Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Флешмоб "Катюша" 08.12.2018

Мәктәбебезнең яшь армиячеләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Катюша" исемле флешмобта бик теләп катнаштылар.Алар "Катюша" җырын хәрби жанрда һәм татар телендә башкардылар.
-
Яктырткыч элементларыннан дөрес файдалану 07.12.2018

Яктырткыч элементларыннан дөрес файдалану максатыннан,һәр сыйныфта шул темага кагылышлы сыйныф сәгатьләре узды.Укучыларга әлеге элементларны һәрдаим өс киемнәрендә,сумкаларга тагып йөрүләре турында искәртелде.
-
Урок цифры 06.12.2018

Наша школа присоединилась к Всероссийской акции "Урок цифры",направленной на повышение интереса молодежи к информационным технологиям- в продолжение ежегодной акции "Час Кода".
-
Инвалидлар декадасы башланды 05.12.2018

Бүген инвалидлар декадасы кысалары нигезендә мәктәп китапханәчесе Насретдинова А.Г. кызы инвалид балалар белән "Тормыш шундый матур " дигән темага әңгәмә уздырды.
-
"Бозда сак бул" рәсем конкурсының нәтиҗәләре 04.12.2018

Иртәнге линейкада мәктәпкүләм "Бозда сак бул" рәсем конкурсына йомгак ясалды,грамоталар белән бүләкләнделәр. Уңышлы ясалган рәсемнәр район турына тәкъдим ителделәр.
-
Талантлы укучыларыбыз 03.12.2018

Бүген иртәнге линейкада төрле конкурсларда катнашып,җиңүгә ирешкән укучыларыбызны тәбрикләдек. Алар арасында Хәйретдинова Ләйлә("Я люблю тебя,Россия" ) конкурсында вокал номинациясендә 1 нче урын,Өметбаев Әлфис ("Творческий тандем"-инструментальный ансамбль) III дәрәҗәдәге лауреат,Бурганова Талия,Хайрутдинов Айназ ( К.Тинчурин тууына 131 ел туу уңаеннан -рәсем-эскиз, )-актив катнашкан өчен грамота,Миңнуллина Исламия( "Виртуальный мир глазами ребенка")-актив катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнделәр.Молодцы,укучылар!
-
Баскетбол ярышы буенча уңышларыбыз 01.12.2018

2007 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында узган баскетбол ярышында кызларыбыз 2 нче урын,егетләребез 3 нче урынны яуладылар,Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калабыз! Афәрин,укучылар!
-
Әниләр көне 30.11.2018

Әни! Әнием! Әнкәй! Бу сүзләрне без кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салып, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Бу сүзне беренче тапкыр кайчан әйткәнен беркем дә хәтерләми, ләкин үз-үзеңне белә башлаганнан бирле йөрәккә май булып ятучы, җаннарны тибрәтеп назлаучы, күңелгә ышаныч бирүче, өшегән бәгырьләрне эретүче, тылсымлы көч өстәүче ул «әни» сүзе.
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ,ӘНИЛӘР! Бүген безнең мәктәптә әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Укучылар әниләренә багышлап шигырь сөйләделәр,җырлар җырладылар,биюләр башкардылар.Соңыннан үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Район туры олимпиадалары 28.11.2018

Район күләмендә фәннәрдән район туры олимпиадалары уза. Олимпиадада катнашучы укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
"Тату сыйныф серләре" конкурсы 26.11.2018

Бүген Кошман клубында "Тату сыйныф серләре " конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең сыйныф җитәкчесе,ата-аналар белән берлектә 5 нче сыйныф укучылары уңышлы гына чыгыш ясадылар һәм 2 нче урынга лаек булдылар! Афәрин,котлыйбыз!!! Алар визитная карточка,проект,күргәзмә номинацияләрендә үзләрен сынадылар. Молодцы!











