Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Безнең дәресләр. 07.11.2019

Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер,
Тик җыеп кына өлгер.
Киттек яшелчә бакчасына.
Без яшелчә бакчасына барабыз, барабыз.
Тәмле яшелчәләр җыябыз, җыябыз.
Кабак кебек зур үсәбез,
Аннары өйгә таба кайтабыз, кайтабыз.
Максат:
– яшелчәләрне танып белүне ныгыту, исемнәрен әйтә белү,тәрбияче әйткән биремнәрне аңлап эшли белү.
-
ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БЕЛӘСЕҢМЕ? 01.11.2019

Юл читендә ни аңлаткан
Билге басып торганын,
Зур теләк белән өйрән син
Юл йөрү кагыйдәсен.
-
Сак булыгыз:грипп!!! 29.10.2019

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
у авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
Шулай ук грипп чорында авыру янында маска кияргә кирәк. Авыру кешеләр белән элемтәгә кермәвең хәерле. Кулны сабын белән ешрак юарга киңәш ителә. Бүлмәне көненә өч-дүрт тапкыр җилләтсәң яхшы. Иммун системасын ныгыту өчен С витаминына бай продуктлар: баллы борыч, кара карлыган, гөлҗимеш, кәбестә, киви, апельсин, лимон, грейпфрут ашарга кирәк. Суган белән сарымсакның да файдасы зур.
Безнең бакчабызда грипка каршы прививкалар хезмәткәрләргәдә, балаларгада ясалды.
-
Сары-сары сап-сары агачның яфраклары... 28.10.2019

Көзге җил” усал”,
Салкын булса да,
Колак- борыннар
Бераз туңса да
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.
Бүгенге көннең максаты: көзге табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү, ел фасылларының иң бае - көз белән таныштыруны дәвам итү.
-
Көзге матурлык - узебезнең куллар белән! 25.10.2019

Иң матур айларның берсе көз. Сары яфраклы,мул уңышлы көзне без яратып каршы алабыз. Бакачыбыздагы балалар да уз куллары белән көз биргән байлыклардан эшләнмәләр ясап килделәр.
-
Театр-гүзәл дөнья! 24.10.2019

Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасына кунакка Венера Маратовна җитәкчелегендәге Кайбыч курчак театры кунакка килде. Алар безнең балаларыбызга "Волшебный теремок" дигән әкият куйдылар.
-
Балаларның иң яраткан журналы. 21.10.2019

«Салават күпере» − гамьсез бала чагыбыз символы, сабыйларның иң зур шатлыгы!«Салават күпере» − мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге (3−12 яшь) балалар өчен бердәнбер татар әдәби-нәфис журнал.
-
Без күңелле яшибез! 17.10.2019

Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, зарядка ясарга.
-
Кошман авылында күптән көтелгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты 03.09.2019

Кошман авылында күптән көтелгән яңа балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Сабыйлар, аларның әти-әниләре, бакча коллективының шатлыкларын уртаклашырга ,куп кунаклар килгән иде.
Тиенкәй” исемле яңа балалар бакчасы урта мәктәп янында урнашкан.
- Бүген балалар һәм аларның әти-әниләре түземсезлек белән көтеп алган үзенчәлекле көн, - диде район башлыгы үзенең чыгышында. – Яңа ел алдыннан барлык балалар да могҗиза өмет итәләр. Ә бүгенге бәйрәм исә, чын могҗизага тиң. Без үзебезнең якты, ышанычлы киләчәк өчен балаларыбызга бөтен шартларны да тудырырга тиешбез. Яңа, заманча балалар бакчалары төзелү шуңа бер этәргеч булып тора. Бу биналар киләчәктә буш булмасын, яшьләр күбрәк авылда калсын иде.
-
Спортның файдасы күп 27.07.2019

Ярышабыз-узышабыз.
Саф һавада уйныйбыз без
Шаярабыз, көләбез
Спортның файдасы күп
Сау - сәламәт шуңа без!









