Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Яшь гвардиячеләр кунакта 04.02.2019
Яшь гвардячеләр Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Рамил Хәмидуллиннар гаиләсендә кунакта булдылар. Ул үзе һәм аның әнисе Фәридә апа ул еллардагы кичерешләрен тагын бер кат яңартты. Балаларга изге теләкләрен әйттеләр. -
Сагынып килдем,мәктәбем! 02.02.2019

-
Очрашу кичәсенә көтәбез! 01.02.2019
Хөрмәтле Кошман мәктәбен тәмамлаган укучылар, студентлар! Сезне 9 февраль шимбәсендә очрашу кичәсенә чакырабыз. Башлана 17.00 сәгатьтә -
2019 ел - Россиядә Театр елы 31.01.2019

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде.
-
Ленинград камалышы өзелүгә-75 ел 28.01.2019

Һәр көне үзе бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомба ташлый. Блокада дәвамында Ленинградта 1 млн. чамасы кеше һәлак була, күп кеше ачлыктан үлә.
Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә дошманга каршы оешкан рәвештә көрәшә. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 мең км. озынлыгындагы окоплар, танкларга каршы чокырлар казуда, дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша. Быел Ленинград блокадасы өзелүгә-75 ел. Әлеге вакыйга уңаеннан мәктәп китапханәчесе Насретдинова А.Г. 3-5 сыйныфларга әлеге елларга багышланган видеоролик күрсәтте.Әлеге видеоролик аша укучылар әлеге чорның коточкыч вакыйгаларын карадылар.Хәзерге тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген тирәнтен аңладылар. -
Батырлык дәресләре 26.01.2019

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк! Әлеге датаны искә алып,югары сыйныфларда батырлык дәресләре узды.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 25.01.2019

-
Авыл җирлегенең отчет җыелышы 24.01.2019

24 гыйнвар көнне Кошман авыл җирлегенең еллык отчет җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта авыл җирлеге башлыгы Сафина Л.Р.кызы авыл халкы алдында еллык эшләре белән отчет тотты.Шулай ук мәктәбебез директоры Гиниятуллин Ф.Ф. улы мәктәпнең 2018 нче ел эшчәнлеге белән таныштырды,ирешкән уңышларыбызга тукталып китте.
-
Р.Фәхреддин тууына-160 ел 21.01.2019

17 нче гыйнварда мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин тууына 160 ел тулды.Шул уңайдан авылыбыз имам хатыйбы Сабиров Ибраһим белән авыл китапханәчесе Сафиуллина Гөлия апа мәктәпкә килеп,укучыларны Р.Фәхретдин иҗаты белән тулырак таныштырдылар.
-
"Ярдәм" операциясе 19.01.2019

Яшь армиячеләр "Ярдәм " операциясенә бик теләп кушылдылар. Өлкәннәребез янына барып йорт территориясенә кергән юлларны кардан чистарттылар.











