Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз " 10.05.2018
"Олы ихтирамыбызга лаек ветераннарыбыз - яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Хөрмәтле якташлар! Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш.
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч киләчәк тормыш.
Шауласын яшел урманнар,
Яфрак ярсын тал тирәк.
Яшәсен өчен матурлык
Безгә тынычлык кирәк -
Урман -суларыбыз әһәмияте. 07.05.2018

Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә, урман - суларыбызга карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү максатыннан бүген зурлар төркеме балалары белән су буена бардык. Аларның әһәмияте турында әңгәмә уздырдык.
-
Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2018

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен зурлап билгеләп үтелә. Габдулла Тукай -өлкәннәрнең дә, кечкенәләрнең дә иң яраткан шагыйре. Апрель аеын чын мәгънәсендә Тукайныкы дип әйтергә мөмкин, чөнки бөек шагыйребез шушы айда дөньяга килгән һәм шушы айда дөньялыктан күчкән. Ул үзенең шигырьләрендә балаларны тырышып укырга, белемле булырга,яшьтән эшкә өйрәнеп үсәргә, ялкау булмаска, ата-ана сүзен тыңларга өнди. "Бала белән күбәләк", "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән Сарык", һәм башка шигырьләрен һәм әкиятләрен балалар яратып өйрәнәләр.
Шул уңайдан без зурлар төркеме белән мәктәптә Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби- кичә күрсәттек.
Бөтен дөнья татарлары бергә
« Туган тел” не жырлый моңланып.
Тукай яши ,Тукай ул мәңгегә
Йолдыз булып янар нурланып! -
"Суган утырту" 20.04.2018

Суган утырту"
Икенче кечкенәләр төркеме балалары суган утырттылар.
Алар үстерешле диалог формасында :
-Суган ни очен кирәк?
-Суганның нинди файдасы бар?
-Катымы,йомшакмы?
-Суганны нинди ризыклар пешергәндә файдаланып була кебек сораулар аша, яшелчәләр (суган) турында тирәнрәк таныштылар.
-
12 апрель космонавтика көне 12.04.2018

Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында балаларга
Юрий Гагарин портреты һәм аның тормышын чагылдыручы слайдлар, компьютер, һәм космонавтларга багышланган китаплар белән таныштыру.
-
"Сыерчыкларга оялар" 09.04.2018

Сыерчык сайрый,
Ул шулай оя сайлый.
Кайсыбызның оясы яхшы,
Ул шуны сайлый.
Балаларны яз, “күчмә кошлар”, сыерчык белән таныштыруны дәвам итү; балаларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету, игътибарларын, хәтерләрен ныгыту; геометрик фигураларны, төсләрне ныгыту;кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, язын аларга оялар ясау теләге тәрбияләү максатыннан бүген без ,икенче кечкенәләр төркеме балалары белән,кисеп-ябыштыру эшчәнлегендә ,кунакка килгән сыерчыкның дусларына матур-матур ояларны ,геометрик фигуралардан ябыштырып ясадык.
-
Ягын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр 04.04.2018

Ягын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр Бүген бакчабызда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышуны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм хезмәткәрләр белән өйрәнүләр үткәрелде .
-
"Юл йөрү кагыйдәләре" 30.03.2018

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.Урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрәтү,җәяүлеләр чыга торган урынны “зебра” белән таныштыру. Светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату.Урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту ,алган белемнәрен хәтерләрендә калдыру максатыннан , балалар юл йөрү кагыйдәләре,билгеләре,транспорт төрләре турындагы сорауларга ,бик кызыксынып җаваплар бирделәр.
-
Бүлмә гөлләре 26.03.2018

Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү, аларга яктылык, ашлау, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыгыз.
Гөлләр, гөлләр чәчәк атыгыз,
Көннәрең моңсу, матурлатыгыз.
-
Кошлар кайта жылы яклардан, 16.03.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән атнаның йомгаклау чарасы итеп "Сулар ага, бозлар китә, кошлар кайта җылы яклардан..." темасына тамчы -шоу үткәрелде. Максаты: балаларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү; тиз уйлау, фикерләү, иҗадилык сәләтләрен арттыру; тел байлыгы хәзинәсен үстерү, баету; кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту. Балалар кошлар турында табышмакларга, эрудит сорауларга җаваплар эзләделәр. "Кошлар кайтты", "Кайсы кош артык?" уеннарын кызыксынып уйнадылар. Шулай ук балаларга мәкальләр дә әйтелде:









