Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
День ОФП 20.10.2018

Сегодня прошел "День ОФП". Юноши подтягивались на высокой перекладине.
-
Парламент дәресе узды 18.10.2018

Бүген мәктәбебездә авыл җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты Сафина Лилия Рәшит кызы катнашында парламент дәресе узды. Укучылар парламент төзелеше,бүлекләре белән таныштылар. Дәүләт советы,аның эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Файдалы ял 17.10.2018

Бүген мәктәбебезнең 5,6 нчы сыйныф укучылары Кайбыч мәдәният сараенда Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары сәхнәләштергән спектакль карадылар. Укучыларга әлеге спектакль бик ошады,бик күңелле булды.
-
Мониторинг 15.10.2018

9 нчы сыйныф укучылары мониторинг уздылар.
-
Чәчәк орлыклары җыйдык 13.10.2018

Киләсе ел өчен кайгыртып,чәчәкләрдән орлыклар җыеп алдык,чәчәклекләрне чүпләрдән арындырып,язга чаклы чистартып калдырдык.
-
Психологик десант килде 11.10.2018

Бүген безгә Кайбыч муниципаль районының ППҮзәге хезмәткәрләре килде. Составында,социаль педагог Калашникова А.Ф., педагог-психолог Кириллова Л.С.булган команда 1,5,9 сыйныфларда яңа уку шартларына җайлашу мониторингы үткәрделәр.
-
Көзге табигатькә экскурсия 10.10.2018

Бүген мәктәбебез укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә көзге табигатькә экскурсиягә бардылар. Көзге табигатьнең матурлыгына соклану белән беррәттән,имән чикләвеге дә җыйдылар.
-
Җиңел атлетика буенча уңышыбыз 08.10.2018

Җиңел атлетика буенча үткәрелгән район туры ярышларында, 1500 м йөгерү буенча 5 нче сыйныф укучысы Насретдинова Алия 1 нче урынга ия булды. Медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Молодец,Алия. Алга таба да җиңүләр насыйп булсын!
-
Картаймагыз әле,ветераннар! 06.10.2018

Бәйрәм көннәрендә мәктәп директоры,профсоюз комитеты рәисе,яшь армиячеләр белән берлектә урын өстендә авырып ятучы ветераннарыбызның өйләрендә булып,бәйрәм белән котлап, мәгариф бүлеге мөдире исеменнән котлау открыткаларын, бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән ветеран укытучыларыбыз! 06.10.2018

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше кайгыларын
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт сезгә,чын-чын кеше сез!
Лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбыз! Без сезне мәктәп бинасында күрергә шатбыз. Сезгә исәнлек-саулык,озын гомер,бәхетле киләчәк телибез!











