Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Инглиз теле укытучылары семинары 20.03.2018

Бүген мәктәбебездә инглиз теле укытучыларының район методик киңәшмәсе узды. Инглиз теле укытучысы Насретдинова А.Г. 6 нчы сыйныфта "Famous firsts"(Знаменитые люди) темасына ачык дәрес күрсәтте. 4 нче сыйныф укучылары сыйныфтан тыш чарада "Теремок" әкиятен инглиз телендә сәхнәләштерделәр.
-
"Язның беренче кунаклары- сыерчык оялары конкурсы 19.03.2018

Бүген иртәнге линейкада "Язның беренче кунаклары-сыерчык оялары,җимлекләр конкурсына" йомгак ясалды.Нәтиҗәләр түбәндәгеләр: 1 нче урын-Асадуллин Айзат(6 кл), 2 нче урын-Садриев Гадел( 4 кл), 3 нче урын-Насретдинова Зәйнәп(1 кл), актив катнашкан сыйныф буларак-1 нче сыйныф укучылары бәяләнде.Җимлекләр конкурсы буенча Өметбаев Әлфис 1 нче урынга лаек булды.
-
#Айданавыбоы 18.03.2018

Мәктәбебез укучылары сайлау көнне сайлаучы авылдашларыбызга бәйрәм концерты әзерләделәр.#Әйдәсайлауга дигән фотозонада бик теләп фотога төшү оештырылды.
-
"Ветераннар безнең янәшәдә" 17.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы "дәвам итә. Өлкән кешеләргә,ветераннарыбызга,ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә игътибарны арттыру максатыннан тимурчыларыбыз,юнармия вәкилләребез өлкәннәребез янында булып,хәлләрен белешеп,өй тирәсендәге территорияне кардан чистартып,ярдәм кирәк булган эшләрендә булышып кайттылар.
-
"Спортивный Татарстан" 16.03.2018

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасының "Спортивный Татарстан" акциясе уздырыла.Әлеге акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Күңелле стартлар" булып узды. Ике командага бүленгән укучылар үзара төрле спорт ярышлары төрләрендә ярыштылар.Чара эмоцияләргә бик бай булды.
-
"Изге гамәлләр кыл" көне 15.03.2018

"Мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә. Бүген булган кадәр күбрәк яхшы гамәлләр генә кыласы килә. 8-9 сыйныф укучылары авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга урнаштырылган һәйкәл яны территориясен кардан чистарттылар.
-
Халыкара елгалар көне 14.03.2018

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек " атнасының өченче көне "Халыкара елгалар көне" буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан биология,химия укытучысы Сабирова Г.Х. елгаларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чара уздырды.Укучыларга суның кадрен белергә,сулыкларны чистарту өмәләрендә катнашырга өндәде.
-
2018 ел Татарстанда-Л.Н.толстой елы 13.03.2018

"Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында бүген мәктәптә 2018 ел Татарстанда- Л.Н.Толстой елы дип игълан итү максатыннан әдипкә багышланган күргәзмә урын алды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Р.З. Толстойның тормыш юлы,иҗаты белән тулырак таныштырды.Укучылар бик яратып аның иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап эзләделәр, сыйныф сәгатьләре дә шул теманы яктыртты.
-
"Без бергә" конкурсының нәтиҗәләре 12.03.2018

Бүген иртәнге линейкада "Без бергә" фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды. "Хореография" номинациясе (1-4 ) сыйныфлар арасында 1 нче урын - 1 нче сыйныф,2 нче урын - 4 нче сыйныф, 3 нче урын - 2 нче сыйныф. 5-9 сыйныфлар арасында 1 нче урын- 9 нчы сыйныф, 2 нче урын- 8 нче сыйныф, 3 нче урын-7 нче сыйныф лаек дип табылды. "Халык вокалы соло" номинациясендә -Хикматуллина Кадрия бәяләнде. "Халык вокалы" 1 нче урын -4 нче сыйныф, 2 нче урын- 3 нче сыйныф, 3 нче урын-6 нчы сыйныф укучылары бәяләнде."Сәнгатьле уку" номинациясе 1 нче урын - 1нче сыйныф кызлары, 2 нче урын-Садриев Гадел,3 нче урын-Мотыйгуллин Инсаф, "инструменталь ансамбль" номинациясендә Өметбаев Әлфис бәяләнде. Афәрин,укучылар!Мәктәбебез данын районда 9 нчы сыйныф укучылары яклар диеп торабыз.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 12.03.2018

Республикабызда,шул исәптән мәктәбебездә дә "Язгы мәрхәмәтлелек"атналыгы-изге эшләр эстафетасы старт алды. Аның девизы #Мәрхәмәтле Татарстан "Эшлә.Өйрән.Бүлеш.Үзгәр"Барыбыз да яхшылыкка,изгелеккә омтылыйк!











