Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Татар халык әкияте «Өч кыз» 21.05.2019

Бездә бүген татар халкы иҗат иткән «Өч кыз» әкиятен куйдылар.Бу әкиятне барыбыз да беләбез һәм яратабыз. Барлык актерлар да матур итеп чын күңелдән уйнадылар, безнең күңелне күтәрделәр, көлдерделәр. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт.
-
Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында семинар булып үтте. 17.05.2019

Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасында , балалар бакчалары мөдирләре катнашында семинар булып үтте.
Семинар эшенә керешер алдыннан район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре буенча методисты Альбина Альбертовна бүгенге көндә бакчаларында алып барыла торган дәресләрнең торышы, тәрбия эше хакында әйтеп узды. "Тиенкәй" балалар бакчасы мөдире Ильхамия Салахова исә семинарның программасы белән таныштырды. Семинарда катнашучыларга "Тиенкәй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Халикова С.Г. Насрутдинова Д.М. дәрес үткәрделәр семенар уңышлы Һәм нәтиҗәле узды.
-
Бөек бәйрәм көнебез. 08.05.2019

Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар,
Ветераннар белән бергәләп.
Сугышчылар – батыр лачын алар,
Бәйрәм итик бүген бергәләп.
Бүген - 9 май,
Бөек бәйрәм көнебез -
Рәхмәт сезгә исән калганнар. 08.05.2019

Сугышка киткәннәрнең күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.
Рәхмәт сезгә исән калганнар,
Мәңге хәтердә Һәлак булганнар. -
Бәйрәм итик бүген бергәләп. 08.05.2019

-
"Безнең күнелләрдә син, Тукай!" 26.04.2019

26 апрель-боек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. "Тиенкәй" балалар бакчасында "Безнең күнелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар.
-
Туган ягым-нурлы төбәгем. 19.04.2019

Бүген зур бәйрәм - Кайбычның туган көне.
Без бакчада бүген Кайбычның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштык. Район турында шигырьләр укыдык, җырлар тыңладык.
Туган ягым – Кайбычым.
Минем дә бар үзем өчен
Шундый як – Туган ягым.
Дога иңгән һәр төшеннән
Чишмәләр чыга аның!
Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Чылтырап ага талгын чишмәләр -
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре 19.04.2019

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Алан балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.
Яз көне бозның ныклыгы кими ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела. Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде. -
12 апрель-Космонавтика көне. 12.04.2019

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Балаларны космонавтика үсешенең тарихы белән, йолдызлар, йолдызлык белән таныштыру. Космоска кызыксыну уяту. Туган илгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның сүз байлыгын активлаштыру. Тирә-як, дөнья турында белемнәрен арттыру, иҗади фикерләү мөмкинлекләрен үстерү.
Балаларның активлыкларын үстерү, шатлык хисләре уяту.
-
Тапкырлар иленә сәяхәт 11.04.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары буген ,Тапкырлар иленә сәяхәткә бардылар.Тәрбияче апалары әйтүе буенча алар төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенең уң, сул, аскы, өске якларын дөрес атау; 20 гә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, ел айларын кабатлау; арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Балаларның зиһенен, зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.









