МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2017

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Бүгенге көн тулысы белән аңа багышланды. Мәктәп укучылары көн дәвамында мәгълүмат туплады.
-
Яшь бадминтончылар 11.04.2017

Аксубайда үткәрелгән бадминтончылар ярышында безнең мәктәптән Ахметзанов Ислам, Гермашина Милана, Мадаминова Асия катнашып кайтты. Тренер Зиганшин Ф.Г. укучыларның матур чыгыш ясауларын билгеләп үтте. Укучыларга мактау кәгазләре тапшырылды.
-
Атналык нәтиҗә 10.04.2017

Узган атна вакыйгаларга бай булган. Экология атналыгы, фән буенча конкурсларда катнашу, спорт ярышлары... Мондый матур эшләребез күп булсын. Ирешелгәннәрдә генә туктап калырга ярамый. Алга атларга кирәк. Сынатмыйк, укучылар!
-
Табигатебезне чиста тотыйк! 08.04.2017

Экология атналыгы кысаларында укучыларыбыз олы юл буен чүп - чардан арындыруда катнашты. Кышкы йокыдан соң уянган табигать шактый гына пычранган икән шул. Экологиядән зарланабыз, ә кемне гаепләргә соң? Моңа, билгеле, үзебез гаепле. Әйдәгез, тирә - ягыбызга күз салыйк! Һәм үзебез кылган хаталарны төзәтергә ашыгыйк! Син дә бу эштән читтә калма!
-
Чишмәләребезне саклыйк! 07.04.2017

Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында.Олы юл буенда урнашкан чишмәбезгә дә кем генә туктап су эчми, чистарынмый. Без һәрдаим чишмәбезне чистартып торабыз.
-
КВН 07.04.2017

Экология атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар белән атнаның үткәне сизелмәде дә. Укытучыбыз Сафина Лилия Рифкатовна атналыкны эчтәлекле итеп планлаштырган. Укучылар өчен күп кенә кызыклы уеннар, плакатлар конкурсы, Кошлар көне һ.б. үткәрелде. Ә бүген 7-9 сыйныф укучылары өчен КВН, гаҗәп күңелле уен.
-
Тату сыйныф серләре 06.04.2017

Мәктәбебезнең 7-8 нче сыйныф ата аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" Республика конкурсының район этабында катнашты. Алар сыйныфның дус, тату, бердәм булуын раслады. "Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге"н яктырткан проект якладылар. Ата - аналарга һәм балаларга рәхмәт белдерәбез.
-
Экологик дәрес 05.04.2017

Мәктәпнең эколидеры Сафина И.И. укучылар блелән экологик проблемаларны чагылдырган дәрес үткәрде. Атмосфера пычрануның төрләре белән таныштырды. Зарарны киметү юлларын укучылар белән бергә чиштеләр.
-
Плакатлар конкурсы 04.04.2017

Экология атналыгы кысаларында плакатлар конкурсына бәйге игълан ителде. Әлеге бәйгегә укучылар зур тырышлык белән әзерләнәләр. Һәркем үз плакатын мәгънәле итеп ясарга тырыша.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерлек 04.04.2017

Апрель аенда башлангыч сыйныф укучыларына математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья фәненнән сынау узарга туры киләчәк. Бөтенроссия тикшерү эшләрендә барлык укучылар өчен федераль экспертлар тарафыннан федераль стандартларга таянып бердәм биремнәр эшләнәчәк.Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен укучылар белән дәрестән соң, интернетка куелган төрле эш үрнәкләрен эшлибез.












