Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Менә салкын җитте 06.12.2016

Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
.
-
Әниләр бәйрәме! 26.11.2016

Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Безнең “Тиенкәй” балалар бакчасында Энилэр коне ел саен зурлап билгелэп утелэ. кечкенәләр төркеме уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының әниләренә зур бэйрэм оештырылды. Иртэдэн ук балалар ин газиз, кадерле кешелэре - ЭНИЛЭРЕ белэн бакчага матур итеп киенеп килделэр. Кадерле кешелэре хормэтенэ балалар матур итеп шигырь ятлаганнар, жыр-биюләр ойрэнгэннэр, нэни куллары белэн бик матур итеп чәчәкләр, открыткалар ясаганнар. Балалар чыгышын караганда хэм нарасыйлары булэк биргэндэ, энилэрнен кузлэренэ яшьләр килде.
Кадерле энилэр!!! Сезне бэйрэм белэн котлыйбыз, ныклы сэламэтлек, гаилэ бэхете, балалар куанычы курергэ язсын дип телибез.
Эни, син минем жирдэге
Ин якын кешем!
Эни, син минем куктэге
Якты кояшым!
-
Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез!
24.11.2016
Кадерле әниләр!
Сезне якынлашып килүче
Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.
Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз,
барыр юлыбызны яктыртып торучы
мәңге сүрелмәс кояшыбыз.
Сез булган җирдә ризык бар,
җылы бар.
Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле,
иң якын кешеләребез - әниләр!
Бәйрәм шатлыгын уртак итәр өчен Сезне 26 ноябрь көнне
балалар бакчасында 12.00 сәгатьтә
көтеп калабыз.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 18.11.2016

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Ильхамия Галимовна юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру, җәяүлеләрнең чыгу юлы төрләре, җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен башкалардан аера белергә күнектерү максатыннан “Җәяүлеләр мәктәбе” темасына бердәм белем бирү эшчәнлеге үткәрде. Балалар кызыксынып макет белән эшләделәр, урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләренең нинди булуларын, ничек аерылып торуларын аңлаттылар.
-
Минем гаиләм, минем өем 11.11.2016

Минем гаиләм, минем өем Балаларны әби-бабайларга, әти-әниләргә карата инсафлы-ихтирамлы булырга, матур сүзләр әйтеп күңелләрен күтәрергә өйрәтү, гаиләдә күрсәткән хезмәтләрен хөрмәтләү максатыннан 7-11 ноябрь көннәрендә "Минем гаиләм, минем өем" атналыгы үткәрелә. Шул уңайдан әти-әниләрен, туганнарын күрсәтеп, аларның өйдә нинди эшләр башкаруларын, аларга булдыра алган кадәр ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Әти-әниләрне ничек итеп сөендереп була? - сорвына җавап эзләделәр. Тәрбияче апалары әти-әниләрне тыңларга, тәртипле булырга кирәклеген аңлатып, балаларга елмаеп торучы кояш өләшеп балаларны сөендреде.
-
"Иң матур курчак"конкурсы нәтиҗәләре 01.11.2016

"Иң матур курчак" конкурсы нәтиҗәләре
Бәйрәм алдыннан бакчада "Иң матур курчак" бәйгесе игълан ителгән иде. Безнең әниләребез һәрвакыттагыча бик теләп катнаштылар бу бәйгедә. Шулай итеп 6 курчак тегелде. Барлык курчаклар да төрле номинацияләрдә җиңү яулады. .
-
Алтын көз килде безгә! 29.10.2016

Шатлыклар –куңелебездә
Ал кояш-кугебездә!
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Алтын Көз килде безгә!
-
10 эчендә уңай Һәм кирегә санауны ныгыту. 27.10.2016

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары математика шөгылендә геометрик фигуралардын төзегән "Ракета", "Самолет" модельләренә утырып "очты". Һәр бала 4 санының составын өйрәнеп үзенә белем туплады. Балалар математика дәресенең һәрберсендә логик фикерләү буенча бик күп эш башкаралар. Атна , ай исемнәрен өйрәнүне, 10 эчендә уңай һәм кирегә санауны ныгыталар. Эшчәнлек барышында "сюрприз моментлар"балаларга бигрәк тә ошый. Тәҗрибәләр үткәрүне хуп күрәләр.
-
Икмәк пешерү. 20.10.2016

Бүген зурлар төркеме балалары тәрбияче ИльҺамия апалары белән берлектә икмәк пешерү ипинең өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен сөйләде, ипи пешерү серләре белән таныштырды. Шулай ук кондитер ризыклары, камыр ризыклары пешерү төрледән-төрле пироглар, торт ясау ысуллары күзәтте, хуш исле икмәктән авыз иттеләр. Икмәкнең өстәлгә килгәнче күпме кешенең кулы аша узганын, күпме кешенең хезмәте кергәнен искә төшереп, икмәккә карата сак караш тәрбияләнде.
-
Көзге яфраклар белән уйныйбыз 15.10.2016

Көзге яфраклар белән уйныйбыз
Нинди генә төсләре юк!
Күреп исең китәрлек.
Яфрак ява, яфрак ява,
Юлыбызга түшәлеп!!!









