Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Галәм киңлекләрендә! 14.04.2017

Галәм киңлекләрендә!
Балаларда беренче очучы Ю.Гагарин белән танышу аша илебезгә карата горурлык хисләре тәрбияләү; галәм турындагы белемнәрен системалаштыру; Кояш системасы, планеталар турында элементар белешмә бирү, алар турында күбрәк беләсе килү теләге уяту; Космонавтика көне турында белемнәрен формалаштыру; тирә-юньне, табигатьне аңларга һәм сакларга сәләтле актив, иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 10-14 апрель көннәрендә "Галәм киңлекләре" атналыгы үткәрелде.
-
Кара каргалар килде 11.04.2017

Кара каргалар килде
Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Саф һавга чыккач Ильхамия Галимовна балалар белән җылы яклардан кайткан кара каргаларны күзәттеләр. Каргаларның коелган агач ботакларын җыеп агач башына оя коруларын, тиздән йомырка салып балалар үстерәчәкләрен аңлатты. Кошларны рәнҗетмичә сакларга кирәклеген төшендерде.
-
Бөтендөьня саләмәтлек көне 07.04.2017

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне
Балаларның сәламәтлекләрен үстерү, ныгыту, чыныктыру буенча балалар бакчаларында даими, системалы эш алып барыла. Физкультура эшчәнлеге залда гына түгел атнага бер тапкыр саф һавада үткәрелә. Саф һавада физкультура белән шөгыльләнү балаларның сулыш юлларын чистарта, хәрәкәт активлыгы үстерә, иммунитетын күтәрә.
-
Куркынычсызлык ,Уттан саклан. 31.03.2017

Куркынычсызлык. Уттан саклан.
Бу атнада бакчабызда балаларны б/бакчасында үз-үзләрен тотуның иң гади кагыйдәләре белән таныштыру; тормышта була торган куркыныч чыганаклары турында беренчел күзаллаулар булдыру, балаларны тормышта яңа, алар өчен гадәти булмаган очракларда, таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү; балаларның б/бакчасында, өйдә, җәмәгать урын-нарында үз-үзләрен әдәпле тоту кагыйдәләрен үти белүләрен ныгыту; башкалардан да бу кагыйдәләрнең үтәлүен таләп итәргә өйрәтү; кирәк булган очракта, мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакыру телефоны номерын җыярга өйрәтү. Ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту өстендә эш алып бары
-
Хуш киләсең,Нәрүз! 23.03.2017

Хуш киләсең, Нәүрүз!
Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Балаларны Нәүрүз бәйрәме, язгы табигать, андагы булган үзгәрешләрбелән таныштыруны дәвам итү, халкыбызның милли гореф- гадәтләрен искә төшерү максатыннан бүген мәдинят йортында язны каршылау - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Кыш бабайны озатып, Яз кызын каршы алдылар. Язга багышлап җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм ярыш, уеннар белән үрелеп барды. Балалар шат, күтәренке рухта төркемнәргә карга боткасы ашарга таралыштылар.
-
Язлар килә туган ягыма. 18.03.2017

Балалар, яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язын сагынып кайталар.
Язлар килә туган ягыма,
Җиргә алтын нур ява.
Алтын нурларга коенып
Тибрәнеп тора һава.
Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә, кошлар килә
Минем туган ягыма! -
Тормыш яме-әни,хатын-кыз! 08.03.2017

Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны?
Кемнең күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем һәм сабыр.
Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әни, хатын-кыз! -
"8 март бәйрәме" 07.03.2017

Бүген безнең балалар бакчасында “8-нче март” бәйрәменә багышланган бәйрәм кичәләре башланып китте. Балалар әниләрне, әбиләрне, дәү әниләрне, апаларны, сеңелләрне ихластан бәйрәм белән котладылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләренә тапшырдылар. Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәген халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез!
-
23 февраль белән котлыйбыз! 22.02.2017

Хөрмәтле Әтиләр!!!!
Сезне 23 Февраль –Ватаны Саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Үзебезнең,балаларыбызның матур теләкләрен житкерү өчен
Сезне 22 нче февраль көнне 12.00 сәгатьтә “Әтиләр сүзе күңелнең күзе” исемле кичәгә чакырабыз.
Килүегезне көтеп “Тиенкәй” балалар бакчасы коллективы;
Араларыбызда армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк кешеләр байтак. Чын күңелдән чыккан котлауларын ишетү аларның йөрәгенә май булып ята. Әйдәгез, без, гүзәл затлар да, бәйрәм рухын тудырырга ашыгыйк!
1. Ирләр көне диләр бүген,
Булсын, әйдә, бәйрәмнәр .
Һәр гаиләдә, түр башында,
Урын булсын ирләргә!
Ирле йортта, тигез канат.
Каермагыз аларны,
Пар канатлар асларында,
Үстерегез, баланы.
Әтиле йорт, куаныч ул.
Моны һәркем беләдер,
Әтиләр дә чынбарлыкны,
Тигезлектә күрәдер.
Гомер юлы бик тиз үтә,
Менә шунысы, аяныч
Шул кыска гомерләрдә сез,
Булыгыз ла, таяныч.
-
М. Җәлил – халык улы. 17.02.2017

М.Җәлил - халык улы. М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү; герой-шагыйрьгә карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларда патриотик хисләр, Ватанны саклау теләге тәрбияләү максатыннан 13-17 февраль көннәрендә "Муса Җәлил - халык улы" атналыгы үткәрелде. Йомгаклау чарасы итеп зурлар төркеме балалары тәрбияче Салахова И.Г. "Муса Җәлил - безнең күңелләрдә" музыкаль-әдәби чара үткәрелде. Балалар М.Җәлилнең танылган "Кызыл ромашка", "Күке", "Маэмай", "Әтәч" һ.б. шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр, "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар.
Читать









