. Кадерле әтиләребезгә, абыйларыбызга без бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сәламәтлек театры конкурсының мәктәп этабы 12.11.2012

Мәктәптә"Олимпийский наш привет!" дигән IX нчы республика сәламәтлек театрлары конкурсының мәктәп этабы башланды. Конкурсны 2 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Ф.Г.) башлады. Бүген алар "Торна белән төлке" әкиятен темага туры китереп сәхнәләштерделәр.
-
Балалар бакчасында семинар 09.11.2012

Кичә, 8 ноябрьдә, Иске Чәчкаб балалар бакчасында,балалар бакчасы җитәкчеләренең район метод берләшмәсенең утырышы булды. Тәрбиячеләр Шәмсетдинова Ф.Г. хезмәт дәресеннән, балалар бакчасы җитәкчесе Хөсәенова Л.Т. рус теленнән дәресләр күрсәттеләр.








