Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Табигать - тиңсез хәзинә . 11.07.2020

Табигать - тиңсез хәзинә
Урамда кояш елмая! Балаларыбыз табигать кочагында кунакта булдылар. Туган җиребезнең матур табигатенә сокланып, дару үләннәре белән танышып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
сәламәтлек саклау. 16.06.2020

Җәй көне балаларның күп вакыты саф һавада уза. Монда сәламәтлек саклау, танып белү, тәрбия һәм белем бирү бурычлары тормышка ашырыла.
-
Гаилә көне! 15.05.2020

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.
Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Безнең бакчабыз балалары да бу бәйрәмгә үзләренең өлешләрен бик теләп керттеләр. Һәм матур кул эшләре эшләделәр.
-
Сак Булыгыз!
06.04.2020
ХӨРМӘТЛЕ ГРАЖДАННАР!
ИГЪТИБАР!
v Яна коронавируслы инфекция таралуны булдырмас өчен, сезне САМОИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫН (саклануның яхшырак ысулы юк) сакларга өндибез.
v Кибетләргә, даруханәләргә барырга туры килгәндә МАСКА һәм ПЕРЧАТКА киюегез сорала.
v Өйгә кайткач, кулларны яхшылап юарга, гаджетларны сөртеп чистартырга (телефоннар, планшетлар һ.б.).
Аяккиеме белән өске киемне өйгә алып кермәскә.
v Үзегезне начар хис итсәгез, медицина ярдәмен өйгә чакыртырга.
Бары тик максималь изоляция режимынүтәүгенәкуркынычсызлыкныгарантияли ала.
Өйдәкалыгыз! Үзегезнеһәмякыннарыгызнысаклагыз!
-
Яз хәбәрчеләре! 16.03.2020

Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел – ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. “Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта”.
Сыерчыкларны- «яз хәбәрчеләре» диләр. Күчмә кошлардан язын алар беренче очып кайталар.
-
Яшел суган! 04.03.2020

“Суган утырту”
Бурычлар:
1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.
3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.
-
"Гаилә бәйрәме!" 29.02.2020

Шатлыклар күңелебездә
Ал кояш - күгебездә.
Килегез дуслар, кунакка
Гаилә бәйрәме бездә!
-
Салкын, саф һава! 11.02.2020

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур Һәм салкын була.
(Ә.Бикчәнтәева)
-
Үрдәккә бизәкле рәсемнәр төшеру. 28.01.2020
Бугенге кызыклы шөгыль балаларның сәнгати- эстетик ,физик һәм сөйләм усешен арттыруга юнәлдерелгән.Балалар яратып үрдәккә бизәкләр ясадылар һәм төрле бизәү үрнәкләрен аерырга өйрәнделәр. Шулай ук шөгыль барышында төрле физик күнегүләр эшләп алдылар. -
Күңелле ярышлар! 19.12.2019
Бүген безнең бакчабызда нәниләр көч сынашты.Ярышлар,узышлар бик күңелле үтте.









