Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Машиналарга юл. 16.11.2017

Машиналарга юл.
Бүген зурлар төркеменең (Халикова С.Г.) рәсем белем бирү эшчәнлегенә, балалар янына кунакка бик күп төрле машиналар кунакка килделәр. Алар балаларга юлда ничек йорергә кирәклекне күрсәттеләр. Ахырдан балалар машиналарга ияреп, руль тотып үзләре дә зур, озын юлдан йөреп күрсәттеләр. Бу белем бирү эшчәнлеге балаларда кызыксынучанлык уятты, алар үзләренә бик күп мәгьлүмат алдылар.
-
"Кунак чакыру" 14.11.2017

Сюжетлы-рольле уен "Кунак чакыру"Безнең "Тиенкәй"балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе даими алып барыла.Әгәр бала тәрбияне уен аша алса,ул-тәрбия ныклы була. Ә менә зурлар төркеме балалары яратып уйный торган уеннарының берсе,"Кунак чакыру".Бу уен барышында балалар кунакны каршы алырга,табын янында матур утыру кагыйдәләренә өйрәнәләр. (Тәрбияче:Салахова И.Г.)
-
"Математика иленә" 08.11.2017

Зурлар төркеме әйтелгән табышмакка җавап табып геометрик фигуралар төзеделәр.Ел фасылларын өйрәнүне дәвам итәләр,бияләйләрне парлап ничә балага җитәсен санап,серле рәсемнәр арасыннан эйтелгән санны эзләп таптылар һәм янәшә торган саннарны чагыштырырга өйрәнделәр.
-
Сөмбелә бәйраме 02.11.2017

Сөмбелә бәйрәме
Бүген безнең бакчада көз бәйрәме булып узды. Балаларны сөендереп, бәйрәмгә Сөмбелә үзе килеп, көз турында табышмаклар, төрле-төрле уеннар, конкурслар алып килде. Балалар Көз кызына өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап, биюләрен биеп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды!
-
Урамда салкын түгел -күңелле. 30.10.2017

Көз аеның икенче ае гына булса да көннәр салкынаеп, градусниклар минус тамгасын күрсәтә, Ләкин бакчабызга салкыннан куркучы балалар йөрми! Тәрбиячеләр белән берлектә һәр төркемнең , саф һавада физкультура эшчәнлекләре үткәрелә. төрле уеннар уйнала, ирекле уеннанрга да вакыт кала. Балаларның йөзләре алсуланып, күңелләре шатланып керә .
-
Урман атналыгы 25.10.2017

Урман атналыгы
Бу атнада бакчабызда урман атналыгы үтте. Мәктәп бакчасына, агачлыкка экскурсиягә бардык.Балалар көзге табигатьнең матурлыгына сокландылар.Урманны сакларга кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. -
"Түгәрәк формадагы жисемнәр" 20.10.2017

Түгәрәк формадагы җисемнәр"
Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары рәсем шөгелендә түгәрәк формадагы җисемнәр күзаллап ясарга өйрәнделәр.Пумала белән пөхтә эшләүне ныгытып,балаларга үз эшләренә сөенү хисе уятырга булышлык иттем. (Асадуллина Д.Р.)
-
Мәктәбебезнең 100 еллык юбилее! 18.10.2017

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Белем учагын төрле елларда тәмамлаучылар, ветеран укытучылар, мәктәптә укытып киткән мөгаллимнәр, хезмәткәрләр! Сезнең барыгызны да Бәйрәм белән котлыйбыз!
Концерт вакытында зур куаныч һәм соклану хисләре булды. Ә иң дулкынландыргыч мизгелләр – ветераннарны котлау. Чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләр һәм җырлар – барысы да алар өчен.
Бәйрәм котлау-бүләкләр белән генә үрелеп бармады, әлбәттә. Мәктәптә канат чыгарган күренекле шәхесләребез – истәлекләре белән дә, инде бәйрәмгә килә алмаучы бик өлкән яшьтәге чыгарылыш укучылары белән әңгәмә видеоязмалары, район һәм мәктәп тарихын яктырткан , пионер-комсомол елларын күңелдә яңарткан укучылар чыгышлары, мәктәп укытучылары җыр-биюләре, белән кушылып, бөрбөтен тарих бәйрәме, бүгенге һәм киләчәк очрашуы булып күңелгә кереп калды ул.
Мәктәп булса, авыл яши, диләр. Мәктәбем, озын гомерле булып, авылыбызның киләчәк буыннарына да белем учагы булсаң иде.
-
"Менә безнең яфраклар" 12.10.2017

"Менә безнең яфраклар"
Һәр ел фасылын балалар белән күзәтәбез,сөйләшәбез һәм инде соңыннан шуны рәсемгә төшерәбез.Менә бүгендә без балалар белән көзге яфракны рәсем эшчәнлегендә кәгазгә ябыштырдык,матурлыгына сокландык.
Зурллар төркеме тәрбиячесе Салахова И.Г.
-
Олыларны хөрмәтләп 09.10.2017

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Бүген бездә мәктәпкә хәзерлек төркеме, өлкән ветеран укытучыларыбызны котлап концерт куйдылар -. Хөрмәтле өлкәннәр!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, шатлык, ак бәхетләр-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.









