Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Большое Тябердино, ул. Центральная, д. 23 \ 422338, Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Тәрбит авылы, Үзәк урамы, 23 йорт |
| Телефон: | +7(843)-703-34-06 |
| E-Mail: | Detskiy.Bolshetyaber@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Большетябердинский детский сад "Карлыгач" |
| Руководитель: | Гибадеева Гульназ Рушановна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 8 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большетябердинский детский сад «Карлыгач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»\"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Тәрбит балалар бакчасы "Карлыгач" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Жиңү кайтавазы мәңгелек! 08.05.2018

Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез бүген биредә, безнең арада. Бүген без, сезгә дан һәм мәдхия җырларга, сезнең түземлегегез һәм сабырлыгыгыз алдында баш ияргә җыелдык.
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай! 26.04.2018

26 апрель-бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә.Бүген балалар бакчасында "Безнең күңелләрдә син, Тукай!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле әдәби кичә узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләп, җырладылар. Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарыкның да бәйрәмгә килүләре кичәгә ниндидер бер ямь өстәде. Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. Гомумән, балалар бакчасында Г.Тукай иҗатын өйрәтү бик әһәмиятле.
-
Кайбычымның туган коне. 19.04.2018

Туган ягым син, Кайбычым,
Республикам чигендә.
Аның кырларында үсә
Арыш, бодай, җитен дә.
Ямьле Бәрле буйлары ла,
Тәмле Кизләү сулары,
Шаулап үскән урманнары,
Ашлык тулы кырлары.
-
Космонавт булыр идем. 12.04.2018

Бүген балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан, "Космонавт булыр идем" дигән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзара көч сынаштылар. Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар. Беренче космонавт - Юрий Гагарин, Валентина Терешкованың батырлыклар балаларда соклану хисләре уятты. Бәйрәм кызыклы шигырьләр белән үрелеп барды. Йолдызлар тирәсендә "сәяхәт итү" балаларга зур канәгатьлек бирде.
Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсыннар!
-
Нинди рәхәт, күңелле саф һавада уйнавы! 10.04.2018

Яз! Нинди матур! Урамда җылы.Яз кояшы битләрне иркәли. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз.Балалар саф һавада төрле уеннар уйнарга бик яраталар. Тәрбияченең төп бурычы – саф һавада хәрәкәт уеннарын оештыру өчен тиешле шартлар тудыру, аларны балаларга файда китерерлек һәм аларның кәефен күтәрерлек итеп оештыру. Бу төр уеннар, балалар төркем белән бергәләшеп башкарган очракта, аның гомуми үсешенә зур өлеш кертәләр: социаль (аралашу белү), эмоциональ (шатлана-шаяра белү) һәм интеллектуаль (аң-белем) сыйфатларын камилләштерәләр. Урамда, ачык һавада оештырылган уеннарның балага никадәр зур шатлык китерүе, яхшы кәеф һәм канәгатьләнү хисен бирүе – мөһим фактор. Шул ук вакытта алар әйләнә-тирә дөнья, табигать белән таныша; тереклек ничек яши, аны ничек сакларга була дигән сорауларга җавап эзли.
-
"Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды. 21.03.2018

Район балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышлап үткәрелгән "Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясалды.Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Г.Тараканова катнашты. Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Тәрбиячебезне уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗат җимешләре телибез!
-
17.03.2018

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
-
Минем әти-иң шәп әти! 22.02.2018

Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәгезгә телибез.
Җир йөзендә һәрбер бала әти диеп әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтисенең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус,тату гаиләнең терәге - әти икәнлеген сизеп яшәсен иде.
-
Туган телем-иркә гөлем! 21.02.2018

21 нче февраль — һәр кеше өчен бәйрәм көн. Чөнки бу көн 2000 нче елдан бирле, “Халыкара туган тел көне” итеп билгеләп үтелә. Туган тел – ул һәркемнең тугач та үзләштерелә башлаган, үз милләте аралаша торган олы хәзинәсе ул! Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар бакчасында Олы Тәрбит башлангыч мәктәбе балалары белән “Туган телем-иркә гөлем!” дип аталган күңел ачу кичәсе уздырылды. Кичәнең максаты- милләтебезне, туган телебезне зурлау, ярату, аңа соклану, аның белән белән горурлану хисләре тәрбияләү иде. Балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, милли уеннар уйнадылар, кунак әбиебезнең милли ядкарьләре турында сөйләмен тыңладылар. Китапханәче балаларга үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты.
-
Муса Җәлил- без сине онытмабыз!" 15.02.2018

Бүген бакчабызда татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил- без сине онытмабыз!"исеме астында бәйрәм иртәсе уздырылды. Муса Җәлилнең танылган шигырьләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыл ромашка", "Карак песи" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар.Тәрбияче Бикбова З.Ф. Муса Җәлилнең тормышы, иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте.









