Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Яңалыклар
Дәү әниләр балалар бакчасында бәйрәмдә!
Опубликовано: 07.03.2018
Хөрмәтле әбиләр! Гомерегез буе тырышып хезмәт күрсәткәнегез өчен, авыр елларны үз җилкәгездә татысагыз да шушындый саф күңелле булып калганыгыз өчен, яхшы ул-кызлар тәрбияләп үстергәнегез, ә хәзер инде оныкларыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә! Озын гомер, сәламәтлек телибез сезгә, әбиләр! Оныкларыгызның игелеген күрегез!Оныклары үзлəренең дәү әниләрен, бəйрəм белəн котладылар, матур шигырьлəрен, җырларын, дəртле биюлəрен бүлəк иттелəр. Һəр әби оныклары белəн горурланып, аларга сокланып, чын йөрəктəн рəхмəтлəрен белдереп утырдылар.
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез. Бәхетле булыгыз!
Ә бәйрәм табын артында дәвам итә. Барлык кунакларны чәй эчәргә чакырабыз.
К списку новостей









