Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
"Кояшны чакырыйк" 17.06.2017

Бүген атна темасы буенча мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары рәсемнәрендә кояшны чагылдырдылар. Аларга бу тормышта сәламәт яшәү өчен су, һава һәм кояш бик кирәк. Саф һава һәм кояш тәнебезне чыныктыра, көч өсти. Ләкин кояш нурларыннан дөрес файдаланмасаң, сәламәтлеккә зыян килергәдә мөмкин. Шуңа күрә озак итеп кояшта кызынырга ярамый, урамга чыкканда баш киеме кияргә кирәк. Менә шушы кагыйдәләрне балалар исләрендә калдырдылар. Бүгенге яңгырдан сон, алар кояш нурларын көтеп алдылар.
-
Җәйге болын, 10.06.2017

Җәйге болын"9 июнь көнне балаларның әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, шигырь, уеннар аша дөрес сөйләм форамлаштыруны дәвам итү максатыннан "Җәйге болын" темасына әңгәмә уздырылды. "Чәчәкле болын" түгәрәк уены уйнатылды,
-
1 июнь- балалар көне. 01.06.2017

1 июнь – балалар көне
Без балалар чәчәкләр кебек
Нәкъ алар төсле без төрле-төрле
Үзебез шаян, үзебез серле.
Без яшәгән гүзәл җирнең
Гел аяз булсын күге,
Бәхетле балачак, аяз көннәр
Телибез сезгә бүген!!!
-
Сау бул,бакчабыз! 29.05.2017

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!
Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. -
Без болынга бардык! 22.05.2017

Без болынга бардык
Зурлар төркеме балалары ел фасылларын бик яхшы беләләр. Язын табигатьнең чәчкәгә күмелгән мәлен дә яраталар. Агачларны, "чәчәкләрне" күрергә бик матур болынга бардылар.
-
15 май -Гаилә көне! 15.05.2017

15 май - Гаилә көне! Гаилә көне уңаеннан бүген икенче кечкенәләр төркемендә «Мин гаиләмне яратам”исеме астында белем бирү эшчәнлеге үтте. Балалар үзләренең гаиләләрендә кемнәр яшәвен, бер-берсенә кем дип эндәшүләрен, әти-әниләрнең кем булып эшләүләрен сөйләделәр. Тәрбияче Ассадуллина Диля Р. гаиләдә бер-береңә игътибарлы, ярдәмләшеп, дус, үзара хөрмәтләшеп яшәргә кирәкле турында балаларга аңлатты.
-
Бөек Җиңүнә - 72 ел! 09.05.2017

Бөек Җиңүнә - 72 ел!
Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
Бүген халкыбыз Бөек Җиңүгә 72 ел тулуын билгеләп үтте. Бакчабыз хезмәткәрләре сугыш кырында ятып калган каһарманнарны, батырларны, тыл да хезмәт куйган абый-апаларны искә алу, аларның бердәм, сабыр, түзем, җиңүне якынайту өчен куйган тырышлыкларын данлап үткәрелгән чарада актив катнашты.
-
Табигатькә карата сакчыл караш уяту. 02.05.2017

Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәбияләүдә мөһим урынны алып тора. Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора.Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң үтемле эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра.
-
Тукайның туган көне! 26.04.2017

Тукайның туган көне!
Үткән атнада Габдулла Тукай иҗаты белән танышып, аның әсәрләре аша балаларга телебезнең матур, татлы, аһәңле, моңлы икәнлеген аңлаттык. Габдулла Тукай әсәрләрендә туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә тирән мәхәббәт сугарылган. Аның әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәнә. Балаларыбыз -шигырь, җыр-бию, әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәнделәр. Ә бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче апалары Салахова И.Г. белән музыка укытучысы Кадыйрова А.С. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан матур бәйрәм оештырдылар.
-
Урман жиребез матурлыгы,байлыгы. 20.04.2017

Урман җиребез матурлыгы, байлыгы Балаларда урманга һәм аның байлыкларына сак караш тәрбияләү; кешеләр тарафыннан табигатьне сакларга кирәклеге турында нәтиҗә чыгара белү, логик фикер йөртә белү сәләтен үстерү; урман андагы тереклек турындагы белемнәрен тирәнәйтү, мул табигатьнең кеше тормышына әһәмиятен аңлату; сирәк калган һәм югалып бара торган хайваннар, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру, аның әһәмиятен аңлату. Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту, сирәк калган һәм югалып бара торган,җәнлекләр, үсемлекләр турындагы китап белән таныштыру аның әһәмиятен аңлату. Балаларда игътибарлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү, тәбигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү. Татарстан җирелегендә үсә торган урман үсемлекләре турында белемнәрен камилләштерү максатыннан 17 – 21 апрель көннәрендә “Урман – җиребезнең матурлыгы, байлыгы” атнасы үткәрелә.









