Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Туган телләр көне 24.02.2016

Туган телләр көне уңае белән мәктәбебездә күп төрле эшләр башкарылды . Һәр сыйныфта татар теленә багышланган тәрбия сәгатьләре үтте ; Башлангыч сыйныфлар "Туган телем - иркә гөлем " дигән темага әдәби - музыкаль кичә күрсәттеләр . Мәктәбебезнең газета чыгаручылары тарафыннан "Туган телем - татар теле " дигән темага газета чыгрылды .
-
Русский медвежонок 22.02.2016

"Русский медвежонок " уен- бәйгесендә укучыларыбыз бик теләп катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр . Быел җиңүчебез 2 сыйныф укучысы Вахитова Рәзилә булды.
-
Ватанны сакларга әзерләнәбез ! 19.02.2016

"К защите Родины готов! " диеп исемләнгән район конкурсында Алишов А.А. , Самитова А.Ф., Шарафутдинов А.Д., Сабирзянова Л.А. дан торган мәктәп командасы икенче урын яулады. Укучылар строевой , противогаз кию , ату , турникта күтәрелү , автомат сүтеп җыю ярышларында катнашып сынатмадылар .
-
Әфганстан һаман истә . 16.02.2016

1989 елның 15 февралендә совет иле гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды . Әфган сугышы тарихка кереп калды . Авылдашыбыз Фәрит абый Әхмәтовның да гомерен өзде бу гаделсез сугыш . Мәктәбебездә шушы тарихи датаны искә алып иртә уздырылды .
-
Муса Җәлилгә 110 яшь 16.02.2016

Герой шагыйрьнең туган көне 15 нче февральдә мәктәбебездә зур тантана булды . Муса Җәләлнең тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде . Укучылар җитди шигерьләре белән бергә шаян шигерьләрен сөйләделәр . Муса Җәлилнең әсәрләре җыентыкларыннан төзелгән китаплар күргәзмәсе оештырылды .
-
Рәхмәт сиңа, Әлифбам! 12.02.2016

Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар бик тырыштылар. Алда тагын зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Ел укытучысы -2016 11.02.2016

"Ел укытучысы -2016" бәйгесендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирзянова Гөлнара Фоат кызы катнашты. Ул 10нчы февраль көнне Иске Суыксу мәктәбендә мөхтәрәм комиссия каршында 4 сыйныф укучылары белән татар теленнән "Сорау алмашлыклары "дигән темага дәрес күрсәтте.
-
Спорт безнең дустыбыз 10.02.2016

Айлык дәвам итә . Айлык планы буенча 5 сыйныф укучылары үзләренең югары сыйныфта укучы апалары ,абыйлары белән берлектә "Күңелле стартлар"уены уйнадылар . Ярышта Юсуповлар, Гатиятуллиналар , Шафигуллиннар һәм Гатауллиннар командалары катнашты . Ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды. Ярыш тәмамлангач Дилбәр апалары бүләкләр таратты .
-
Парламент дәресе-2016 09.02.2016

Законнар тормышыбызда зур роль уйный.Ә алар ничек барлыкка килә?Аларны кем төзи? Татарстанда Парламент дәресләре 2009 елдан бирле уздырыла.Алар төрле темаларны колачлый.”Законнар кайда туа?”,”Гражданин һәм сайлаулар”,”Дәүләт символлары”.Ә быел үтәчәк дәреснең темасы “Гражданин. Җәмгыять.Дәүләт.” дип атала.Ул безнең мәктәбебездә 9 февраль көнендә уздырылды.
-
Чыныгып үсәбез 08.02.2016

5нче февраль көнне гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү айлыгы кысаларында мәктәп күләм спорт ярышлары булып үтте. 5-11 нче сыйныф укучылары 3 төрдә ярыштылар. Бу турникта күтәрелү , дартс һәм гәүдәне күтәрү(отжимание). Яшь буенча өчкә бүленгәч уңышлар түбәндәгечә.
ОТЧЁТ (басарга)






