МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Җиңү бакчасы"акциясе 08.05.2017

"Җиңү бакчасы" акциясе Россия буенча киң колач ала. Акция кысаларында мәктәп территориясенә җиләк - җимеш агачлары утыртуны максат итеп куйдык. Бүген ветеран укытучыбыз Зиннатуллина Сания апа укучыларыбыз белән алмагач утыртуда катнашты. Тыныч тормышта үскән алмагачыбызның җимешләрен татып карау барыбызга да язса иде.
-
Үлемсез полк 08.05.2017

Мәктәбебез укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен, бабаларының портретларын барлады, аларны яңартты, әби - бабайлары сөйләгән хатирәләрне искә төшерде. Безнең тыныч тормышыбыз өчен аяусыз көрәшкән якыннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар һәрчак безнең янәшәдә.
-
Балаларны яклау көне 05.05.2017

Балаларны яклау көне уңаеннанн мәктәбебездә төрле ситуацияләрне үз эченә алган зур чара үткәрелде. Укучылар үзләренең мөмкинлекләрен төрле станцияләрдә сынап карадылар. Ахырдан чарага йомгак ясалды.
-
Юлда булсаң, бул өлгер! 04.05.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшери беркемгә дә комачау итми. Юлда йөргәндә һәрдаим уяу булырга кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү буенча дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында практика үтәләр.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2017

Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары һәм барлык хәзмәткәрләр дә актив катнашты.
-
ОБЖ фәненнән ачык дәрес 28.04.2017

ОБЖ фәненнән үткәреләсе ачык дәрес Федоровское авылында урнашкан янгын сүндерү бүлегендә үткәрелде. Укучыларыбыз практик күнегүләр башкарды.
-
Экологик тәрбия 27.04.2017

Җылы яңгырлардан соң табигать яшеллеккә төрендә. Экологик чисталыкны саклау, тирә - юнебезне матурлау максатыннан мәктәп территориясен чүп - чардан арындыруда барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.
-
Белемнәребезне сынап карыйк 27.04.2017

4 нче сыйныф укучылары әйләнә - тирә фәненнән чираттагы ВПР эшләре башкарды. Ата-аналар да укучыларның эшләрен күзәтүдә катнашты.
-
Яраткан шагыйребезне хөрмәтләп... 26.04.2017

Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үттек.
-
"Россия династиясе" конкурсы 24.04.2017

3 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Ислам (җитәкчесе Хасанова М.М.) Регионара "Россия династиясе" конкурсында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2 нче дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Алар 139 нчы мәктәптә үткәрелгән тантанада катнашып кайтты.












