МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Сабантуйга рәхим итегез! 01.07.2017

Хөрмәтле райондашлар, авылдашлар! 1,2 июль көннәрендә үткәреләчәк Сабантуйларга көтеп калабыз сезне!
-
Чыгарылыш - 2017 27.06.2017

Укучыларыбыз 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлады. Аларны котлау өчен мәктәбебезгә район вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы, әти - әниләр һәм укытучылар җыелды. Укучыларыбызның белемнәре нык һәм төпле. Киләчәктә дә сынатмаслар дип уйлыйбыз.
-
Сау бул, лагерь! 26.06.2017

Бүген лагеребызның соңгы көне. Планыбыз районыбызның матур ял паркы, геройларыбыз өчен куелган истәлекле урыннарында булу. Һәм без район үзәгендә. Көне дә кояшлы, саф.
-
"Иң оста"ны билгеләү көне 24.06.2017

Һәркем иҗат эше белән мавыга. Кемдер шигырь яза, кемдер оста итеп пешерә белә, кемдер оста бии, кемдер нәфис сүз сөйли... Шуңа да бүгенге көн "Иң оста" ны билгеләү көне булды. Бүгенге көннең иң остасы - Билалиев Айназ һәм Айнур. Алар кебек иҗат итә белүче бик сирәк. Рәсем дә ясыйлар, пластилиннан да оста итеп әвәлиләр, иң оста спортчылар да булып танылдылар алар бу көнне.
-
Казанга - зоопаркка! 23.06.2017

Казан шәһәренә экскурсиягә баруны ишеткәч, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Зоопаркка дигәч, тагын да куаныштык. Күбебезнең күптән анда барган юк. Андагы "дусларыбыз"ны күрү - үзе зур бәхет. Алар белән фотога төшеп, өйдәгеләргә дә читтән сәяхәт ясадык. Көн яңгырлы булса да, кәефебез корылмады. Рәхмәт оештыручыларыбызга!
-
Хәтер көне 22.06.2017

Бүгенге көн Хәтер көненә багышланган. 1941 елның 22 нче июне – һәммәбезгә дә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир-егетләрне сугышка озатканнар. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 300 гә якын кеше киткән. Шулардан 108 е генә әйләнеп кайткан. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел.
-
"Хәтер шәме" акциясе 21.06.2017

"Хәтер шәме" акциясендә укучыларыбыз да катнашты. Тәрбияче Хасанова М.М. укучыларны әлеге акциянең нәрсә өчен үткәрелгәне белән таныштырды. Һәр укучы үз гаиләләреннән сугышта катнашучыларны барлады. Аларга баш иеп рәхмәт җиткерделәр. Шәмнәр кабыздылар. Тыныч, аяз күгебезне беркайчан да кара болыт капламасын!
-
Без алар белән горурланабыз 20.06.2017

Мәктәбебезнең музее бик бай. Музейда еш булырга туры килсә дә, кергән саен истәлекләр яңара гына бара. Бүген үз районыбызның геройлары белән якыннанрак таныштык. Без дә алар кебек булырбыз.
-
Иҗат көне 19.06.2017

Бүгенге көн тагын да кызыклы булырга охшаган. Иртәнге аштан соң Миләүшә апабыз пластилиннан әвәләп ясау серләренә төшендерде. Һәркем иҗат эшенә чумды. Укучыларыбыз фантазиягә бик бай. Билалиевлар иҗаты бәяләп бетергесез.
-
Сәламәтлек көне 17.06.2017

Сәламәтлек - зур байлык, - дип юкка әйтмәгән борынгылар. Бүгенге көнебез спорт уеннары белән тыгыз бәйләнештә булды. Көн дәвамында саф һавада йөгереп кайттык, саф һавада төрле уеннар уйнадык, "Күңелле стартлар" уены һәркемгә дә ошады. Чөнки һәркем үз отрядының җиңүен теләде.












