Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Лагерьны ябу тантанасы 25.06.2018

21 көнгә сузылган "Кояшкай" ял лагерының ябылу тантанасы булды. Лагерьдан бер дә китәсе килмәсә дә,укучыларыбызның җәйге каникуллары дәвам итә. Алда әле эссе,җиләкле җәй,тәмле туңдырмалар белән сыйланасы һәм яңа көчләр туплап мәктәпкә әйләнеп кайтасы булачак! Күңелле яллар сезгә,укучылар!Сау-сәламәт булыгыз!
-
"Лямбирь" сабантуе 24.06.2018

Бүген мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И авыл җирлеге башлыгы Сафина Л.Р.,укытучылар Сайранова Р.Т., Хәмидуллина М.С., Кадырова А.С., Насретдинов А.Л. ,завхоз Насрутдинова Д.М. белән берлектә Мордовия республикасы Ләмбрә районында узучы Сабантуенда катнашалар.
-
Хәтер һәм матәм көне 22.06.2018

22 -июнь Хәтер һәм матәм көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан мәктәбебез укучылары,укытучылары "Свеча памяти" акциясенә актив кушылдылар. Авылыбыз уртасындагы обелискка барып,веноклар куеп кайттылар. Лагерь укучылары,юнармиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Зиганшин Хәсән абый янында булып,хәлләрен белештеләр. Ветеран балалар белән сугыш хатирәләрен уртаклашты.
-
Районга сәяхәт 21.06.2018

Бүген "Кояшкай" ял лагерына йөрүче балалар Г.Кайбицкая музеена бардылар,шулай ук янгын сүндерү оешмасында булдылар,соңыннан ял паркында рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
"Әкияттә кунакта" 20.06.2018

Бүген "Кояшкай" ял лагерына йөрүче укучылар "Әкияттә кунакта" исеме астында татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр, мультвикторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Фермага экскурсия 18.06.2018

"Кояшкай" ял лагерында ял итүчеләр фермага эскурсиягә бардылар. Укучылар ферма эшчәнлеге белән таныштылар. Ялыбыз файдалы булды.
-
"Салаваткүпере"ндә кунакта 13.06.2018

Бүген "Кояшкай " ял лагеры "Салават күпере" спорт сәламәтләндерү комплексында кунакта булды.Балалар рәхәтләнеп бассейнда су коендылар.
-
Россия көне
12.06.2018
"Кояшкай" ял лагерында "Россия көне" уңаеннан күп кенә чаралар булып узды.Укучыларга дәүләт символлары турында аңлатма бирелде,Россия гимнын җырладылар,рәсемнәр ясадылар.
-
Лагерьда бик күңелле 08.06.2018

"Кояшкай" ял лагерында укучыларның көннәре файдалы ,күңелле үтә. Алар эскурсияләргә йөриләр,төрле мавыктыргыч уеннар уйныйлар.
-
"Кояшкай" ял лагеры ачылды 04.06.2018

Бүгеннән мәктәбебез каршындагы "Кояшкай" ял лагеры эшли башлады. Лагерьга 20 бала йөри. Күңелле яллар сезгә,укучылар!











