Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Бөтендөнья сәламәтлек көне 07.04.2018
7 апрель – сәламәтлек көне буларак, 1950нче елдан башлап ел саен уздырылып килә. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.Барыбыз да сау-сәләмәт булыйк! -
Региональ фәнни практик конференция 06.04.2018

ЦВР "ЭКО" да 6 нчы апрельдә "Эколог и Я" региональ-фәнни практик конференциясе узды. Бу конференциядә безнең мәктәптән "Экотуризм" секциясендә 7 нче сыйныф укучысы Сабиров Сәйдәш "Туган авылымда экотуризм" проект эше белән катнашты (Җитәкчесе Сабирова Г.Х) һәм 3 нче урынны алды. Котлыйбыз!!!
-
1 апрель-Кошлар көне 02.04.2018

1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Халыкара кошлар көне – ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.Безнең мәктәп тә әлеге чарадан артта калмый,ел саен "Кошлар көне"нә багышланган чара уздыра. -
"Без бергә" фестиваль-конкурсының муниципаль этабы 30.03.2018

Бүген район мәдәният йортында "Без бергә" фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптән "Дуслык" хореография коллективы хореография номинациясендә зурлар төркемендә 2 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре: Сабирова Г.Х. "Халык вокалы" номинациясендә кечкенәләр төркемендә Хәйретдинова Ләйлә 3 урынны яулады.Җитәкчесе: Кадырова А.С. Укучыларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез,алга таба уңышлар теләп калабыз!
-
Математика фәненнән сынау имтиханы 29.03.2018

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханы тапшыралар. Уңышлар юлдаш булсын,укучылар.
-
Рус теленнән сынау имтиханы 27.03.2018

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы тапшыралар,аларга унышлар телибез!
-
Рус теленнән сынау имтиханы 27.03.2018

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән сынау имтиханы тапшыралар,аларга унышлар телибез!
-
24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.Туберкулез авыруы еш кына йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчә. Шулай ук, микобактерияләр эләккән әйберләргә тотынганда да авыруны йоктыру куркынычы зур. Шуңа да янәшәгездә туберкулез белән авыру кеше булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим. Шунысы куркыныч, туберкулезның башында ул гадәти салкын тию кебек кенә була яисә бөтенләй дә билгеләрсез үтәргә мөмкин. Шуңа да профилактика һәм үзвакытында дәвалану мөһим әһәмияткә ия.
-
Тукай укулары 22.03.2018

Бүген Кайбычның дәрестән тыш эшләр үзәгендә 8 нче Халыкара Г.Тукай укуларының муниципаль этабы узды. 4 нче сыйныф укучысы Сиразиева Гөлназ, 6 нчы сыйныфтан Хәйретдинова Ләйлә,9 нчы сыйныфтан Сафина Алсу әлеге укуларда актив катнашып кайттылар.
-
"Созвездие-Йолдызлык-2018" 21.03.2018

Бүген Кайбычның мәдәният сараенда "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең зона туры узды. Мәктәбебездән 7 нче сыйныф укучысы Хикматуллина Кадрия вокал-соло номинациясендә уртанчылар төркемендә 2 нче урынга лаек булды.Җитәкчесе: Кадырова А.С. 8 нче сыйныф укучылары Гирфанова Ләйлә, Саттаров Айназ конферанс номинациясендә зурлар төркемендә 3 нче урынга чыктылар.Җитәкчеләре: Насретдинова А.А. Котлыйбыз!!!Конферанс номинациясендә кечкенәләр төркемендә 1 нче сыйныф укучылары Гилязов Нияз,Фатыхова Сөмбел катнашу грамотасына,шулай ук вокал-соло номинациясендә 1 нче сыйныф укучысы Хикматуллин Камил,6 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйлә катнашу грамотасына ия булдылар.











