Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Ел символы-2019. 20.12.2018

Балалар бакчасында район мәгариф бүлегенең боерыгы һәм еллык эш планы нигезендә Яңа ел уңаеннан,бакчакүләм "Ел символы!" дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Әлеге конкурста традиция буенча районның барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ел саен үткәрелә. Конкурсның беренче туры нәтиҗәләре билгеле булды.Бу конкурстабарлык әти-әниләр дә бик актив катнаштылар. Район турында да җиңүле урыннар алырга насыйп булсын.
-
Бик күңелле урамда 12.12.2018

Күңелле, күңелле
Кыш көне бик күңелле.
Ярата, ярата
Салкын кыш үзебезне.
-
Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәркөнне 01.12.2018

Бүген зурлар төркемендә "Юл йөрү кагыйдәләре кирәк безгә һәркөнне" темасына чара үткәрелде.Балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп үттеләр, белгәннәрен ныгыттылар. Шөгыльнең максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Килгән кунаклары- кечкенәләр төркеме балалары иде. Балалар бакчасы мөдире Гибадеева Г.Р.да балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан балаларга киемнәренә кую өчен махсус яктырткыч элементлар бүләк итте.
-
Әниемә бүләк! 26.11.2018

Балалар бәйрәмгә бик зур кызыксыну белән әзерләнделәр: әниләре рәсемнәрен ясадылар, шулай ук әниләренә бүләккә үзләренең кул эшләрен әзерләделәр.
Бәйрәм чарасы бик матур башланды. Ул “Каз өмәсе”ндә укытучылар,тәрбиячеләр, башлангыч мәктәп укучылары катнашты. Балалар уен барышында әни турында бик матур җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, йөзек салыш уйнадылар.Егетләр белән кызлар кара-каршы такмаклар әйтештеләр.
Бәйрәм чарасы бик матур һәм күңелле үтте. Һәрвакыт шулай әниләребезне шундый чаралар белән сөендереп торыйк. Һәрбер анага да балаларының уңышларына сөенеп, озын гомер кичерергә язсын.
-
Белгечләр белән очрашу. 22.11.2018

Балалар - иң яхшы тәрбиячеләр. Алар безне сабыр булырга, авыр очракларда югалып калмаска, кешеләр белән җиңел аралашырга өйрәтәләр. Чынлап та, күпме җылылык, чиста, якты хисләр бүләк итә безгә һәр яңа туган көндә нарасыйларыбыз! Без, әти-әниләрдән, баларыбыз кайгыртучанлык, дөрес тәрбия, ә иң беренче чиратта таулар күчерергә, ташлар эретергә сәләтле мәхәббәтебезне көтәләр.Бүген балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны психолог һәм логопед Тихонова А.А., Скворцова Е.Н.кабул итте. Кабул итү консультацияләр формасында оештырылды. Белгечләр әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә кулланырга мөмкин булган психологик алымнар белән таныштырды, балаларның сөйләм телендә очрый торган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итә торган кайбер кызыклы алымнарга өйрәтте.
-
Сак булыйк! 03.11.2018

Бүген балалар бакчасына йөрүче балалар һәм әти-әниләр белән көзге чорда һәм көзге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.Елга,күл буйларында үзеңне ничек тоту,шырпы, шартлаткыч уенчыклар. электр,газ приборлары белән сак булу, юл йөрү кагыйдәләре кабатланды.
-
Бакчада физик тәрбия. 25.10.2018

Балалар бакчасында физик тәрбия бирүнең формалары булып иртәнге гимнастика, физкультура шөгыльләре, чыныктыру чаралары, прогулка, сәламәтләндерү гимнастикасы, спорт уеннары тора. Физкультура шөгыльләре физик хәрәкәтләрне үстерү белән беррәттән акыл тәрбиясе, әхлак, хезмәт һәм эстетик тәрбияләр бирүне максат итеп куя. Физкультура яхшы кәеф тудырсын өчен, физик күнегүләр һәм уеннар сайлаганда, балаларга индивидуаль якын килеп, яшь үзенчәлекләренә туры килгән күнегүләр сайларга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган гимнастика комплексына гомуми үсеш бирә торган, шулай ук буй- сын бозылуын һәм яссытабанлылыкның үсүен кисәтү өчен булган махсус күнегүләр кертелә. Тәрбиячеләр күнегүлердә төрле җиһазлар: скакалкалар, гимнастик таяклар, туплар, обручлар куллана. Аларны куллану шөгыльләрне төрләндерә, җанландыра, җитезлек, инициатива һәм башка күнекмәләр тәрбияләүгә булыша.
-
Обучающий семинар. 18.10.2018

Заведующая Гибадеева Г.Р. участвовала на республиканском обучающем семинаре по теме:"Требования ФГОС к организации предметно-развивающей среды в ДОО"
-
Горячая линия по вопросам питания. 18.10.2018

18 октября 2018 года с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа телефона горячей линии на тему «Организация питания в образовательных организациях Республики Татарстан» по телефонам 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.В работе телефона горячей линии запланировано участие представителей Аппарата Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан, Министерства образования и науки Республики Татарстан и Управления Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека по Республике Татарстан.
-
Көз бәйрәме. 16.10.2018

Һәр ел фасылы үзенчә матур, истәлекле. Быелгы көз безнең балалар өчен, аерата, көтеп алынган булды.Алар әти-әниләре белән бергәләп яшелчә һәм җиләк-җимештән эшләнмәләр ясап килделәр. Нәниләрнең беренче тапкыр зурлап үткәргән бәйрәмнәре булса да, балалар шигырьләрен, җырларын бик матур башкардылар. "Карачкы Бакчаева" биргән сорауларга, табышмакларга дөрес итеп җавап бирә алдылар, уеннарында катнаштылар. Ә Көз кызы балаларга күчтәнәчләр өләште, аларның күңелен күрде. Әлеге бәйрәм балалар күңелендә, онытылмаслык булып, зур урын алды.









