Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Урман утырту көне 05.05.2018

Бүген Татарстан Республикасында "Урман утырту" ,табигатьне саклау акциясе уза.Безнең мәктәп укытучылары,укучылары да әлеге акциягә кушылдылар.Алар мәктәбебез территориясенә чыршы агачлары утырттылар.
-
Өмәгә чыктык 03.05.2018

Бүген мәктәбебез укытучылары,хезмәткәрләр,укучылар белән бергәләп авылыбыз территориясен җыештырдык.
-
30.04.2018

Май бәйрәмнәре алдыннан "Дубрава" агрофирмасының Кошман бүлекчәсенә ярдәм иттек.
-
Л.Н.Толстой исемендәге эзләнү-тикшеренү конференциясе 27.04.2018

Казан шәһәрендә 16 нчы республикакүләм Л.Н.Толстой эзләнү-тикшеренү конференциясендә 9 нчы сыйныф укучысы Сагдиева Ләйсән уңышлы чыгыш ясап, III нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләеләнде. Җитәкчесе: Садриева Р.З. Котлыйбыз!
-
Г.Тукай безнең күңелләрдә 26.04.2018

Бүген,барыбыз да яраткан бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне. Әлеге дата мәктәбебездә ел саен билгеләп үтелә. Быел да Г.Тукайга багышланган кичәбез шагыйрьнең "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте.Кичә барышында укучылар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр,кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап 25.04.2018

Бик тиздән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылыячакбыз.Кызганычка каршы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз саны елдан-ел кими. Җиңүнең 73 еллыгын каршылап, Кошман авыл җирлеге башлыгы Сафина Лилия Рәшит кызы, Кайбыч районының коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, мәктәбебезнең яшь юнармиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераны Зиганшин Хәсән абый,тел ветераннары Сафиуллина Вәсилә,,Салаватова Фәймә апалар янында булып аларга Татарстан Республикасы Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләк-пакетлар,котлау открыткалары тапшырдылар.
-
Парламент дәресе 25.04.2018

Бүген югары сыйныф укучылары өчен парламент дәресе уздырылды.Дәрескә Кошман авылы җирлеге башлыгы,депутат Сафина Лилия Рәшит кызы чакырылган иде. Дәрес бик эчтәлекле булды.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
ЭКО яз 24.04.2018

"ЭКОяз" айлыгы дәвам итә. Югары сыйныф укучылары укытучылар белән берлектә мәктәп территориясенең алгы өлешен җыештырдылар.
-
"Көрәштә" чираттагы җиңү 23.04.2018

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына , районыбыз оешканга 27 ел узуга багышланган "Милли көрәш" ярышларында мәктәбебез укучылары үз үлчәү авырлыкларында җиңүләргә ирешеп кайттылар. Мәктәбебез командасы 3 нче урынга лаек булды. Молодцы,котлыйбыз!!!
-
ЭКО яз-2018 20.04.2018

Мәктәбебез укучылары "ЭКОЯЗ" акциясенә кушылдылар. Мәктәбебез яны территориясен җыештыралар,гөлҗимеш агачларын чистарталар. Әйләнә-тирәбезне чиста тоту,сакчыл караш тәрбияләү-безнең бурычыбыз!











