Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Әти-әниләр җыелышы. 15.10.2018

Бүген балалар бакчасында “Балаларның сәламәтлеген саклауда гаилә һәм балалар бакчасының бердәм эшчәнлеге” темасы буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта авылыбыз фельдшеры Воробьева О.А., район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин да катнашты. Оксана Анатолиевна гриппка каршы профилактика һәм прививка ясатуның әһәмияте турында сөйләсә, Фирдүс абыйлары юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру, караңгы вакытларда юлларда йөрү турында аңлатты. Алар әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрде, сорауларга җаваплар бирделәр.Җыелыш әти-әниләр һәм балалар ярышлары белән тәмамланды.
-
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 27.09.2018

27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Тәрбиячеләр – иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар – явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.
Шушы якты бәйрәм уңаеннан әти-әниләр тәрбиячеләргә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшләрендә зур уңышлар, киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез дип теләделәр.
-
Көзге уңыш. 22.09.2018

Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм башлангыч мәктәп укытучылары көзге уңышны җыеп алдылар.
-
Әкиятләр яратабыз. 08.09.2018

Балаларыбыз әкиятләр сөйләргә бик яраталар. Зурлар төркеме балалары нәни тыңлаучыларга яраткан әкият геройлары ярдәмендә әкиятләр сөйләп күрсәттеләр.
-
Балаларыбызны көтәбез. 11.08.2018

Тиздән яңа уку елы җитә.Балалар бакчасы хезмәткәрләре бакчабызда ремонт эшләрен төгәлләделәр. Урын-җирләрне кояшта киптерделәр, тәрәзәләрне, уенчыкларны юдылар. Инде балаларны сагынып көтәбез.
-
Бездә бүген зур бәйрәм. 30.06.2018

Без уйныйбыз, уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Сабан туе гөрләп торсын,
Биибез дә җырлыйбыз!
-
Получение компенсационных выплат.
21.06.2018
Уважаемые родители!
Для переоформления права на получение дополнительной компенсации Вы можете подать заявление на Портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан (uslugi.tatarstan.ru), либо обратиться в отделение Республиканского центра материальной помощи по месту жительства в течение месяца, следующего за месяцем окончания предоставления дополнительной компенсации.
В случае, если Вы обратитесь за переоформлением позже указанного месяца, дополнительная компенсация будет назначена Вам с месяца обращения.
При обращении необходимо предоставить:
- документ, удостоверяющий личность;
- документы о доходах всех членов семьи за шесть месяцев, предшествующих месяцу обращения.
Дополнительная компенсация переоформляется, если величина дохода на одного члена в семье заявителя не превышает 20 тысяч рублей.
-
Яфраказык әзерләүдә булышабыз. 09.06.2018

Елдагыча быел да авыл хуҗалыгы предприятиеләре, район территориясендәге оешма-учреждениеләрдә эшләүче бюджет хезмәткәрләре җәмәгать терлекләре өчен яфраказык әзерләү эшенә кереште.Бүген балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективы да авыл хезмәтчәннәренә терлек азыгы әзерләүдә булышу кампаниясенә актив кушылды.
-
Балаларны яклау көне. 01.06.2018

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
Бәйрәм белән! -
Бакча белән хушлашабыз. 30.05.2018

Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез!Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!









