Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"21 гасыр кулибиннары" 20.04.2018

Бүген КФУ каршындагы Инженерия институтында Республикакүләм "21 гасыр кулибиннары" яшь уйлап табучылар олимпиадасы конкурсы уздырыла. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Садриев Салават (Җитәкчесе Насретдинов Айдар Линарович) "Промышленные технологии и робототехники" номинациясендә "Самодельный гусеничный трансформирующий мини-трактор "Переломка"дигән проект эшен тәкъдим итте һәм 1 нче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!!! Афәрин!
-
Җыр һәм строй смотры конкурсы 19.04.2018

Бүген "Салават күпере"спорт сәламәтләндерү комплексында "Җыр һәм строй" смотры конкурсының муниципаль этабы уза. Мәктәбебез юнармиячеләре әлеге конкурста катнаша,аларга уңышлар телибез!
-
Финанс грамоталыгы дәресе 19.04.2018

Өлкән сыйныф укучылары финанс грамоталыгы дәресе уңаеннан,онлайн дәрес карадылар,соңыннан шул дәрес буенча фикер алышу булды.
-
Туган көнең белән,Кайбычым! 18.04.2018

19 апрель- Кайбыч районының туган көне. Районыбыз туган көнендә безнең мәктәп укчылары,укытучылары да катнаша. Районыбыз елдан-ел үзгәрә,матурая! Алга таба да районыбызга матур киләчәк,зур үзгәрешләр теләп калабыз! Без районыбызны бик яратабыз!
-
Әбрар Сәгыйдине искә алу 17.04.2018

14 апрель- мәктәбебез исемен йөрткән язучыбыз - Әбрар Сәгыйдинең туган көне.Әлеге вакыйга уңаеннан мәктәбебездә әдипне искә алу чарасы булып узды.Ә.Сәгыйдинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланды әлеге чара. Укучылар язучының шигырьләрен яттан сөйләделәр,презентация ярдәмендә әдип турында булган белемнәрен камилләштерделәр.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 17.04.2018

Бүген 4,5 сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше яздылар.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч"-2018 13.04.2018

Бүген районда "Куркынычсыз тәгәрмәч"-2018 конкурсы уздырылды. Составында 4 укучыдан торган "Юл билгеләре" командасы әлеге конкурста уңышлы гына чыгыш ясады.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты.Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.Әлеге көн уңаеннан мәктәбебездә "Гагарин "дәресе исеме астында космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
"School-theatre" конкурс фестивале 12.04.2018

Бүген Кайбыч мәдәният йортында инглиз телендәге мәктәп театр коллективларының "School theatre" Республика конкурс- фестиваленең муниципаль этабы узды.Әлеге конкурста Насретдинова А.Г. җитәкчелегендәге 6-8 сыйныф укучылары "Золушка" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Талантлы укучыларыбыз 09.04.2018

Бүген иртәнге линейкада төрле конкурсларда катнашып,җиңү яулаган укучыларыбызны тәбрикләдек. Шулай ук мәктәп эчендә уздырылган "Кошлар" көненә карата рәсем конкурсына да йомгак ясалды. Молодцы,укучыларыбыз,алга таба да уңышлар юлдаш булсын үзегезгә!











