Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Экскурсия 19.07.2019

Туган як табигате белән танышу, балаларның күңелләренә туган якның матурлыгын сеңдерү, табигать белән кызыксынучанлыкны үстерү, сак караш тәрбияләү .
-
Җәй – балаларның иң яраткан вакыты 13.07.2019

Җәй – балаларның иң яраткан вакыты. Үсеп килүче яшь буынның организмын ныгыту максатыннан, көннәр буе саф һавада йөрергә мөмкин. Җәйге чорда балаларның иҗади, танып белү һәм хәрәкәт эшчәнлеген үстерү өчен, тәрбиячеләр төрле уен формалары уйлап таба. Күп очракта, әлеге төр эшчәнлектә балалар мәйданындагы җиһазларны куллана.
-
"Саф һавада гимнастика" 05.07.2019

Иртәнге гимнастика мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәтләндерү буенча мөһим компонент булып тора..Ул балаларны савыктыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга, физик сыйфатларын һәм сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар иртәнге гимнастиканы бик теләп эшлиләр. Иртәнге гимнастика балаларның кәефләрен күтәреп кенә калмый, рухи яктан да үстерә, дустанә мөнәсәбәтләр тудыра.
-
"Хэтер һәм кайгы көне" 24.06.2019

22июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да сугыш корбаны булучыларны искә алырга Тыл һәм хезмәт батырлары һәйкәле янына бардылар.
-
Үсемлекләрне һәм чәчәкләрне күзәтү. 20.06.2019

Балалар көне буе табигатьнең матурлыгына сокланып,кошлар сайравын тыңлап,комлыкта уйныйлар,комнан үзләренең яраткан фигураларын ясыйлар.
-
"БАКЧА НӘНИЛӘРЕ КИТАПХАНӘДӘ КУНАКТА!" 13.06.2019

13 июнь көнне Кошман авылы китапханәсендә "Тиенкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.
-
Балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды. 05.06.2019

Уку елы азагында Кошман «Тиенкәй» балалар бакчасында әти-әниләр җыелышы узды.
Тәрбияче Салахова И.Г әти-әниләрне 2018-2019 нче уку елы йомгаклары, җәйге чорны оештыру буенча куелган максатлар белән таныштырды, шулай ук җәйге чорда балалар сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау буенча инструктаж уздырдылар. Җыелышның икенче өлешендә төркем тәрбиячеләре әти-әниләргә, уку елы дәвамында балаларның өйрәнгән белемнәрен күрсәтеп, ачык интеграль шөгыльләр күрсәттеләр -
Ирекле уеннар" 29.05.2019

Безнең бакчабызда балаларның ирекле сюжетлы-рольле уеннар уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Балалар шөгыльләрдән тыш вакытларында төрле ирекле уеннар уйнарга бик яраталар.Бу уеннар балаларда дуслык,бердәмлек,бер-берсенә юл куя белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итәләр.
-
"Хуш, сөекле бакчабыз!" 24.05.2019

"Тиенкәй" балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе "Хуш, сөекле бакчабыз!"
Балаларның бәйрәмдә рус, татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Нинди билгелегә мәктәпкә баргач укырсын?» кебек уеннарда катнашып, беренче имтихан тоттылар. Ә бу исә аларның бакчада ныклы хәзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
-
Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә! 24.05.2019










